Бүген, 16 май көнне, Казан шәһәрендә XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум кысаларында делегатларны теркәү процессы иртәдән үк башланды. Катнашучыларны Казанның төрле кунакханәләрендә каршы алалар һәм теркәлү эшләрен алып баралар.
Бүген, 16 май көнне, Казан шәһәрендә XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде, – дип хәбәр итә Татар конгрессы. – Форум кысаларында делегатларны теркәү процессы иртәдән үк башланды. Катнашучыларны Казанның төрле кунакханәләрендә каршы алалар һәм теркәлү эшләрен алып баралар.
Быелгы форумда Россиянең 74 төбәгеннән 1049 делегат килүе көтелә. Оештыручылар делегатлар өчен бай эчтәлекле, актуаль темаларны колачлаган программа әзерләгән.
Бүген форум делегатлары “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” икътисадый форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2025” күргәзмәсе белән танышачак. Әлеге күргәзмәдә хәләл индустриясе, ислам банкингы һәм мөселман кулланучылары өчен тәкъдим ителгән яңа продукцияләр, хезмәтләр белән танышу мөмкинлеге тудырыла.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала