Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган театр белгече Халит Кумысниковка багышлап уздырган түгәрәк өстәлдә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фактлар яңгыратылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар. /Фото – iyali.tatarstan.ru.
Эшлекле очрашуда институтның директоры Илгиз Халиков, Халит аганың кызы рәссам Наилә Кумысникова, шәкертләренең берсе – Казан театр училищесы мөгаллиме Гадерәүф Нуриев, театр белгечләре Рауза Солтанова һәм Айгөл Габәши, Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Луара Шакирҗанова, җырчы Нурзадә Вәлиуллина һ.б. катнашты.
Бу җәһәттән галимә Рауза Солтанованың чыгышы мәгълүматка бай булды. Ул Халит Кумысниковның әйдәп баручы театр рәссамнарының иҗатын халыкка танытуга зур өлеш керткәнен билгеләп үтте. Әле «сценография» төшенчәсе дә булмаган заманда үзенең хезмәтләрендә театр-декорацияне мөстәкыйль сәнгать төре буларак аңлатуга йөз тотканын искәртте.
«Театраль энциклопедия» өчен 45 мәкалә әзерләгән галим ул Халит Кумысников. Мәгълүм булганча, 2006 елда татар театрының 100 еллыгы билгеләп үтелде. Халит ага, инде олы яшьтә булса да, бу вакыйганың алдан ук хәстәрен күреп, 2003 елдан башлап өч ел дәвамында «Идел» журналында татар театры турында очеркларын бастырды. Быел исә – театр сәнгатебезнең 120 еллыгы. Ләкин өчәр ел алдан матбугатта бу җәһәттән мәкаләләр бастырып килүче галимнәребез бармы?
Халит Кумысниковның Г.Камал театрының 50 һәм 60 еллыкларына альбомнар чыгарганын беләбез. Әмма актер, режиссер, драматурглар белән беррәттән, анда театр рәссамнары турында да мәгълүмат тәкъдим ителүенә кайсыбызның игътибар иткәне булды? Рауза Солтанова исә сәхнә сәнгатебезнең бу өлкәсен аркылыга-буйга өйрәнгәндә шушы хезмәтләрдән бик файда күргән. Альбомда Петр Сперанский, Мортаза Абдуллин, Ренад Һибәтуллин кебек рәссамнар турында мәгълүмат белән бергә, алар бизәгән спектакльләрдән күренешләр дә бастырылган. Һәм алар әлеге рәссамнарны алга таба өйрәнүгә этәргеч, җирлек булган.
Халит ага сәхнә бизәүче рәссамнарга аерым мәкаләләр дә багышлаган. Петр Сперанский, Әнәс Тумашев, мәсәлән, галимнең каләменә эләккән бәхетле рәссамнардан. Шушы мәкаләләрдән этәрелеп, Рауза ханым үзенең башта кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләрендә никадәр ачыш ясаган!
Г.Камал театры белән генә чикләнмичә, колхоз-совхоз театрлары, аерым алганда, минзәләлеләрнең иң шәп спектакльләрендә сәхнә бизәлешләрен шәрехләп язуы белән Халит ага сәхнә сәнгатебезне киңрәк күзалларга мөмкинлек биргән. Күчмә театрның (хәзер ул К.Тинчурин исемен йөртә) 1960-1970 елгы куелышларына бәя биргәндә бу чорда биредә баш рәссам булып эшләгән Петр Баландинның иҗат стиленә киң тукталып, шулай ук сценографияне фәнни өйрәнүчеләргә ярдәм иткән.
«Шулай итеп, Халит Кумысников театр-декорация сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрде, киләчәктә эзләнүләр өчен методологик нигез калдырды, әйдәп баручы театр рәссамнарының хезмәтен саклауга һәм танытуга ярдәм итте, дип авыз тутырып әйтә алабыз», – диде сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
Филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши Халит Кумысниковның уңыш серен ачыклады. Беренчедән булып ул Халит аганың актер, режиссер (тәмамланмаган), театр белгече белемнәре алуы, Мәскәүдә аспирантура тәмамлап диссертация яклавына басым ясады. Чыннан да, бүген театр белгечләре арасында шушындый киң белемлеләр юк дияргә була. Халит Кумысников Г.Камал театрында әдәби бүлек мөдире, телевидениедә режиссер булып эшләгән, театр тормышын эченнән белгән, шуңа күрә аңа язуы да җиңелрәк булган. Әле театр корифейлары да исән була һәм галимгә алар белән һәрдаим күрешеп сөйәшү бәхете эләгә. 1956 елда репрессия корбаннары аклангач, моңа кадәр исемнәрен телгә алу да тыелган шәхесләрне, аларның иҗатларын өйрәнүгә юл ачылу шулай ук Халит Кумысниковның фәнни эшчәнлегенә уңай тәэсир иткән. 1990 еллардагы милли күтәрелеш чорында җәмәгатьчелектә татар тарихы белән кызыксыну арту да галимнең офыкларын киңәйтеп җибәргән. Театрны бөтен җаны-тәне белән яратканга күрә дә китап, мәкаләләре шундый кызыклы килеп чыккандыр. Хәзергеләр булса, һичшиксез, Язучылар берлегенә керер иде. Халит аганың никадәр китап язып та үзен язучы санамаганына гаҗәпләнеп куясың. Юкса кайсы китабын кулга алма, язучылык сәләте ярылып ята. Документаль повесть, дип билгеләде Айгөл Габәши Халит аганың әсәрләре жанрын.
Галимә тагын революциягә кадәрге татар театры тарихын яктырткан «Истоки сценического реализма» хезмәтенә аерым тукталды. Бу өлкәдә беренче монография буларак аны зур бәяләде. Килеп чыгышын, төп этапларын билгеләүдән тыш, галим бу хезмәтендә фольклор, иҗтимагый тормышка, шул чор әдәбияты, сәнгатенә кагылып үтүе белән тирән белемен күрсәткән, дип Айгөл Габәши бу хезмәтнең кыйммәтен искәртте. Шул ук вакытта җиңел тел белән, бер тәртипкә салып язылуын, мантыйкка корылуын әйтте. «Халит ага – чын педагог, һәрнәрсәне аңлатып яза белә. Китабын укыйсың да, бөтен мәгълүмат башта кала», – диде.
Утырышта Халит Кумысниковның аерым актерлар турында монографияләренә дә тукталып үттеләр. Чөнки китабына герой итеп кемне сайлавына карап та галимнең кем икәнен чамаларга була. СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов үзе генә ни тора! Бөек Ватан сугышы фронтын үткән, аннары гомерен театр сәнгатенә хезмәткә багышлаган Һидаят Солтанов язмышы да гыйбрәтле. Опера җырчысы Шәфыйка Котдусова тормышы тетрәндергеч. Җырчының сәнгатьне яратуы шул дәрәҗәдә көчле була ки, башта – мулла кызы, аннары кырым татары буларак эзәрлекләүләренә карамастан, сәхнәдә калырга үзендә көч таба. Ни аяныч, җырчының гомере нибары 46 яшендә өзелә. «Бу китаплар мәгълүмат биреп кенә калмый, зур тәрбияви әһәмияткә ия», – дип нәтиҗә ясады Айгөл Габәши.
Филология фәннәре докторы, профессор Габдерәүф Нуриев үзенең чыгышында Халит Кумысниковның хатыны күренекле актриса Асия Хәйруллина ярдәмендә Казан сәнгать һәм мәдәният институтында театр режиссурасы кафедрасын булдыруы һәм 1969 елдан башлап уннан артык төркем укытып чыгаруы турында искә алып сөйләде. Ул укыткан кадрлар бүген үзләре укытучылар, радио һәм телевидениедә режиссерлар булып эшли, төрле коллективта режиссер буларак спектакльләр иҗат итә.
Халит ага укыткан төркемнәрнең берсендә бер хатын еш кына баласын ияртеп килә икән. Мәктәпкә кергәнче үк кызчык Халит Кумысников лекцияләрен тыңлап үсә. Гаҗәеп тере, акыллы карашлы бу кыз профессорның күңеленә шундый кереп кала ки, әнисе институтны тәмамлап чыккач та, алар ун еллап хат алыша. Кызның исеме Нурзадә була. Бүген без аны җырчы Нурзадә буларак беләбез. Тагын кайсы институт профессорының авылдагы шәкертләре балалары белән дистә еллар хат алышканнары турында ишеткәнегез бар?! Бу хәл үзе генә дә Халит аганың күңел киңлеге турында искәртә ләбаса!
Менә шулай Г.Ибраһимов исемендәге институт галимнәре белән Халит Кумысниковны яңа яктан ачтык.
Шәкертләре куйган спектакльләрдә, галимнәр язган яңа китапларда Халит Кумысников рухы бүген дә исән. Һәм ул яраткан Г.Камал театрында аның рухы яши кебек, кызы Наилә ханым хыялында туып, диварда гәүдәләндергән милли бизәкләрдә дәвам итә театр белгече Халит Кумысников һәм актриса Асия Хәйруллинаның тормышы…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала