Рамазан аенда ТР мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендәге «Батырлар терәге» ресурс үзәге Казанның «Билал» мәчетендә МХОда катнашучыларны, аларның хәләл җефетләрен чакырып ифтар мәҗлесе үткәрде.

«Батырлар терәге» ресурс үзәге агитация-реабилитация бүлеге җитәкчесе Рүзәл Гыйниятуллин. /Р.Минһаҗ фотосы.
Бу кичтә ресурс үзәгенең агитация-реабилитация бүлеге җитәкчесе Рүзәл Гыйниятуллин белән гәпләшеп утыру үзе бер сабак, үгет-нәсыйхәт булды.
– Мин 2023 елда ике аяксыз калдым, – дип сөйләде Рүзәл Гыйниятуллин. – Запорожье өлкәсендә булды бу хәл. Тәнем югалтуларга дучар булса да, рухым сынмады. Берничә операция кичерергә туры килде. Аякларымнан мәхрүм калгач, алга таба ничек яшәрмен дип курку баскан иде. Аллаһка шөкер, әүвәлге үләсе килү теләген яшисе килү теләге алыштырды. Баштагы мәлдә кыен булды. Хәмерсез дә торып булмый кебек, хәмердән дә туйдым, – дип сөйләде Рүзәл. – Аллаһы Тәгалә мине туган ягыма кайтып үлсен дип исән калдырганмыни соң, дигән уй башыма еш килде. Авыр көннәрдә туганнар, якыннарым көч биреп, хуплап торды. Казандагы «Бестужев» тернәкләндерү үзәгендә ике ай дәваландым. Әлеге үзәк белән хәзер дә элемтәдә торам.
Кайбер егетләр фронттан яраланып, гарипләнеп кайткач, үзләрен кызганып, эчүгә сабыша. Янәсе, онытылып торалар. Җәннәткә юл тәмугка барган кебек катлаулы, бормалы-бормалы, тәмугка юл җәннәткә баргандай ансат, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Үзеңне үзгәртү кыен икән, димәк, дөрес юлдан барасың. Хәзер күңелем белән Аллаһы Тәгаләгә сыенам. Акчага табынсаң, акча белән сыналасың, хатын-кызга табынсаң, хатын-кыз белән сыналасың, диләр. Акча – кесәдә, хатын-кыз – янәшәдә, Аллаһы Тәгалә күңел түрендә булырга тиеш.
Мине әбием тәрбияләп үстерде, аның догалары саклады. Яралангач, аяксыз калгач, Аллаһ миннән читләште, дип Раббыбызга үпкәләп йөргән идем, үз гамәлләрем, мөгамәләм белән мин үзем Аннан читләшкәнмен икән. Инвалид булсам да, мин – бәхетле кеше. Аяксыз калсам да, өметемне, Аллаһка, кешеләргә ышанычымны югалтмадым. Ни гаҗәп: дүрт саны исән-сау булып та күпме кеше тормыштан зарлана, өметсезлеккә бирелә. Иртә белән җылы түшәгеңдә уянгансың икән, әлхәмделилла, диген.
Хәзер мин җомга намазларын калдырмаска тырышам. Нинди генә вәзгыятькә тап булсам да, Аллаһка тапшырдым, шулай язгандыр; ислам кануннары кушканча яшәргә кирәк, дим. Беренче никахымнан кызым бар иде. Яраланып кайткач, гаилә хәлем катлауланды, аерылыштык. Миңа утыз гына яшь бит әле. Менә кабат өйләндем. Хәзер бәби көтәбез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала