Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

«Кавагыйд әдәбия» һәм «Татар әдәбиятының барышы»

«Аң» журналының иң беренче санында (1912 ел, №1) басылган әлеге мәкаләсендә Нәҗип Хәлфин Габдрахман Сәгъди белән Җамал Вәлидинең хезмәтләренә бәя бирә. Габдрахман Сәгъди эшчәнлегендәге күп кенә кимчелекләргә игътибар юнәлтә, Җамал Вәлидинең китабын исә югары бәяли. Бу мәкалә «Тәнкыйть» бүлегендә урнаштырылган. Язманы журналга әзерләгәндә, тел-стиль үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теленә якынайтылды.

Нәҗип Хәлфин. 1910 ел
Нәҗип Хәлфин. 1910 ел
​​

*

Безнең дә соңгы еллардагы әдәбиятыбыз башка мөтәрәкъкый милләтләрнеке эзеннән бара башлады. Аларга тәкълидтән түгел, бәлки, аларның үлчәве бик табигый булганлыктан, безгә дә ихтыярлы-ихтыярсыз әдәбиятыбызның үлчәве итеп шул милләтләр кабул иткән безмәнне алырга туры килә. Аларның әдәбият үлчәүләре ике төрле була: берсе – әдәбиятның кагыйдәләре, икенчесе – тарихы. Моннан ике ел элгәрге Казан яшьләренең «Әдәбият җыелышлары» нәтиҗәсендә, «Олуг кешеләр һәм аларның әсәрләре» исемле бер җыентык чыгарыла башлаган иде. Безнең җитешмәгәнлек шул, бары бер генә китабы чыгып калды. Дәхи газета вә журнал битләрендә басылган хосусый мәкаләләрдән башка, 1911 вә 1912 нче еллар безгә «Кавагыйд әдәбия» вә «Татар әдәбиятының барышы» исемле ике китапны бирделәр. Исемнәреннән үк аңлашыла ки, боларның әүвәлгесе әдәбият кагыйдәләре турында вә соңгысы әдәбият тарихына гаидтер.

Заныма күрә, хәзер безнең әдәбият хакында язылган мәкаләләр вә китапларда өч төрле максат булырга тиешле: берсе – гомумән әдәбият кагыйдәләрен вә әдәбиятның тармакларын күрсәтеп, милли әдәбиятны шулар белән үлчәп карау, икенчесе – укучыларга әдәбиятны туры аңларга өйрәтү, милли әдәбиятыбызның ни әйтергә теләгәнен, тормышка мөнәсәбәтен вә дәрәҗә истикълялен белдерү, өченчесе – әдәбиятыбызның хосусый кимчелекләрен күрсәтү вә шуны төзәтүгә юллар эзләү. Боларның әүвәлге икесе һәрбер милләттә диярлек бер төсле була. Өченчесе исә безнең кебек яңа гына әдәбиятны юлга салучы яшь милләтләр арасында күбрәк очрый; һәм әүвәлге максат «Кавагыйд әдәбия»дән көтелгән шикелле, икенчесе «Тарих әдәбия»дан вә өченчесе исә һәр икесеннән көтелә.

Безнең мондый китаплардан көтелгән мәсьәләләрнең иң әһәмиятлеләре шулар: әдәбият иң киң мәгънәсе белән нәрсә? Әдәбиятның ике кыйсеме бер-берсеннән ничек аерыла, ягъни әдәбият нәфисәнең гади әдәбияттан, яки шигырьнең нәсердән аермасы ничек? Нәсернең шигырьгә (әдәбият нәфисәгә) мөкабул мәгънәсе вә нәсернең үк назыймга (җырга) мөкабул мәгънәсе ничек бер-береннән аерылалар? Шигырь санаигъ нәфисә эчендә нинди урын тота? Әдәбият нәфисә нинди тармакларга бүленә? Әдәбият нәфисәнең гаясе, әдәбиясы ни-нәрсә? Дәхи әдәбиятыбыз нинди төрләргә вә нинди әсасларга бина булына? Тәкълид дәверендәге әдәбиятыбызда аз гына булса да истикълял бармы? Тәкълиднең әдәбиятыбызга биргән нәтиҗәләре ниләр? Әдәбиятыбызның тормышка якынлыгы ничек? Милләтнең башыннан үткән хәлләр әдәбиятка ни төсле булып кергәннәр? Милли әдипләр, милли мөхәррирләр дип кемнәрне вә ни өчен әйтәбез? Табигый, бу сөальләрнең кайсы кагыйдәгә, кайсы тарихка гаидтер.

**

Инде хәзер без Габдрахман Сәгъди әфәнденең «Кавагыйд әдәбия»сенә вә аңар «Гыйлавә»сенә кайтып карасак, безнең әдәбият кагыйдәләреннән көтелгән нәрсәләрнең бик күбесен күрмибез. Китап инде хәзерге заманда калдырырга ярый торган бик күп истилахка вә аларның тәгърифләренә күп урын бирелгән хәлдә, «Кавагыйд әдәбия» китабы нихәтле кыска булса да, бер дә калдырырга ярамый торган күп мәсьәләләрнең берсенә дә китапта урын бирелмәгән. Мәсәлән китапта кыйтга, газәл, мәснәви кебек гыйльме гарузга гаид тар форма истилахлары урын алганнар. Шагыйрьләрнең шигырьдәге хөрриятен киметүләре сәбәпле, аларның файдалылыкларында зур шик бар. Моның өстенә, болар инде бик искерделәр. Тагы башка милләтләр үзләренең кавагыйд әдәбиларында китапларының мөфассал вә, үзлегенә карамыйча, өслүб мәсьәләсенә бер яки ике бит урын бирәләр вә өслүбнең мәгънәсен дә башкачарак аңлыйлар. Безнең Сәгъди әфәнде исә бу мәсьәләгә китабының дүрттән берен сарыф итә. Икенче җәһәттән, бер дә төшерергә ярамый торган әһәмиятле мәсьәләләр китаптан төшеп калганнар. Әдәбияттан Сәгъди әфәнде әдәбият нәфисәне генә игътибар итә булырга кирәк. Хәлбуки, шигырьгә бер дә мөнәсәбәте вә үзләренең асла нәфасәте булмаган газет вә журналлар, төрле кыйраәт вә әхлак китаплары вә фәнни китаплар һәркайсы әдәбият бит. Мәгәр болары гади әдәбият. Гаяз әфәнде, Тукаев вә башкаларның язган нәрсәләре – нәфис әдәбият. Аермалары нәрсә соң? Әдәбият кагыйдәләрендә шуны бик ачык итеп күрсәтергә тиеш.

Габдрахман әфәнденең «Сәнгатьнең гаясе вә әхлак» турындагы фикере, минемчә, бөтенләй хата. Санаигъ нәфисәдән турыдан-туры көтелгән нәрсә халык төзәтү вә бер фикер яки уй тарату фәлән кеби нәрсәләр түгел. Әгәр санаигъ нәфисәгә вә билхосус әдәбият нәфисәгә андый чит гаразлар керә башласа, вәссәлам, аның ул вакытта нәфасәт бетте инде. Без моны үзебезнең милли әдәбиятыбызда да күреп үткәрдек. Гаяз әфәнде бер милли әдип иде. Хәзердә дә милли әдип. Ләкин аның әдәбият аркылы фикер таратырга исәпләгән вакыты булды («Зиндан» вә «Алдым-бирдем»нең бәгъзе җирләре). Шуның белән ул әдәбияттагы үзенең чын урынын югалтып торды. Аның нәфис әдәбияты гади әдәбият булып әверелде. Язган хикәяләре (дөресрәге, бәгъзе җирләре) вәгазьләрдән булган бер вәгазь, нәсихәтләрдән булган бер нәсихәт булып китте. Шуның белән бергә бәһаләре дә төште. Башка әхлак рисаләләре рәтенә керде. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки әдәбият нәфисә дөнья эшләрен үзенә асла гараз итә алмый. Әдәбият нәфисә яхшылыктан яманлыктан катгый назар белән, тормышны вакыйгадагы көенчә безгә күрсәтә дә бирә. Безне яхшылыкка да иманлыкка да өндәми. Теләсәк – яхшылык, теләсәк яманлыкка әверелеп китәбез, анысы инде – безнең эш. Тормышыбыз начар икән, әдәбиятта аны яхшы итеп күрсәтергә ни хакыбыз бар? Вә безнең өчен әдәбият гаеплемени? Безнең авыз кыеклыгында көзгенең ни гаебе бар? Моны шуңа күрә («Гыйлавә», 8 вә 9 нчы битләр) «Тормышмы бу?»ны кыек тормышны кыек итеп күрсәткән өчен гаепләргә вә укучыларның күңеленә әдәбият нәфисәнең гаясе турында ялгыш карашлар урнаштырырга һич тә ярамый.

Дәхи әдәбият нәфисәнең тармаклары тугрысында китапта бер сүз дә юк. Хәлбуки, монысына яраклы бер әдәбият үлчәве ясап булмый. Чөнки әдәбият нәфисә җөмләсеннән булган бер әсәрне тәхлил итмәкче, тикшермәкче булсак, иң әүвәл аны әдәбият нәфисә тармакларыннан берсенең тәхетенә кертергә кирәк була. Шул вакытта гына без аны кагыйдәгә салып карый алабыз. Гафуринең «Айсылу»ы, Г.Камалның «Беренче театр»ы һәм Тукаевның «Утырышу»ы өчесе дә чын әдәбият нәфисә әсәрләре, шулай да боларның арасында аерма бар. Кагыйдәләр бер-берсенә башка, чөнки өчесе өч тармакта. Берсенә яраган бизмән икенчесенә ярамый. Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә»се белән Гаяз әфәнденең «Теләнче кызы» арасында вә «Хат болгатты!» белән «Алдым-бирдем» арасында аерма бар. Әдәбият нәфисә тармакларына ачык булмаган кеше шуларны ничек тәхлил итә белергә кирәк? Кавагыйд язучылардан без менә шуңа җавап көтәбез. Башка милләтләрнең әдәбият кагыйдәләрендә бу мәсьәләдә иң күп урын ала вә кавагыйд әдәбиянең иң әһәмиятле мәсьәләсе санала. Безнең мөхәррир кыска гына булса да бу турыда мәгълүмат биреп китә алмаган.

***

Әгәр тагы да бер мәсьәлә булмаса, мин шуның белән «Кавагыйд әдәбия» вә аның «Гыйлавә»се турында сүземне бетерер идем. Ләкин хосусый безнең милли бәлабыз булганга күрә, монда аңа урын бирми хәл юк. Әйтергә теләгән нәрсәм – тел мәсьәләседер. Кирәк сөйләшә торган, кирәк яза торган тел булсын, бер телнең сәламәтлеге өчен аның чит тел сүзләреннән саф булуын шарт итәләр. Ягъни ана телендә бер сүз бар чакта аны башка чит сүзләр белән алыштырмау һәм бик мохтаҗ вакытларда чит тел сүзләренең үзеңнекеләшкәннәрне генә истигъмал итү тиеш диләр. Бу шарт безнең әдәбият кагыйдәләренең иң күренешле бер урынына куелырга тиешле. Хәлбуки, моны без Габдрахман әфәнде китапларында күрмибез. Башкаларга тәүсия бер якта торсын, киресенчә, ул үзе бу авыруга бик нык мөбтәлә. Аның китаплары башыннан ахырына чаклы чит сүзләр белән тулы вә бик аз гына кеше укып аңларлык.

«Татар әдәбиятының барышы» иясе Җамаледдин әфәнде үзенә тиешле мәсьәләне тиешенчә үтәгән. Әлбәттә, аның китабы да кимчелекләрдән буш түгел. Ләкин ул үзенең әдәбиятка карашын туры бер юлга куйган. Китап башыннан ахырынача бер максат, бер идеал белән, бөтен ителеп язылган. Аның әдәбиятка аек бер караш белән караганлыгы китапның һәр сүзендә сизелеп тора. Ул һичбервакыт тормыштан вә тарихтан ерак китми. Аның тел хакындагы фикерләре дә бик әсаслы. Ул милләтне чын мәгънәсе белән аңлый. «Шулай булырга тиеш» белән «шулай булган»ны ул бик яхшы аера. Әдәбиятны дәверләргә бүлүе, аның бу юлдагы теләге бик урынлы. Мисал өчен, бу ике язучының әүвәлгесенең 11 нче бит вә икенчесенең 84 нче биттәге назыйм турындагы сүзләрен чагыштырып карагыз. Соңгысының никадәр тере бер караш белән эшкә керешкәнен күрерсез. Мин үзем Җамаледдин әфәнде фикеренә катышам. Аның китабы әдәбиятны аңлар өчен бик зур бер ярдәм итәчәк. Җамаледдин әфәнде икенче хезмәтләрен дә язарга вәгъдә бирә. Боерыңыз, борадәр! Ләкин һәрвакыт әдәбиятка шул аек карашыгыздан аерылмагыз, әдәбиятның тормыш көзгесе икәненә, узган дәверләр әдәбияты тарихы белән вә хәзерге әдәбият тормышы белән бергә багланганын һичбервакыт хәтерегездән чыгармагыз.

 

Җамал Вәлиди хатыны Ләйлиҗиһан белән. 1912 ел
Җамал Вәлиди хатыны Ләйлиҗиһан белән. 1912 ел

 

Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2026. – №7. – Б.79-82.

#Текстология

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи