Киләчәктә балаларның борынгы матур җыр һәм биюләребезне башкарып, мирасны саклаячагына өмет уянды, чөнки Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле эшчәнлеге белән танышырга насыйп әйләде. Мәктәптәге концертлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2017 елдан бирле менә инде 9 ел оештырыла.
Киләчәктә балаларның борынгы матур җыр һәм биюләребезне башкарып, мирасны саклаячагына өмет уянды, чөнки Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле эшчәнлеге белән танышырга насыйп әйләде. Мәктәптәге концертлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2017 елдан бирле менә инде 9 ел оештырыла.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанда гына түгел, республика мәктәпләрендә дә концертлар куя. /Фотолар – tatfil.ru
– Марат Готыф улы Әхмәтов әле комиссия җитәкчесе булганчы, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләгәндә үк башлаган идек без хезмәттәшлекне, – дип сөйләп китте Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов. – Төрле илләрдә авыл хуҗалыгы күргәзмәләре оештырыла иде, Татарстаныбызны тәкъдим итеп, анда без дә катнаштык. Шулай 15 ел эчендә бөтен Европаны йөреп чыктык. Безнең өчен зур мәктәп булган иде ул концертлар. Хәзер исә мәктәптәге очрашуларны Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия белән бергә Татарстанның Мәгариф һәм фән, шулай ук Мәдәният министрлыклары оештырырга ярдәм итә. Концертларда ансамбльнең 23 артисты да катнаша. Шуның өстенә, Г.Камал, К.Тинчурин театрлары артистлары, күренекле нәфис сүз осталары, «Татар сүзе» бәйгесе лауреатлары безнең белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, балаларга Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин һәм башка талантлы шагыйрь, язучыларның әсәрләрен укый.
– Замана балаларын фольклор җырлар, биюләр белән җәлеп итүе җиңел түгелдер?
– Иң мөһиме – балалар белән бала телендә сөйләшү, – дип тагын да җанланыбрак сөйләп китә әңгәмәдәшем. – Мәсәлән, мин аларга борынгы музыка уен кораллары турында болай сөйлим. Кер юу машиналары, порошок булмаган заманнарында әбиләребез елга буенда кырлы бәләктә ышкып кер юган, соңрак исә ул музыка уен коралы буларак файдаланыла башлаган, дим. Дүрт-биш укучыны сәхнәгә чыгарып, кырлы бәләктә уйнап карарга мөмкинлек бирәм. Яисә зур барабан турында сөйләгәндә аның төрекләрдә давыл дигән исем белән йөртелгәнен әйтеп китәм. Истанбулда кырыклап музыкант барабан кагып урам буйлап килгәндә, давыл чыккан дигән тәэсир кала, дим. Аннары билгеле бер ритмда уйнап күрсәтәм дә, балалардан шул ритмны кабатлауны сорыйм. Кабатлыйлар. Бүтән ритмны сугам. Анысын да кабатлыйлар. Шулай үзенә күрә уен уйнап алабыз һәм кызыксынулары артканнан-арта бара.
– Барабан кагып туйгач, игътибарларын тагын ничек тотып торасыз?
– Шулкадәр күп мәгълүматлы була безнең концертлар, 1 сәгать ничек узганы сизелми дә кала, – дип тагын да мавыгыбрак сөйли башлый артист. – Без 35 илдә 55 тапкыр булдык, кытайлар, монголлар алдында, Согыд Гарәбстанында 7-8 тапкыр чыгыш ясадык, әмма кая гына барсак та, республикабыздагы матурлыкны, Казаныбыз кебек мәһабәт шәһәрне, сезнең мәктәп кебек җылы урынны, сездәй саф күңелле балаларны бүтән беркайда да күрмәдек, дим. Шулай илебезгә, туып-үскән җиребезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбиялибез. Мондый очрашулар балаларның күңелендә гомер буе сакланачак. Бала чагымда авылыбыз сәхнәсенең алдына килеп Габдулла Рәхимкуловны йотлыгып тыңлаганым хәтердә. Данис Хафизовның баянда, курайда уйнаганы күңелгә сеңеп калган. Әзәл Яһүдинны, Фәйзи Йосыповны бирелеп тыңлаганым истә калган. Бүгенге балалар кайчандыр безнең чыгышларны шулай искә алыр.
Тагын нәрсә белән кызыктырабызмы? Чит илләрдә чыгыш ясап туплаган тәҗрибә күп мөмкинлек ача. Беренче максатыбыз – татар җыр һәм биюләрен башкару әлбәттә. Әмма ансамбльнең киң кырлы иҗатын күрсәтер өчен, мәсәлән, бер уен уйнап алабыз. 35 илгә бардык, шуның өчесенә өйрәнеп барган җырларны башкарып, болар нинди ил, кайсы халыкка карый, дип сорау бирәм. «Япония, Кытай, Кыргызстан, Болгария, Испания», дип китәләр тезеп. Бу илнең президенты алыплардай дәү гәүдәле, миңа караганда өч мәртәбә зуррак, дип аның кебек йөреп тә күрсәткәч, көлә үк башлыйлар. Ахырдан дөрес җавапны әйтәм. Менә шундый уеннар игътибарны тотып торырга ярдәм итә, очрашуларга җан кертә.
– Хәзер татар мәктәпләрендә дә балалар үзара русча аралаша. Рус мәктәпләрендә чыгыш ясыйсыз икән. Анда татар концертларын тыңлыйлармы?
– Концертлар нигездә татар телендә бара, әлбәттә. Әмма ара-тирә русча да аңлатып китәргә туры килә, – дип вәзгыять белән исәпләшмәү мөмкин түгеллеген танырга мәҗбүр артист. – Әмма тел мәсьәләсендә тагын балаларны шаккатырам. Килеп керешкә, тынып калуларын көтеп торам. Аннары, балалар, кайсыгыз татарча белә, кулларыгызны күтәрегез, дим. Залның 60-70 проценты кул күтәрә. Ә хәзер русча аңлаганнар кул күтәрсен, дип дәвам итәм. Бөтенесе күтәрә кулларын. «Шпрехен зи дойч?» – дим. Шаккаталар. Болар алманча да белә икән, дип пышылдашалар үзара. «Парла итальяно?» – дигәч, күзләре шакмак була. Мин мәктәптә – алман телен, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында 28 ел буена итальян телен өйрәндем. Гомумән, театрда эшләгәндә артистлык осталыгым ачылды. Тамашачы алдында чыгыш ясаганда исә бик кирәк ул. Аннары «Җырлыйк әле» тапшыруында тагын да чарлана төштем. Хәзер теләсә нинди аудиторияне үземә карата алам, дип һич арттырмыйча әйтәм. Дөрес әйтәсез, замана балалары белән аерым телдә сөйләшү ләзем. Иң мөһиме, бер мизгелгә дә игътибарларын җибәрмәү. Мәсәлән: «Балалар, сез – гади укучылар гына түгел, бүген сез артистларга бәя бирүчеләр», – дип күңелләрен үстерәм. Яле, «3»ле билгесенә ничек кул чабасыз, дим. Берән-сәрән кул чапкан тавышлар ишетелә. «4»ле куйсагыз ничек алкышлыйсыз, дим. Балалар уянып киткәндәй була. Татар музыкасы фольклор ансамбле гел «5»ле билгеләренә генә эшли, яле, безгә ничек кул чабасыз, дигәндә, бөтен зал дәррәү кубып алкышлар яудыра. Тагын егетләребезгә, кызларыбызга аерым кул чаптырам. Шул вакытта игътибарларын җырчы кызларыбызның калфаклары, читекләре, бала итәкле күлмәкләренә, егетләрнең матур чигешле камзулларына юнәлтәм. Концерт тәмамлангач, бөтен сәхнә укучылар белән тула. Бергәләп фотога төшәбез. Селфи ясыйсылары килсә, каршы төшмим. Үз бабалары кебек мине якын күрүләренә йөрәгем эри. Чордашларымның оныклары лабаса алар! «Айдар абый, әбигә, бабайга сәлам әйт әле», – диядия янымда бөтереләләр, шул кадерле сүзләрне үзебезнең ана телендә әйтәләр икән, моңа ничек шатланмыйсың?!

Концерттан соң бөтен сәхнә укучылар белән тула, алар артистлар белән бергәләп фотога төшә.
– Юл йөргән – дөнья күргән. Үзегез өчен нинди ачышлар белән кайтасыз?
– Хәзерге мәктәпләр шаккатмалы, 600-700 кеше сыйдырышлы концерт заллары мәдәният үзәкләре сәхнәсеннән ким түгел. Андагы заманча ут яктырткычлар, тавыш көчәйткечләр! Без Казанда гына түгел, республика буенча да йөрибез. Мәсәлән, 20 көн эчендә мәктәпләрдә 15 концерт куйдык. Шуның бишесе Алабугада, Чаллының ике мәктәбендә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада булды. Башкалабызда гына түгел, районнарда да мәктәпләр искитмәле. Безнең төшкә дә керми иде андый мәктәпләр. «Пушкин картасы»на да концертлар оештырабыз. Күптән түгел исә Түбән Камада бер мәктәптә концерт узгач, безне үзәк китапханәгә чакырдылар һәм анда китап укучылар белән матур очрашу булды. Укучыларны җәлеп итәр өчен китапханәләрдә мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм, – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертларын караган сабыйлар үзләре артист булып китмәсә дә, беркөнне Татар дәүләт филармониясенә тамашачы буларак килер. Чөнки бала чакта иңгән тәрбия, зәвык, туган телгә, туган-үскән җиргә мәхәббәт гомер буе күңелләрендә сакланыр.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле исә 6 декабрьдә филармониягә концертка чакыра. Аннары 30 гыйнварда милли җыр-биюләребезне карап күңелне рәхәтләндерергә мөмкин. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызны – әниләр, киленнәр, җиңгәләр, балдызлар, кыз-кыркынны матур концертка (6+) көтеп калалар
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала