Марсель БАКИРОВ: Күңел көзгесендә заман мизгелләре
Марсель Хәернас улы Бакиров – әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты. ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Казанда яши.
ҖАНЫМ ӘРНЕР ЯШӘП ТУЙМАГАНГА
Кешенең үлгәннән соң да өч көнлек эше кала.
(Җеназа йоласы белән бәйле гыйбарә-әйтем.)
Олы яшьтәгеләр аңлар мине,
Гаепләсә, яшьләр гаепләр.
Сүзем минем үлем белән бәйле,
Әманәтем калсын, дим, мәгәр.
Мин китәрмен, тиздән туксан миңа1,
Җир астыннан юл юк, бер киткәч.
Мәшәкатем төшәр башкаларга,
Ыгы-зыгы тынар эш беткәч.
Тына алмас бары җаным гына,
Җан-рух үлми, дию хак булса.
Гүрдә генә ял итәрмен диеп,
Әйтә идем дә бит гел юкса.
Җаным әрнер яшәп туймаганга,
Эшем калганына бүленеп,
Эштә яну яшәү рәвешем булды,
Яшәдем гел эшкә күмелеп.
Үлчәп булмый еллар саны белән,
Исәп иткән таудай эш кала.
Ниятләрне тиздән әҗәл кисәр,
Шуңа сыкрый күңел, эч яна.
Мәгарәдә белем җыйган, диләр,
Әбүгалисина – мәшһүр ир.
Безнең өчен китап-мирасханә
Еллар буе булды шундый җир.
Чорлар күмгән тирән катламнарда
Энә белән кое казыдым.
Эзенә төштем ерак бабамнарның,
Чоңгылларда маяк кабыздым.
Тик сүтелми кала ахыргача
Мин чорнаган серләр йомгагы.
Без, фанатик могиканнар, киткәч,
Тамчыдан күл ясар кем тагы?!
«После нас хоть потоп» түгел миңа,
Газиз халкым булсын гомерле.
Өзелмәсен милли тамырыбыз,
Без соң шуңа лаек түгелме?!
Археологлар тапса ят бер чүлмәк
Лаф оралар, бу, дип, зур ачыш.
Халкым минем чүлмәк калдыгымыни?!
– Аңа язсын кояшлы язмыш!
----------------------------------------------------
1 Бу шигырьне язганда (2022 ел) миңа 89 яшь иде.
КАН ҺӘМ СӨТ
«Идегәй» дастанында кан һәм сөт образлары кат-кат капма-каршы куелып, беренчесе – үлем-афәт-сугыш, икенчесе – иминлек-тынычлык-солых символлары рәвешендә сурәтләнә.
Эпиграф урынына.
Идел, Җаек, ары ла Сырдарья –
Ике чиктәш дәүләт арасы.
Алтын Урда берсе. Җәйрәп ята
Дәште Кыпчак – төрки даласы.
Идел-йорт бу. Куәт кимегән чор,
Чуалыш чоры – фетнә, түнтәреш.
Вә бу юлы так-тәхеткә менгән
Мәлик ханны үтереп Туктамыш.
Аямаган шулчак булачак хан
Идегәйнең дә газиз атасын1,
Башына җиткән баш имәгәнгә,
Уйламаган үзенә кайтасын.
Гайрәтләнгән олуг хан булгач бу.
Планы зурдан – кабат киңәю,
Ахырын уйламыйча зур яу башлау,
Чыңгызга тиңмен, диеп ирәю.
Хәтта үзен Урда ханы иткән
Шаһ-Тимергә кат-кат яу чапкан;
Әй кырылган шунда төрки кавем,
Гөрләвекләр булып кан аккан.
Өрә белмәгән эт өрә-өрә
Оясына бүре китерә.
Ахыры хәтәр.
Өч яуда да җиңелү
Илне соңгы чиккә җиткерә.
Тарих шаһит: ошбу җиңелүдән соң,
Купкан илдә мәхшәр, буталыш,
Сәүдә үзәкләре бушап калган,
Хәрабәләр, кытлык, яшь-сагыш.
Ә Идегәй Шаһ-Тимер ягында
Ханга каршы яуда катнашкан.
Үкенгән соңыннан. Куркам Аллаһтан дип,
Кабат катнашудан баш тарткан.
Тик сыкраган тынмый әтисенең
Үлеменә бәйле җәрәхәт.
Ашкындырган аны үч алырга
Кан кайтару дигән төр-гадәт.
Нәсел каны – бала-оныклар җаны.
Уртак үчне углы кайтарган.
Үз илен дә кансыз калдырган хан.
Хөкем хәтәр аңа: канга – кан.
Бу ни хикмәт?! Морадын кылычы
Кыйган баштан ап-ак сөт аккан.
Әллә Туктамыш әүлия затмы,
Әллә шаһит киткән изге җан?
Гаҗәпләнмик халык акылына,
Галиҗәнап сөттә хикмәт бар.
Иш-кардәшлек, изгелеккә тиңдәш
Яңа символ туган, яңа пар.
Ә мәгънәсе үтә мәртәбәле.
Изгедән дә изге – тынычлык.
Түләнгәч кан хакы, ике арада
Сакланырга тиеш солых нык.
Тик каршы як – Туктамыш токымы
Сугыш сукмагыннан чыкмаган.
Берәм-берәм сафтан чыксалар да,
Ашкынганнар такка2 коеп кан.
Пай-тәхеттә алышынса да ханнар,
Алышынмаган бары Идегәй.
Олуг илдә баш карачы булган,
Тик барсыннан өстен булган, әй.
Идел-Йортны кабат ул күтәргән,
Ил көрәйгән, сәүдә җанланган.
Кол сатуны тыйган. Яу кайтарган –
Литва гаскәрен дә җиңалган.
Туктамыш углы Кадыйрбирде,
Исән калган улы – бердәнбер.
Шул Урданы кат-кат борчып торган,
Соңгы яу урыны Себердер.
Купкан монда аяусыз зур сугыш,
Ут эчендә калган хөр Урда.
Бер як – илен яклап, икенче як
Дошман дип орышкан, йә Хода.
Оран салып алышкан ир-Идегәй –
Гаскәр башы, чирү3 бүресе;
Дошманын кыйраткан, яралангач,
Чолганышта калган берүзе.
Кадыйрбирде өере, җыйнаулашып,
Ябырылган Идегәй өстенә,
Барын морза башын чабып өзгән.
Барсын кыра бинахак көч кенә.
Туктамыш башыннан ак сөт акса,
Моныкыннан аккан кызыл кан.
Тәгәрәп барганда чал баш әйткән:
Ник кан койдың? Кан тартачак кан.
Ахыры гыйбрәтле. Кан коешу
Харап иткән Алтын Урданы,
Идел шавы – бабамнар аһ-зары,
Идел-суда – бабамнар каны.
«Канлы кылычны ак сөт белән юыйк!» –
Кыпчаклардан калган оран бу.
Саурык бия сөте кот китергән,
Илне иминле иткән аман бу.
Инҗилдә дә4 шуңа тиңдәш чакыру:
«Перекуём мечей на ора'ла»5.
Бүген дә бу ике әманәт өн
Сүнмәс маяк булып яна ла.
Тик кан кою калган үз көчендә,
Кыргый гадәт калган, ил киткән.
Ваз кичмәгән халык Идегәеннән,
Иң галиҗәнап ир шул икән.
------------------------------------------
1 Тарихи чыганаклар буенча, Тимер Мәлик ханны Аксак Тимер ярдәмендә бәреп төшереп, Алтын Урда тәхетенә утырган Туктамыш, үзенә хезмәт итүдән баш тартканы өчен, Идегәйнең әтисен дә үтерә.
2 Так – «Идегәй» дастанында тәхет.
3 Чирү – гаскәр.
4 Инҗил – Евангелие.
5 Кылычны эретеп сабан итик (ясыйк).
КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ
Хомо сапиенс1 – кем генә белми,
Инсаният2 шуннан башланган,
Тәрәккыят3 илә алгарыш та
Шул кадими чордан юл алган.
Мәҗүси чор дибез, ә ул чорның
Булган хәтта үзгә бер ягы,
Табигатьтән кеше аерылмаган,
Бармы шуңа тиңдәш чор тагы?!
Күк йә балчык яки хайван белән
Бәйләгән ул килеп чыгышын,
Аллаһы да булган Кояш йә Ай,
Хәл кылганнар шулар язмышын.
Шәфкать көткән бары табигатьтән,
Йер-Суб4 аңа – илаһ – туган ил.
Умай-ана – үрчем алиһәсе,
Ашкынган ипле яшәргә гел.
Алу өчен бирә белү дә кирәк,
Уңыш-үрчем бәйле шуңарга.
Таламаган бабам табигатьне,
Корбан биргән җиргә, суларга.
Алтынчы төр тойгы көчле заман,
Натур5 культы бердәм сакланган.
Билгесезлек салган шик вә шөбһә,
Матурлыкка кеше сокланган.
Тик гаҗәп хәл: үсеш-тәрәккыят
Барсын өстен аска китергән.
Мәдәният шүтне6 «тетеп салган»,
Әйтерсең лә, инсан7 тилергән.
Тилермәгән, юк-юк, ул масайган,
Тойган инсан үзен хуҗа дип;
Табигатьне җиңдем, буйсындырдым,
Бар дөньяга башмын, мин таҗ, дип.
Хәзер кеше сансыз сер иясе,
Марска да инде юл кыска;
Айга менде, гүя, ындыр арты,
Ракетада гизә космоста.
Әмма җирдә күрелмәгән мәхшәр,
Колак ишетмәгән гарасат.
Тишелдеме әллә күкнең төбе,
Туфан басты инде ничә кат.
Ул гынамы, җирдә шайтан туе,
Дулый өермә күккә тоташып.
Йөзьяшәр агачлар шартлап сына,
Янар таулар ата ут шашып.
Йә, шушымы табигатьне җиңү,
Шапырыну: мин баш, мин хуҗа?!
Бел, син – табигать баласы, инсан,
Ә табигать – серле могҗиза.
Кануннарны таныганда гына
Ул серләргә ачкыч табыла,
Күк үз итә, тугры булсаң гына
Табигатьне саклау бабына.
Бабалардан калган әманәткә
Син, кул селтәп, иттең хыянәт.
Бозык һава, тозлы чишмә суы…
Фанилыкта туды кыямәт.
Үч ала табигать рәнҗеткәнгә,
Югалтканга изге берлекне.
Күрәләтә кануннарын бозу
Хуп гамәлме, шыр тилелекме?!
Саклыйм дисәң, инсан, бишегеңне
Татулашу лазем, бел шуны –
Табигать белән дә, үзара да
Нык якларга өйрән Җир-Суны.
------------------------------------------
1 Хомо сапиенс (латинча) – акыллы кеше.
2 Инсаният – кешелек дөньясы.
3 Тәрәккыят – үсеш, прогресс.
4 Йер-Суб (борынгы төркичә) – җир-су белән бәйле туган төбәк; миф буенча, төркиләрне яклаучы алла.
5 Натура (латинча) – табигать.
6 Шүт (борынгы төркичә) – табигать.
7 Инсан – кеше.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА