Яңа ел матур, җылы очрашулар, якты тәэсирләргә бай чаралар белән башланып китте. Татар дөньясында 2026 елның Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе дә күңелне үстерә. Китап укырга яратучылар өчен елның иң беренче көненнән үк «Әдәби марафон» проектында катнашу, яңа әсәрләр һәм аларны язучылар белән танышу, классик әдәбиятны хәтердә яңарту күркәм гадәткә керде.
Әлмәттә Нурания Зиляеваның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе. /Гөлия Җамалиева фотосы.
Әлмәт төбәгендәге «Әдәби марафон»чылар – иң актив китап укучылар рәтендә. Әйдаманыбыз Гөлия Җамалиева барыбызны берләштереп, әледән-әле эчтәлекле чаралар оештырып тора. Шушы көннәрдә генә үзебез өчен янә ачыш ясадык, яңа китаплар белән таныштык, фикер алыштык. Нурания Зиляеваның «Өзгәләнә җаным» китабын (16+) тәкъдим итү кичәсендә бәйрәм рухы тантана итте. Бирегә килгән олыны һәм кечене әдәбиятка мәхәббәт берләштерде. Кызларым да – «Әдәби марафон»чылар. Аларның шушындый милли кыйммәте зур булган чараларда катнашуы – минем өчен бәхет.
Күпме зыялы шәхес җыелган иде Г.Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә үткән кичәгә. «Кызыл каурыйлар» иҗади берләшмә җитәкчесе, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гүзәлия Галләмова, башкалабыз Казаннан – шагыйрә Наилә Гаффарова, «Туган як» клубы җитәкчесе – Зәрия Хәбипова, «Умырзая» ансамбле һәм Әлмәт районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Локманова, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе әгъзалары яңа китап авторын котлап, шигырьләрен укыды, изге теләкләрен җиткерде. Шамил Хановның интернет мөмкинлекләрен кулланып ясаган котлау видеосы, шигыре дә очрашуның күркәм бизәге булды. Кичәнең герое Нурания Нургазиз кызының оныгы Ясминә, барысын да шаккатырып, Коръән сурәләре укып, әтисенә багышланган шигырь сөйләде. Нурания ханымның Чаллыда яшәүче бертуган сеңлесе Рәзилә Шәңгәрәева да каләм тибрәтә, аның иҗат җимешләрен дә апасы китапка керткән. Кичәдә исә Рәзилә ханым үзе язган «Тормыш – мизгел...» шигырен бүләк итте.
Нурания Зиляева – киң кырлы сәләт иясе! Милләтебезнең асыл хатын-кызларыннан. Аның иҗаты белән ныклап танышуны үзебезгә максат итеп куйдык. Бигрәк тә балалар, әлеге җылы очрашуда яңа китапны кочаклап, яраткан шагыйрәләре белән фотога төште, өйгә бәхет кошын тоткандай куанып кайтты. Без – өлкәннәрнең дә мондый чараларда, дөнья мәшәкатеннән беразга булса да арынып, күңелләребез сафланып кала!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала