Республикада Уку өчен 4 минут

Яугирләр эзеннән

29 майда Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында, конгрессның Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, Татарстан төбәкчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә берьюлы ике төбәк – Оренбург һәм Самара өлкәләре төбәк тарихчылары тарафыннан нәшер ителгән яңа хезмәтләрне тәкъдим иткән түгәрәк өстәл булды.

 

Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар. /tatar-congress.org, Р.Минһаҗ фотолары.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Монда милләт өчен җан аткан, бернинди хезмәт хакы алмыйча, халыкка хезмәт иткән затлар җыелды. Сез архивларда утырып, бик күп оешма, учреждениеләр белән элемтәгә кереп, иганәчеләрне җәлеп итеп, үз акчагызны да кушып, туган як тарихын өйрәнеп, аны китап итеп бастырып, татарларыбызда милли үзаңны уятасыз. Яшь буын күңелендә милләтпәрвәрлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүнең бик отышлы юлы бу», – дип, туган як тарихын өйрәнүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерде. Альберт Борһановның: «Сезнең күп кенә хезмәтләрегезне профессиональ тарихчылар да бик теләп файдалана. Бу хезмәтләрдә шактый гына ачышлар, кызыклы фикерләр бар. Фән әһелләре үз хезмәтләре өчен хезмәт хакы алса, сез бушка эшлисез, изге эш башкарасыз», – дип белдерүе дә төбәкчеләр күңеленә сары май булып яткандыр.

 

 

 

Шактый озакка сузылган утырышта рәхмәт хатлары, бүләкләр, күкрәк билгеләре байтак өләшенде. Хәер, монысы да урынлы. Айлар буе «энә белән кое казуның» нәтиҗәсен күрү, бәяләүләре дәрт-дәрман өстәми калмас.

 

 

 

Ул көнне оренбурглылар Бөек Ватан сугышының шанлы һәм фаҗигале сәхифәләрен яктырткан, Оренбург өлкәсендәге милләттәшләребезнең сугышта җиңүгә керткән өлешенә багышланган «Один народ – одна победа» (16+) (авторлары – Әнвәр Искәндәров, Альмира Омарова, Әлфия Абдулхаликова, Нур Хөсәенов), «Карагуҗа авылы тарихы» (16+) (авторлары – Розалия Маниева, Люция Таҗетдинова, Альмира Омарова), Оренбург җиренең күренекле рәссамы Нәбил (Нәбиулла) Ишмөхәммәтовның шактый катлаулы тормыш һәм иҗат юлын яктырткан «Врата вечности» (16+) (авторы – Марат Алиев) дигән хезмәтләрне; самаралылар Шентала районының Карабиккол һәм Татар Әбдекәе авыллары тарихын тасвирлап бирүче «Два села – одна судьба» (16+) (авторы – Шамил Галимов) китабын, Самарада өч айга бер чыгучы «Татары России» журналын (16+) тәкъдим итте.

 

 

ЭЗТАБАРЛАР ӨЧЕН БЕР ӨЛГЕ

 

Әлеге хезмәтләрдән аеруча әтрафлы, тәэсирле булгангамы, Бөек Ватан сугышының тетрәндергеч мизгелләрен күзалларга мөмкинлек бирә торган «Один народ – одна победа» хезмәтенә аерым тукталасы килә. Миңа калса, бу китап барча төбәк тарихчыларыбыз өчен өлге саналырга хаклы. Авторлар анда алларына зур максат куйган: әлеге тиңдәшсез сугышта кан койган каһарман милләттәшләребезнең кайсы җирләрдә сугышканын, нинди хәрби дәрәҗәдә булганын, нинди батырлык кылганын, шуның өчен нинди орден-медальләр белән бүләкләнгәнен ачыклаган, Советлар Союзы Геройлары, Дан ордены тулы кавалерлары, Герой исеменә тәкъдим ителеп тә ала алмый калганнарның язмышларын ачыклап, исемнәрен мәңгеләштерү өчен ни-нәрсә эшләнгәнлеген белешкән.

 

 

Оренбургның татар төбәкчеләре милләттәшләрнең Бөек Ватан сугышындагы батырлыгын китапта мәңгеләштерде. 16+

 

 

Тәгаен алганда, Нур Хөсәеновның сөйләвенә караганда, татар милләтеннән 136 офицер-командир булуы, 1500дән артык яугиребезнең орден-медальләр белән бүләкләнүе ачыкланган, 21 кешенең партизан отрядлары сафында көрәшүе тәгаенләнгән. «96 татар хатын-кызының нинди каһарманлыклар кылганын ачыклап, тасвирлап бирдек. Бу санны әйткәндә мин әле хәзер дә тетрәнеп куям», – дип сөйләде Нур әфәнде.

 

 

Марат Алиевның рәссам Нәбил Ишмөхәммәтовка багышланган китабы дөнья күрде. 16+

 

 

Дөрес, татар исем-фамилияләре рус кешесенә шактый ят, аңлаешсыз тоелганга, документларны тутырганда байтак кына батырларыбызны бутаганнар. Әйтик, Сәгыйтов Сабит Салих улын Сабитов Сәгыйть Сәгыйт улы дип язганнар. Аларның орден-медальләрен берсеннән алып икенчесенә язганнар. «Әйтик, “Кызыл Йолдыз” орденын берсеннән алып икенчесенә язып, дөреслекне тергезергә туры килде. Әсирлектә булганнарны ачыклаганда да бик нык тырышырга кирәк булды», – дип сөйләде Нур Хөсәенов. Әнә Новосергеевск районының Әхмәр авылы тумасы Корбан Абдул улы Иткулов турында китап язып була, бу егет Советлар Союзы Геройлары исемлегендә булырга тиеш, дип исәпли ул. Корбан Иткулов данлы сугышчан юл үткән. Ике мәртәбә (1943, 1944 елларда) «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. III дәрәҗәле Кутузов, III дәрәҗәле Суворов орденына лаек булган. 1945 елны аңа Невский ордены тапшырганнар. Моннан тыш, авыл егетенең бик күп медальләре бар.

 

 

Шамил Галимов Самара өлкәсе Шентала районының Карабиккол һәм Татар Әбдекәе авыллары тарихы турында китап язды. 16+

 

 

Гариф Макаев кавалерия полкына җитәкчелек иткән. Укчылар дивизиясенә җитәкчелек итүче Бари Сөләйманов беренче медален полк байрагын саклап калганы өчен алган. Орскидан Хәмит Вәлишин взводы, өч бронетранспортерга каршы чыгып, батырларча һәлак була. Бер бронетранспортерны Хәмит үзе яндыра.

 

 

Фәйзелхак Ислаев белән Рәшит Минһаҗ Оренбург өлкәсе Әсәкәй районының Солтангыл авылы тарихын язып бастырды. 16+

 

 

Китапта яугирләр белән фронтның алгы сызыгында бергә булган, сугышчыларга бәһа биреп бетергесез ярдәм күрсәткән атлар һәм этләр турында да мәгълүмат бар. Бу урында авторларны төбәкчеләр дип кенә түгел, эзтабарлар дип атау да дөрес булыр иде. Авторлар яралы атларны дәвалаган мал табибы Мәхмүт Байтирәковның исемен ачыклаган. Атын үрнәк караганы өчен, Гаматдин Юлдашевны медаль белән бүләкләгәннәр. «Өч партизан отряды командирын табу-ачыклау насыйп булды. Әнвәр Садыйков белән Лотфи Габбасовның фотолары бар. Өченчесенең – юк. Боларның фотосурәтләрен күрсәтеп, мәктәпләрдә укучыларга үрнәк итеп куярга кирәк», – дип тәкъдим итте авторлар.

 

Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләрнең дүрт аяклы тугры дуслары – этләр алгы сызыктан 700 меңнән артык сугышчыны тартып алып чыккан. Әйтик, Зөфәр Гайсин белән Госман Хәкимов этләре белән сугышка керә. Авыр яралангач, Зөфәр Гайсинны ике эт госпитальгә хәтле тартып алып бара. Сугыштан соң ул балаларына, минем гомеремне этләр саклап калды, дип сөйли торган булган.

 

Француз подпольесында фашистларга каршы көрәшкән Гариф Маликов әсирлектә чагында берничә мәртәбә Муса Җәлил белән күрешә. Гариф абыйның архивы улында саклана икән. Батыр партизан турында ул шактый күп мәгълүмат биргән.

 

 

ТАШТАКТА БУЛСА ДА КУЙЫЙК

 

Артиллерияче Рәшит Ризванов, фашистларга ата-ата снарядлары беткәч, үзен чолгап ала башлаган фашистларга каршы пулеметын күтәреп чыгып, һәлак булган. Махсус йомышны үтәгән артиллерияче Җәүдәт Бакиров, фашистлар чолгап алгач, һәлак буласын белә торып, үз өстенә ут яудыруларын сораган. Сорочинск-Сарыктан капитан Әхмәтҗан Мифтахетдинов, дошман чолганышында калгач, артиллериясен 360 градуска борып (мөмкин булмаган диярлек хәл бу) каршы торырга тырышкан.

 

Разведчик Мидхәт Галләмов дошман тылына берүзе бара торган була. Фашистларның җиңел машиналарын «эләктереп» кайткан. Аны «Шустряк» дип йөрткәннәр. Берүзе ике мәртәбә, якаларыннан тотып, документлары белән бергә немец офицерларын тотып алып кайта. Өченчесендә һәлак була.

 

Татар ат яраткач, тимер атларны – машиналарны да яраткан. Татарлар арасында шоферлар да күп очрый. Шунысы кызык: фронтта алар орден-медальгә караганда да «Отличный шофер» дигән билге-значокны өстен күргән, яратып тагып йөргән. Чөнки бу һөнәри осталыгыңны күрсәтүче горурлык-билге булган. Хәлил Садретдинов белән Газизулла Монасыйповка шундый бүләк тапшырганнар.

 

Очучылар – Новокучумоводан Хәсән Бакыев, Орскидан Гомәр Әхмәтов белән Рәшит Биккулов, Татар Каргалысыннан Хәмит Кәримов кебек лачыннарыбыз – «ас», ягъни очлы күзле, мәргән егетләр.

 

– Оренбургтан Хәмит Мөхәммәтов, Никольскоедан Вахит Хәлилов кебек батыр танкистларыбыз ачыкланды. Аерым алганда, Татар Каргалысыннан Шамил Рәкыйпов идарә иткән танкка ут капкач, пистолетыннан ата-ата, каршылык күрсәтә, фашистлар чолгап алгач, үз-үзен гранатасы белән шартлата. Татар Каргалысы авылы депутатларына, бу егеткә Россия Герое исеме бирелергә тиеш, дигән ачык хат белән мөрәҗәгать иттек. Без, төбәкчеләр, аңа таштакта куйдыртуга булса да ирешергә тиеш, – дип тәмамлады чыгышын Нур Хөсәенов.

 

– Сугыш вакытында Мәскәү, Ленинград күген татар-башкорт кызларыннан торган зенитчылар гына саклаган. Оренбургтан зенитчы татар кызлары очрадымы? – дип кызыксынды шунда тарихчы Тәэминә Биктимерова. «Берничә зенитчы кызыбызны ачыкладык. Аларның исем-фамилияләре китапта бар», – дип җавап бирделәр аңа.

 

ШТРАФНИКЛАР, ӘСИРЛӘР

 

 

Сөйләшүгә тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев та кушылды. «Әлеге китапта мин рецензент буларак катнаштым. Монда мәкаләм дә бар. Күптән түгел без журналист Рәшит Минһаҗ белән икәү Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районындагы Солтангыл авылы тарихын язып бастырдык. Шунда Солтангылдан фронтка киткән егетләрнең ничек сугышканы күрсәтелде. Авылдан өч йөзгә якын кеше сугышка киткән. Шуларның берсе турында гына әйтәсем килә. Күп китапта штрафникларның ничек сугышканы турында бер сүз дә юк. Менә бу авылда бер штрафниклар ротасы командиры туып үскән», – дип, тарихчы шушы авыл тумасы Идрис Насыйровның сугышчан юлын бәян итте.

 

19 яшьлек Идрис сугышка 1941 елда алына. 1942 елның башында беренче сугышка керә. Бер һөҗүм вакытында ул, шуышып килеп, дзотка граната тондыра да, бәреп кереп, фашист пулеметын тартып алып, үзләрен кыра башлый. Батыр егет икән, дип моңа сержант званиесе бирәләр дә отделение командиры итеп куялар. Шулай батырларча сугышканын күреп, кече лейтенант званиесе бирәләр дә, штраф ротасына җитәкчелек итүне тапшыралар. Аптырарсың: бу егет сугышның башыннан алып ахырына кадәр штрафникларга җитәкчелек итә. Бернинди яра-мазар алмыйча, исән-сау әйләнеп кайта. Бу агай сугыштан соң, сиксәненче елларга кадәр, Әсәкәйдә – район үзәгендә бухгалтер булып эшли. Менә шундый кызыклы, гыйбрәтле очраклар бар.

 

«Монысы инде үземә кагылышлы гыйбрәтле очрак», – дип, Фәйзелхак ага үз әтисе мисалына да тукталды. Габделхак Ислаев 1941 елның 15 июлендә сугышка киткән. Сержантлар әзерләү курсын бетергәч, отделение командиры булып, Мәскәүне саклаган. Аннары корабка утыртып, аларны Севастопольгә озатканнар. Анда әсирлеккә эләккән. Ел ярым тоткынлыкта булып, иреккә чыккач, тагын сугышка җибәрелгән. Хатыны шушы вакытта ике мәртәбә, «хәбәрсез югалды», дигән хәбәр алган. 1945 елның февраль аенда ире сәләмә киемнән, яралы килеш өенә кайтып керә. Ул кайткач, өч малай туа. «Әтинең бернинди орден-медале дә юк. Әле әсирлектә булганы өчен “халык дошманы” ярлыгы тагалар. Авылда колхозга каравылчы итеп тә алмыйлар. Сугыш сәхифәләрен бәян иткәндә зур батырлар хакында гына түгел, менә мондый кешеләр турында да язарга кирәк», – дип тәкъдим итте галим.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи