Республикада Уку өчен 2 минут

ЯКТЫ, ЯХШЫ КЕШЕ ИДЕ

Һич көтмәгәндә, уйламаганда «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров арабыздан китеп барды. Аңа нибары 47 яшь иде. Йөрәге түзмәгән, диләр. 3 июньдә Казанның «Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме булды.

 

Журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Рәшит улы Сабиров (1979-2026).

 

 

– Кадерле хезмәттәшләр, көтмәгәндә, аяк өстендә чагында дустыбыз, хезмәттәшебез Радик арабыздан китте. Кичә кич, әти-әнисен театрдан каршы алганда, машинада утырган җиреннән вафат булган ул. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире шулай булгандыр инде. Ул тулысы белән эшкә бирелеп, янып яшәде. Эшен яратып, иртәдән кичкә кадәр, ялсыз көч куйды. Ул чын, зур журналист иде. Әлбәттә, бу – әйтеп бетергесез, зур югалту. Ул иң актив вакытта, иң булдыра торган вакытта китте. Бүген монда журналистлар гына түгел, спортчылар, дуслары, туганнары, якташлары бар. Бүген без аны туган җиренә – Аксубай районына озатабыз, – дип «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хушлашу мәрасимен ачып җибәрде һәм сүзне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә бирде.

 

 

М.Захаров фотолары.

 

 

– Әле кичә генә Радик арабызда иде. Шушылай хушлашырбыз дип кем уйлаган... Татар журналистикасында аның кебек төпле, тыйнак кеше башка булдымы икән?! Ул безгә һәрвакыт җитмәячәк. Аның сыман кешене кайдан табарбыз?! Бу югалтуны күз алдына китерү дә кыен. Урының җәннәттә булсын, Радик дустыбыз! – дип хушлашты мәрхүм белән Айдар Сәлимгәрәев.

 

 

 

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов чыгышында: «Бүген иртән бу хәбәрне ишеткәч, түзмәдем, еладым. Радик безнең өчен редактор, журналист, иҗат кешесе генә түгел, дустыбыз иде. Бик сәләтле кеше дип мин аңа гел сокланып карадым. Аңа карап матбугатның, татар сүзенең киләчәге бар, дип фикер йөрттем. Аның үлем хәбәрен ишеткәч, киләчәккә өметнең бер җебе өзелде. Аны алыштырып булмый. Чөнки ул халык, милләт, журналистикабыз өчен тәүлегенә 24 сәгать эшләде. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә эштә иде. Татар халкы, журналистика өчен зур югалту бу!» – дип белдерде.

 

 

«Радик журналист кына түгел, бик актив спорт сөюче, милли көрәшне яратучы кеше иде. Аны озатырга бик күп спортчылар килгән», – дип, Шамил Садыйков шулар исеменнән сүзне Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка бирде.

 

 

– Хөрмәтле җәмәгать, Радик дустыбыз спортчылар, бигрәк тә көрәшчеләр өчен бик якын кеше иде. Һәрвакыт елмаеп, ачык йөз белән каршы алды, татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне эшләде. Радик соңгы 20 елда бу өлкәдә бик актив булды. Бер генә көрәш ярышы да – Татарстан беренчелеге, Муса Җәлил турниры, башкалары да аннан башка узмады. Ул һәр көрәшчене якыннан белергә, яулаган үрләрен яктыртып барырга тырышты. Дуслары белән безнең көрәшчеләр турында бик күркәм китаплар чыгарды. Миңа ул һәрвакыт ярдәм итте. Үлем үкенечсез булмый, диләр. Без аның кебек булырга, тырышып эшләп, үзебездән соң якты эз калдырырга тиеш. Радик, без сине һәрвакыт күңелдә тотып, турнирларда искә алып, исемеңне мәңгеләштерүгә өлешебезне кертербез дигән өметтә калам, – дип ул күңел түрендәге хисләрен җиткерде. БДТРК нең республика филиалы - «Татарстан» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «Ватаным Татарстан» газетасының элекке баш мөхәррире, Аксубай районы якташлар җәмгыяте вәкиле Гөлнара Сабирова, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин, филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллинның җәмәгате Фәүзия ханым, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, «Шәһри Казан» газетасы редакциясе хезмәткәре Илдар Габидуллин, Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылыннан якташы Алсу Нәҗмиева да кайгылы, үкенечле хисләре белән уртаклашты.

 

– Радик дустыбыз – бу Җиргә үз миссиясе белән туган кеше. Әлеге миссияне ул җиренә җиткереп үтәде. Мин аның кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем. Зур эшләр башкарса да, беркайчан шапырынып, күкрәк кагып йөрмәде. Мин аның бервакытта да тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Бик сабыр, бик тыныч, үз эшен шау-шу күтәрмичә генә башкара торган кеше иде. Ул иҗатта экспериментлардан курыкмады, татар сүзен мөмкин булган бөтен ысул белән киң катлау халыкка җиткерүгә бөтен көчен куйды. Аның арабыздан китеп баруына әлегә кадәр ышана алмыйм (Фирдүс Гыймалтдинов).

 

– Кичә генә аралашкан дустыбыз Радикны югалту – зур кайгы. Биредә Радик турында әйтелгән барча сүзләр рас. Татарстан журналистлары арасында ул спорт юнәлешен югары күтәрергә теләде. Татар теле факультетында уку, укыту аның канына сеңгән. Ул миллилек белән һөнәрилекне тигез дәрәҗәдә алып бара белде, җаваплы, ышанычлы булды. Радик дустыбыз, урының җәннәттә булсын! Һәрвакыт йөрәк түрендә каласың. Тыныч йокла! (Илназ Фазуллин).

 

– Биредә Радикның якташы буларак, Аксубай районы якташлар җәмгыяте исеменнән әйтәсем килә. Безнең районыбызның бик талантлы һәм тыйнак улы иде ул. Радик бернәрсәдән курыкмады, кызларын, тормышны өзелеп яратты. Үзен матбугатта, фәндә, иҗатта, спортта да күрде. Шушы кыска гомерендә үзеннән соң якты эз калдырды. Аксубай бүген үзенең мәрхәмәтле, кешелекле, талантлы улын соңгы юлга озата. Радик, без сине онытмабыз! Рухың – шат, урының җәннәттә булсын! (Гөлнара Сабирова).

 

– Мин университетта 1967 елдан бирле эшлим. Бу чорда миңа бик күп студентны күрергә туры килде. Күпләр арасыннан Радик Сабиров аерылып тора иде. Ул студент чакта ук әдәбиятны, халкыбыз тарихын яратты. Чын мәгънәсендә милләт улы иде. Укуны тәмамлагач, Тәлгат Галиуллин җитәкчелегендә якташы, шагыйрь Хәсән Туфан иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе язды. Ул – журналистларның, милләтпәрвәрләрнең үрнәге. Без татар өчен, аның теле, мәгарифе, матбугаты өчен көрәшкән мондый кешеләрне онытмаска тиеш (Хатыйп Миңнегулов).

 

– Мөхтәрәм җәмәгать, рәхимсез үлем безнең арабыздан Радикны алып китте. Әлбәттә, безнең өчен бу тетрәндергеч хәбәр булды. Инде Радик Сабировның журналист буларак эшчәнлеге турында байтак әйтелде. Радик – филология фәннәре кандидаты. Әле ул безнең студентларыбызны укыту эшчәнлеген дә алып барды. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге тырыш, әзерлекле укытучы буларак беләм. Нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, без аңа мөрәҗәгать итә идек. Ул һәрвакыт башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Без аңардан беркайчан да «юк», «булмый» дигән сүзне ишетмәдек. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Радик! Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын! (Рәдиф Җамалетдинов).

 

Хушлашу мәрасиме ахырында Радик Сабировның якташы, Аксубай районы Иске Ибрай авылы тумасы, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Коръән аятьләре укып, дога кылды.

 

Мәрхүмнең җәсәден, әтисе Рәшитнең туган авылы зиратына – Яңа Үзи авылы каберстанына алып кайтып, җир куенына иңдерделәр.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи