Татарстан Милли музеенда олуг шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан 5 ел дәвам иткән «Тукай эзләреннән» халыкара арт-пленэрының йомгаклау күргәзмәсе ачылды. Анда республикабыздан шулай ук Уфа, Троицк, Чиләбе, Әстерхан, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, бүген Казахстан территориясенә кергән Уральскидан кырыклап рәссам катнашты, ике йөзләп картина, рәсем иҗат ителде. Пленэр үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. Чиратта – Гурьевка, Самара, Уфа.

Арт-пленэрда катнашучылардан бер төркем.
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән республикабыз Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган бу пленэр кысаларында бер төркем рәссамнар Тукай эзләреннән Троицк (2022), Санкт-Петербург (2023), Уральск (2024), Әстерхан һәм Казан калалары, шулай ук Казан арты авылларында (2025) булып, сәнгать әсәрләре иҗат итте. Проектның кураторы – Г.Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе Рауза Солтанова.

Г.Әдһәмова. «Бәләкәй Апушның хыяллары».
Кылкаләм осталары һәр барган җирләрендә Тукай яшәгән биналарда булып, ул йөргән тыкрыклардан үтеп, төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр белән очрашты, соңыннан тәэсирләрен сурәткә иңдерде. Әлеге чара бик мөһим максатларны күз уңында тота. Аның берсе – бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты турында яңа картиналар иҗат итеп, сәнгать музейларының тупланмасын тулыландыру булса, тагын берсе – республикабыздан читтә Тукай маршрутлары төзүгә этәргеч бирү. Моннан тыш, рәссам халкын Тукай тирәсендә туплау, яшь буынның игътибарын шагыйрь иҗатына җәлеп итү бурычы да үтәлде.

А.Кашаев. «Тукай. Соңгы көннәр».
Күргәзмә жанрлар байлыгы белән хәйран калдыра – биредә сулы һәм майлы буяу белән башкарылган картиналардан тыш, графика, инсталляцияләрне дә күрергә мөмкин. Кая гына барсалар да, пленэрда катнашучылар бөтен очрашу, түгәрәк өстәлләр һәм башка мөһим мизгелләрне видеога төшереп барган. Күргәзмәдә шуларны да карап була.

Н.Жардемов. «Әстерхан күренешләре».
Экспозицияне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясап, проект аша тамашачы Габдулла Тукай тормышын янә бер кат күздән кичерергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Казандагы Казахстан Республикасы генераль консулы Ерлан Исхаков күргәзмәнең дәүләтләр һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуда зур әһәмиятен ассызыклады. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков арт-пленэрны төрле төбәкләрдәге фән эшлеклеләре һәм сәнгать халкын берләштерүче чара дип атады. Ул аны оештырырга ярдәм иткән Казандагы Г.Тукайның әдәби музее хезмәткәре Лена Тябинага, Санкт-Петербург туган як тарихын өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы, Муса Бигиев оныгының хатыны Альмира Таһирҗановага, Әстерхандагы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Роза Бикбаевага һәм актив катнашканнары өчен рәссамнар Рәмзия Зиннәтова (Санкт-Петербург), Анна Бедина, Галина Подольскаяга (Әстерхан) рәхмәт хатлары тапшырды. Рәссамнар рухланып Тукай шигырьләрен укыды. Рәссам Рият Мөхәммәтдинов кубызда уйнады. Башкалабызның Х.Якупов исемендәге 1 нче сәнгать мәктәбе балалары төрле материалдан Тукаебызның әсәрләре геройларын сынландырды.

Г.Анютина. «Петербургта». /М.Галиуллина фотолары.
Күргәзмәдә йөргәндә тәгәрмәчләрнең күплегенә игътибар итмичә мөмкин түгел. Кушлавыч авылыннан ат арбасы тәгәрмәче алып кайтканнар. Җиз, тимер тәгәрмәч, зуррагы, кечерәге – ниндие генә юк. Экспозициянең концепциясе өчен кирәк ул, чөнки тәгәрмәч юлны гәүдәләндерә. Ләкин түгәрәк форма кояшка да ишарә әле. Шулай булгач, югарыга, мәңгелеккә ашкан шагыйрь һәм аның шигърияте символы да ул.

С.Царев. «Г.Тукайның Хәкимҗан Бакиров йорты янында татар яшьләре белән очрашуы».
Күргәзмәгә кергәндә үк рәссам Дилә Барышеваның Тукайны карусельдә гәүдәләндергән батигына игътибар итми мөмкин түгел. Бу иҗат эше тикмәгә генә күргәзмәнең мәгънәсен чагылдырып үзәккә куелмаган. Биредә хәрәкәт шундый көчле ки, ул менә-менә экспозициядәге бөтен тәгәрмәчләрне үзенә тартып, хәрәкәткә китерер кебек. Һәм экспозициянең ахырында Тукайның «Ваксынмыйм» шигыреннән түбәндәге сүзләре дә юкка гына язылмаган:
Ашкынамын мин
әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә – мәңге рухлы,
мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм
мәңге яшь булмак телим.
Бу кояш сүнсен, җиренә мин
кояш булмак телим.
Вакътыны йөртер кешеләр
ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән
сәгатен һәркем борып.
Чыннан да, бүген татар җанлы һәркем күңелен милли мәгыйшәтебезнең кояшы булган Тукайга карап дөресли.
Кояш сурәтен Кушлавычтан алып кайтылган бизәкле агач капка өлешендә дә күрергә мөмкин. Капкаларда милли бизәкләр онытылып барган заманда бу экспонат гомумән бик кадерле, һәм күргәзмә тәмамлангач та, ул, татар сәнгатендә агач архитектурасының бер чагылышы буларак, Милли музейда калыр, мөгаен.
Шагыйрьнең балачагына багышланган Казан арты төбәге бүлегендә булачак шагыйрьнең самими хис-тойгыларын укыгандай булабыз. Рәссамнар матур пейзажлар аша Казан артына шигъри аһәң биргән. Кушлавычтан «китапханә» дип язылган такта кисәген һәм Тукаебызның белем алырга, китапны хөрмәт итәргә өндәгән шигъри юллары язылган тактаны тикмәгә генә алып кайтып экспозициягә куймаганнар. Бөек Мәрҗани, Курсави, Габәшиләрне биргән, атаклы Кышкар мәдрәсәле мәгърифәтле як бит ул Казан арты! Һәм гомеренең нибары җиде елын гына монда яшәсә дә, шагыйрьнең дөньяга күзләре биредә ачылганын беләбез...
Уральск, ягъни Җаек шагыйрь тормышында зур урын тота. Биредә татарлар күп яшәгән һәм төбәкнең икътисади, мәдәни тормышында зур роль уйнаган. Пугачев яулары, казаклар белән дан тоткан Уральск шәһәренә рус язучылары да еш килә. Биредәге «Пушкин йорты» да моңа дәлил. Тукай бу йортта Габдулла Кариев һәм Камил Мотыйгый белән бер спектакльдә уйнарга тиеш була. Ул вакытта актрисалар юк, Габдулла Кариевны хатын-кыз итеп киендерәләр. Ләкин ни сәбәпледер спектакль уйналмый кала. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинда уку, аның улы Камил Мотыйгый оештырган «Әл-Гасрел җәдит» журналы һәм «Фикер» газетасында эшләү, рус телен өйрәнү, Ф.Макаров театрында тамашалар карау, татар мәдәни тормышы үзәгенең берсенә әйләнгән «Казан» кунакханәсендә яшәү, андагы җыелыш-мәҗлес, кичәләрдә, шул исәптән Учительский институт ачу мәсьәләсен күтәргән җыелышларда катнашу һ.б. шагыйрьнең офыкларын киңәйткән. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин яшәгән йортта бүген Габдулла Тукай исемендәге музей эшләп килә. Арт-пленэрда катнашучы кылкаләм халкы Уральскиның Тукаебыз йөргән һәр урамында булып, һәр тыкрыгын сурәткә алырга омтылган...
Шагыйрь Әстерханга Сәгыйть Рәмиевнең чакыруын истә тотып һәм дәвалану максатында 1911 елда сәяхәт кыла. Ул вакытта Әстерханда да татар тормышы кайный. Бер дигән татар театры эшли, анда Г.Камал, Г.Ильяси, К.Тинчуринның көн кадагына суккан пьесалары куела. «Борһане тәрәккый» һәм «Идел» исемле ике газета чыгып килә. Татар гадәте буенча, ике редакция тыныша алмый, алар арасында гел низаг чыгып тора, Тукаебыз бу хакта мәзәк шигырь дә бастыра әле. «Идел» газетасы 1913 елда ябылып, 1991 дә кабат торгызыла. Арт-пленэрда катнашучылар аның бер төпләмәсен алып кайткан.
Әстерхан бүлегендә шулай ук кызыклы инсталляцияләр игътибарны җәлеп итә. Балык, лотос чәчәге, әстерхан чикләвеген күрсәтеп куюлары аңлашыла анысы – шагыйрьнең нәрсә белән тукланганын чамаларга мөмкинлек булсын өчен. Ә менә камыш бастырып куюларын ничек аңларга? Җикән дип аталган камышка охшаган үсемлек шулай ук Әстерхан ягының бренды икән. Әйтүләренә караганда, аның төзелеше температураны үзгәрешсез сакларга ярдәм итә, һәм шуңа күрә элек җикән белән өй түбәсен япканнар, койма корганнар. Сугыш вакытында җикән тамырын ваклап онга куша торган булганнар. Хәзер дә җикәннән үрелгән эшләнмәләр киң таралган. Әстерхан бүлегендә җикән койманы ни өчен корулары аңлашыла хәзер. Янәшәдә исә – тозлы инсталляция. Тозы да Әстерханныкы – Тозлы күлдән. Һәм тагын Тукаебыз сүзләре:
...Һич бетәрме тарихи бу
бергәлек?
Без туган бер җепкә теркәлеп…
Тукайның Әстерханда бирегә сөргенгә җибәрелгән азәрбайҗан язучысы, дәүләт эшлеклесе һәм табиб Нариман Нариманов белән очрашуы билгеле. Казах рәссамы Нурбәк Жардемов аларның очрашуын сурәткә иңдергән. Әстерхан бүлегендә «Бер шәехнең мөнәҗәте» дип исемләнгән тагын бер картина игътибарны җәлеп итте. Аның исә тарихы болайрак. Тукайның мондый шигъри юллары бар:
И ходай! Мәгълүм сиңа,
тик яхшылыкта касдымыз;
Зикремездер: казы, кузый,
яшь кенә кыз, кымыз...
Билгеле булганча, Әстерханда Тукай рәссам Шәһид Гайфетдиновта кунакта була. Аның энесе Хәнәфине исә татарда белмәгән кеше юктыр, чөнки Тукайның көймәдә төшкән фотосын һәркемнең күргәне бар. Анда Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукай янәшәсендә өченче булып нәкъ шул Хәнәфи Гайфетдинов утыра. Фотоны исә И.Бочкарев төшергән. Боларны ни өчен тәфсилләп сөйләдемме? Арт-пленэрда катнашучыларның нинди катлаулы эшчәнлек алып барганнарын дәлиллисем килде. Хәнәфи әфәнде үзенең истәлекләрендә Әстерханда чакта Тукай янына көн саен берәр дустының килүен язган. Шулай беркөнне гастроль белән Әстерханга килгән Камил Мотыйгый да Тукайны күреп чыгыйм дип Гайфетдинов өенә барган. Хәнәфи бу көнне болай дип искә алган: «Шәһид абый Тукайның берничә шигырен җанландырып күрсәтте. Бу күренешләрне Бочкарев рәсемгә төшерде. Шәһид абый – Хаҗи булып, ә җиңгәм Нурбиби яшь кыз булып киенделәр. Идәнгә җәелгән табынга Шәйхелгали бай биргән ат казылыгы, тутырган каз һәм бер табак кымыз куелды. Бу рәсем соңыннан русча һәм татарча язулы төсле открытка итеп таратылды. Аңа Габдулла Тукайның «Бер шәехнең мөнәҗәте» шигыреннән бер куплет язылган иде». Пленэрга барган рәссамнар бу күренешне үзләре ясап карамакчы була. Әмма нинди төсләр кулланырга соң? Әстерхандагы музейларны йөреп чыгып, шул чор көнкүреш әйберләре белән танышканнан соң картина күз алдына килә һәм сурәткә иңә...
Петербургка сәяхәте турында Тукаебызның истәлекләреннән укып беләбез. «Петербургның сыросте мине вокзалда төшкәч тә, хаҗига ябышкан мөселман кебек уратып алды. Шәһәрдә бер тавыш, шатырдау, дөбердәү юк; үзе караңгы, томанлы; агач түшәлгән урамда, резиновый шинле йомшак фәйтунга утырып барганда, бөтенләй калын киез итек киеп барган кеби буласың. Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бертөсле агач түшәүле урамнар. Конкалар уза. Алардан Самарадагы кеби көләсе килми. Чөнки трамвай да шундук, артындук автомобиль дә!» – дип язган ул. Муса Бигиев кунакка чакырып, бөтен чыгымнарны үзе күтәргән булса да, Тукайның, авыруы көчәюе сәбәпле, кәефсезләнеп кайтканы мәгълүм. «Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын, җөреп булмады: әлеге хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!» – дип уфтана шагыйрь.
Рәссамнар Тукай Петербургта булган йортлар, сукмакларны сурәтләп кенә калмаган, төньяк башкалада фонтан, вокзал, ресторан һ.б. тавышларын яздырып, XX гасыр башын шул рәвешле дә тоемларга мөмкинлек тудырган.
Проектның бер максаты – Тукай маршрутларын булдыру, дип искәрткән идек инде. Шагыйрьнең туган көне билгеләп үтелгән көннәрдә безгә сөенечле хәбәр килеп иреште. Троицкида бу маршрут буенча сәяхәтләрне тормышка ашыралар. «Алтын мирас» татар телен, әдәбиятын һәм тарихын өйрәнү түгәрәге җитәкчесе Гөлшат Шәрипова экскурсовод Юлия Васильева белән бергә татар шигъриятен яратучыларны Тукай эзләре буенча йөртүне 2022 елда булып узган арт-пленэрдан мирас булып калган күргәзмәдән башлап җибәргән (ул вакытта арт-пленэрның чыгымнарын башлыча Троицк күтәргән була, шуңа күрә байтак картиналарны аларга бүләк итеп калдыралар). Аннары җыелган халыкка Тукайның Троицкига 1912 елда дәвалану максатыннан килеп, сәүдәгәр Абдулла Яушев һәм имам Габдрахман Рахманколовта кунак булуын, биредә «Валлаһи» шигырен язуы турында сөйлиләр. Яушевлар яшәгән Октябрьская урамындагы 112 нче йорттагы истәлек тактасын, 2021 елда Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән куелган Чиләбе дәүләт университетының Троицк филиалы янындагы шагыйрь бюстын күрсәтәләр, аның исемен йөрткән татар-башкорт китапханәсенә шагыйрь туган көне уңаеннан һәр елны уза торган чараларга чакырып калалар.
Фән-мәгърифәт, сәнгатьне берләштергән менә нинди зур проект килеп чыккан!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала