Татар кәләпүш һәм түбәтәйләре, нәфис калфаклар, сөлге-тастымал, мендәр тышы, намазлыклар тегү-чигү белән шөгыльләнә торган Казан егете Нурислам Сираҗиның иҗаты бүген күпләргә таныш.

Фотолар – Н.Сираҗиның шәхси архивыннан
– Нурислам, синең укалап, каюлап чигелгән кул эшләреңне күргән кеше соклануын яшереп кала алмыйдыр...
– Еш кына беренче сорау – «Машина ярдәмендә чигәсезме?» – дип яңгырый. «Мондый җепләрне кайдан аласыз?» – дип тә кызыксыналар. «Мине дә өйрәтегез әле», – диләр.

– Укалап чигелгән түбәтәйләрең музей экспонатларын хәтерләтә. Аларны ничек тегәсең, бизәкләрне үзең уйлап табасыңмы?
– Борынгы традиция буенча, кәләпүш-түбәтәйләрнең түбә өлешен кыеклап алтыга бүлгәч, һәр бүлегенә 10-14 сыр-юл салам, барлыгы 60-84 юл килеп чыга. Ул өлешләр уртада кисешеп бер мәркәз хасил итә. Һәрбер юлга, әлбәттә, сүс җебен кертәм, – кәләпүшнең «кабыргасы» шул була инде. Бизәкләрнең кайберсен үзем ясыйм, һәм, әлбәттә, үткән гасырлардан сакланып калган чигү үрнәкләрен дә өйрәнәм.

Кәефемне төшерерлек күренешләр турында сөйлисем килми иде. Әмма бүген милли кәләпүш-түбәтәйләрне тегү традициясенең югала баруы борчый. Мәсәлән, кайбер осталар, эш рәтен җиңеләйтү максатыннандыр, әлеге милли баш киеменең түбә өлешен турыдан гына сыра һәм башка шундый мөһим үзенчәлекләргә дә әллә ни игътибар бирми башлады. Тукымалар арасына синтепон кебек синтетик материал тутырып, кулдан типчемичә, тегү машинасы белән эре генә атлатып чыгу җаен карыйлар. Бу инде чын Казан кәләпүш-түбәтәе түгел…

– Узган гасырда төшерелгән фотосурәтләргә игътибар итсәк, ир-атлар кигән кәләпүш-түбәтәйләрнең төрле зурлыкта булуын күрәсең.
– Мин кәләпүшнең биеклеген 7-8 сантиметрдан биегрәк ясамыйм. Төсләргә килгәндә, кара, куе яшел, зөбәрҗәт, куе зәңгәр төстәге бәрхет тукымаларга өстенлек бирәм.

Хатын-кызлар өчен милли стильдәге баш киемнәре турында сөйләгәндә, соңгы елларда үткән гасырда модада булган «мөгез»- калфаклар, кәттәҗиләр стилендәге баш киемнәре киючеләр артты. Мин музей фондларында сакланган калфаклар үрнәгендә тегәргә һәм чигәргә омтылам. Элеккеге нәфис бизәкләрне торгызу-яңарту эше белән шөгыльләнә алуым үзе бәхет! Мин теккән милли баш киемнәренә Россиянең төрле төбәкләрендә, дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар битараф түгел. Гомумән, Казанга, Татарстанга килгән туристларда да татар түбәтәе зур кызыксыну уята.

– Синең кебек тегү-чигү осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күптер, әйеме?
– Теләгән кешегә ничек тә вакыт табып өйрәтергә тырышам. Чигүнең төрле техникасын үзләштерергә ярдәм итүемне сорыйлар. Бүгенге шаукымлы тормышта мәдәни хәзинәләребезне саклауга өлеш кертә алуыма куанып яшим, шуңа күрә янып эшлим!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала