Совет чорында «Беренче Май – хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне» дип аталды һәм без ел саен ул көнне урамнарга бәйрәм демонстрациясенә чыга идек.

Нәфис ӘХМӘТОВ.
Шәһәрнең үзәк мәйданына куелган трибунада басып торган партия җитәкчеләре алдыннан совет чорының казанышларын чагылдырган макет-плакатлар күтәреп, күгәрченнәр очыртып, «Тынычлык. Дуслык. Май» шигаре астында «Ура!» кычкырып атлап үтә идек. Ул чор әле дә кемдәдер каршылыклы хисләр уята, ул дәверне сагынмыйбыз дип әйтүчеләр бар. Әмма булганны җимереп, аның урынына яхшырагын булдыра алмагач, нишләргә? Тикмәгә генә бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен октябрят, пионер, комсомол кебек оешмаларны кире кайтару турында сүз кузгатылмыйдыр...
Яңа тормыш төзибез, алга киткән Европа илләренә тиңләшәбез дип, капитализмны, монархияне торгызырга азаплану да бу илне мәртәбәле итә алмады. Әнә, Европа да үзенә әшнә итәргә теләми. Хикмәт системада түгел икәнен һаман аңлый алмыйлар ахры. Кытай да, Белоруссия дә, Корея, Вьетнам да элеккеге режимда яши, алар тыныч кына үз проблемаларында кайнап ята. Озак еллар Европа белән АКШка бездән кергән очсыз табигать байлыклары гына кирәк булды! Бүген дә шулай. Табигать байлыкларыннан колак кагабыз, буйсындырабыз барыбер, дип, йодрык төйнәп, Россияне күмәкләшеп акылга утыртырга җыеналар түгелме соң?
Америка – берничә дистә елга алдан план корып эшли торган дәүләт ул. Советлар илен җимереп, юкка чыгару планын да сугыш беткән көннән үк планлаштыра башлаган алар. ЦРУ разведкасы башлыгы Аллен Даллас планын гына искә төшерик...
Язгы бәйрәмнәргә әйләнеп кайтыйк әле. Менә өч дистә еллар чамасы Россия халкы «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» көнен бәйрәм итәргә азаплана. Бәйрәмнең үзе юк, ул гади ял көне булып калды. «Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлеге»н алып ташладылар ди, шуннан? Халык бәйрәмсез калды, халыклар дуслыгы турында уйлау бетте, бары шул. «Тынычлык» та үпкәләп каядыр югалды. Россиядә генә түгел, дөньяда югалды, хәзер дөнья шаулый.
Май – зур бәйрәмнәр ае. Ары китеп безнең өчен иң зур бәйрәм, шатлыклы, шул ук вакытта күз яшьле бәйрәм 9 Май – Җиңү көне. Минем әти башта – фронтта, аннан соң немец әсирләрен саклап, Белоруссия, Балтыйк буе урманнарында калган фашист калдыкларын эзәрлекләп йөреп, солдат шинелен җиде елдан соң гына кайтып салган. Армия хезмәтендә сәламәтлеген югалтып, алтышар ай Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай хастаханәләрендә ята торган иде мәрхүм. Әни шулай ук Ярыслауга сугыш чорында торф чыгарырга өч тапкыр барып эшләгән. Кыз бала бит, кияүгә дә чыкмаган килеш. Йорт башыннан нәрәт белән чакыртып, яшь-җилкенчәкне җыеп җибәрә торган булганнар. «Кайбер чакта юл сумкаларын җилкәдән салмый йоклый идек. Немецлар фронтны өзеп килә башласалар, тиз генә китәргә әзер торырга кирәк, шулай йоклагыз, дип кисәтәләр иде. Ерактагы гөрселдәүдән җир селкенеп торды», – дип әйтә иде. Җитмәсә, татар һәм башка милләт кызларын үзебезнең кайбер «бөек милләт» тарафдарларының кыерсытуларын да читкә куеп булмый. Мин ул турыда үзебезнең авыл тарихын язганда «Әсәй-Митрәй мирасы» китабында киңрәк яктыртып үттем. Ул чаклардагы авырлыкларны Җиңү көннәрендә искә алып сөйли иде әни. Без өйдәгеләр тыныч кына тыңлыйбыз. Күзендәге яшен күрү авыр иде. Үзәгенә нык үткәннән сөйләгән инде ул аны. Яңадан күрергә язмасын, дип сүзен бетерә иде. Менә шушы Җиңү бәйрәмен дә, бу яңа гасыр башында Европага куштанланып, икейөзле, оятсыз «реформаторлар» бәйрәм итмәскә, аны тарихтан югалтырга азапланды. Янәсе, Сталин да Гитлер белән бер дәрәҗәдәге явыз булган.
Беренче бөтендөнья сугышы чорында ил белән идарә иткән Николай II, герман фронтында бернинди уңышка ирешә алмыйча, Русияне бөтенләй хәлсезләндереп, суверенлыгын югалту дәрәҗәсенә китереп җиткерә. Аңлапмы, булдыксызлыктанмы, патша тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр була. Эсерлар хөкүмәтне үз кулларына ала, һәм Вакытлы хөкүмәт төзелә. Керенский фронтны ничек тә азык-төлек белән тәэмин итү өчен Россиядә (1916 ел) экономик үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Үзләренчә «НЭП» кертелә. Яхшы әйбер тиз тарала диләрме әле... Большевикларның 1921 елда узган XX съездында ул автомат рәвештә Хәрби коммунизмга алмашка килә һәм яшь совет дәүләтенең социаль-экономик хәлен яхшырту планы буларак кабул ителә. Ул, хәзерге тел белән әйткәндә, кече бизнесны үстерү юлы белән яңа завод-фабрикалар төзү, авыл хуҗалыгында күпләп азык-төлек җитештерү, шул ук вакытта дәүләт контроле астында эш алып бару. Җитештерелгән товарның 30 проценттан алып 70 процентка кадәре дәүләткә тапшырылырга тиеш була. Бу тема зур һәм үзенә аерым урын ала. Аңа тукталып тормыйм.
Большевиклар НЭПны уйлап тапмаган, ул әзер калыпта кабул ителә. 1928 елда НЭП үз бурычын үтәде дип аның урынына индустриальләштерү һәм коллективлаштыру планы кабул ителә. Илдә аклар белән кызыллар арасында каршылыкларны онытып, большевиклар төрле өлкәдә завод-фабрикалар төзи. Ул чорга инде Совет дәүләте сәнәгате эшләп чыгарган продукция патша Россиясенең 1913 елы белән чагыштырганда 58 процентка, авыл хуҗалыгында җитештерү 87 процентка җитә. Ил оборонасын ныгыту өчен корал, техника, кирәк-ярак өчен заводлар аеруча кирәк була. Тимер кою заводлары бигрәк тә. Шушы бирелгән 15-20 ел эчендә Кызыл Армияне ничек тә чит ал интервенциясенә каршы торырлык итеп үстереп кенә Совет властен, Совет илен саклап калып булачагын аңлый югарыдагы совет һәм партия әйдәманнары. Сталин–Риббентроп килешүе дә бит сугыш башлануын ничек тә чигендереп, армияне җитәрлек корал белән тәэмин итү, фортификация корылмаларын төзеп өлгертү, булачак канлы бәрелешкә әзерлекле керүгә өметләнеп эшләнә. Сугышның булачагын югарыдагылар белеп торган. Сталин үзе дә анык белгән. Төрле җирдән шымчылар да сугыш башланачагын көненә, сәгатенә кадәр хәбәр иткән. Тик Сталин гына Гитлерның шулкадәр икейөзле, астыртын эш йөртәчәгенә ышанмаган. Чөнки, һөҗүм итешмәскә дигән Молотов–Риббентроп килешүе – пакт бар, ничек сүзендә тормаска мөмкин?! Җимергеч басып керү, сугыш башлану турында хәбәр ителгәч, билгеле, Сталин каушап кала. Сугыш башлануы хакында халыкка СССРның чит илләр белән багланышлар буенча халык комиссары В.Молотов радио аша игълан итә. Әлеге сугыш яшь совет дәүләтенә гадәти булмаган авырлык, югалтулар, җимереклек алып килә. Гаять катлаулы чор. Шул ук вакытта дөньяда дәрәҗәсен күтәреп, хәрби держава булып яшәргә лаеклы булуын исбат итүгә зур сынау үтү дә ул.
Фикердән чигенеп, әгәр Бөек Октябрь социалистик революциясе булмаган булса, без татарлар һәм башка йөзләгән милләт дәүләтле булырлар идеме икән? Власть башында шул ук Вакытлы хөкүмәт идарә итеп, Сталин һәм большевиклар ил белән идарә итмәгән булса, Гитлерны җиңеп булыр идеме икән? Мин бу сорауга һәрдаим җавап эзлим. Гитлер бит иң элек Европа илләрен тар-мар итеп, кайберләрен сугышмыйча буйсындырганнан соң гына Совет иленә һөҗүм итә. Димәк, сугыш барыбер булачак булган һәм гаеп системада да, коммунистларда да түгел! Ул бары сүз уйнату, һөҗүм итеп, басып керү өчен бер сәбәп кенә.
Сүз дә юк, капиталистларда советлар үрнәге коточкыч куркуга сала торган вазгыять тудырган. Алар Советлар иле үрнәгендә күп нәрсәне үзгәртеп корырга, гади халыкка социаль мәсьәләләрен хәл итәргә мәҗбүр булган. Алар өчен бу өстәмә чыгым. Мондый тугарылу кемгә ошасын? Мин шуларны искә төшерәм дә, фикер җитмәстәй кабат тирән уйларга чумам. Әгәр сугыш вакытында компартиянең каты кулы һәм оештыру сәләте булмаса, вакытында Л.Берия кулы астында завод-фабрикалар тылга күчерелмәсә, сугыш, һичшиксез, Совет иле файдасына бетмәс иде. Шулай ук каты тыл булып, колхоз-совхозлар тормаса, үзләре ач калып, барысын фронтка җибәрмәсә, сугыш ни белән бетәр иде дә, бүгенге хәлебез ничек булыр иде икән?
АКШ конгрессы, Советлар Союзы җиңелсә үзләренә куркыныч янавын аңлап, 1941 елның 14 мартында кабул ителгән «Ленд-лиз» турында канунны 7 ноябрьдә СССРга карата да гамәлгә кертә һәм шуның нигезендә булышырга карар чыгара. АКШ хөкүмәте «Гитлер армиясе бүгенге көндә Кушма Штатлар өчен иң зур һәм беренче куркыныч» дигән рәсми белдерү ясый. Президент Ф.Рузвельт: «Советлар Союзы оборонасы – Кушма Штатларның тормышы өчен иң мөһиме», – дип белдерә. АКШның дәүләт секретаре Е.Скеттиниус: «Америка халкына шуны онытмаска кирәк, ул бүген упкын кырында тора... Әгәр Советлар Союзы фронт тотмаган булса, Гитлер Бөекбританияне басып алыр иде. Шуннан алар Африканы яулар иде дә, шунда Латин Америкасында плацдарм төзер иде», – дип белдерә. АКШ генералы Дж.Маршалл: «Кызыл Армиянең уңышлы хәрәкәте булмаса, Америка армиясе агрессорга каршы тора алмас иде һәм сугыш Америка континентына күчәр иде», – дип яза.
Немец-фашистларның Мәскәү янында тар-мар ителүе америкалылар өчен аяз көнне яшен суккан кебек була. Мәскәү өчен сугышта Гитлерның 50 иң яхшы дивизиясе тар-мар ителә, ягъни 400 мең солдат һәм офицеры Мәскәү янында, Брянск, Тула, Калинин өлкәләре җирләрен дә ятып кала. Әле ул вакытта Ф.Рузвельтның Гитлер белән дипломатик мөнәсәбәттә торган чагы. «Ленд-лиз» бушлай ярдәм түгел, билгеле. Сугыштан соң хакын кайтару бәрабәренә ярдәм. Сталин аны түләмәде һәм тиеш тә түгел иде. Хәзерге хөкүмәт, океан артына ярарга тырышып, аны бу гасырга чыккач түләп бетерде.
Кайвакытта уйлау да куркыныч була башлый. Кызыл Армия җиңмәсә, бүген Совет дәүләтен сүгеп, тырнак астыннан кер эзләп утыручылар дөньяга килгән булыр идеме икән? Гитлер Германиясенә ул кадәр кеше кирәк түгел. Концлагерьларны ул сугыш башлаганчы ук төзетә. 1933 елдан 1945 елга кадәр фашистлар 14 меңнән артык концлагерь, гетто, махсус төрмәләр тоткан. Дахау, Освенцим, Майданек, Собибор һәм башка шундый үлем лагерьларында мичләр эшләгән. Кызганыч, тоткыннарның 12 миллионнан артыгы азатлык алып килүчеләрне көтеп ала алмый. Бүген кесәләрендә чирек гасыр партбилет тагып йөргән кешеләр, шул ук вакытта Җиңү бәйрәмен үткәрмәскә тырышучылар кайда булырлар иде икән? Дөньяга килгән булырлар идеме икән? Ул турыда үз-үзенә сорау биреп уйланучы бармы? Юктыр...
Чаңгыда шуучы белә: беренче кар ерып яңа эз салып барган кешегә һәрвакыт авыр. Әйе, коммунистлар режимы идеаль булмады. Ә кайда идеаль дәүләт бар? Идеаль дәүләт була да алмый. Совет иленә кемнән өлге алып, хаталанусыз гына алга барырга була иде соң? Әнә Кытай бездән соң социализм төзү юлына басты. Мао җитәкчелегендәге Кытай компартиясе бездәге ялгышлыкларны җибәрмәскә тырышты. Шул ук бездәге НЭП формасы калды. Шуның аркасында Кытай белән дуслык та озак еллар бозылып торды. Әмма аңа карамастан, аларда да «чистартулар» булды. Кытайлар шулай ук Мао җибәргән ялгышлыкларны тикшереп, аңа хокукый катгый бәя бирде. Әмма мавзолейдан аны чыгарып атмадылар, мавзолеен да капламыйлар, исемен дә таптамыйлар. Һәр җирдә аның портреты. Бездә һәр бәйрәм саен Кызыл мәйданда Ленин мавзолеен чүпрәккә төрәләр.
АКШта Нью-Гэмпшир губернаторы Бладның 1943 елның июнендә ясаган белдерүен искә төшерәсе килә: «Америка халкы Советлар Союзы алдында шундый зур әҗәтле, аны сүз белән әйтеп, акча белән генә түләп бетерә торган түгел». 1945 елда АКШ президенты Ф.Рузвельт Конгрессларына җибәргән хатында: «Без русларның Мәскәү, Ленинград һәм Сталинградның геройларча оборонасын, 1943-1944 еллардагы гигант колач белән алга барган һөҗүмнәре нәтиҗәсендә гаять көчле һәм зур Германия армиясенең тар-мар ителүен онытырга тиеш түгел», – дип язган. Җиңү елы маенда АКШның яңа президенты Г.Трумэн: «Без бөек Советлар Союзының цивилизация һәм иреккә керткән биниһая хезмәтләрен тирән бәялибез», – дигән.
2020 елдагы кебек Җиңү бәйрәме көнен ниндидер мифик «коронавирус» яки башка нәрсәдән (дроннардан, мәсәлән) куркып үткәрмичә калуны да яхшы дип уйламыйм. Аны халык та кабул итмәде. Ватанны саклап шәһид киткәннәрнең рухын санламау булды ул. Рухлары сызлангандыр ул елны. Гафу ителә торган гамәл булмады. Андый нәрсәләр кабатланмасын иде…
Азнакай.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала