Республикада Уку өчен 4 минут

Динне Аллаһ саклый, милләтне?..

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында милли-рухи яшәешебезне саклап калу юллары барланды.

 

Җыенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, рухи иминлегебезне кайгыртучылар – мөфтият башлыклары, имам-хатыйблар һәм дин гыйлеме бирүчеләр катнашты. /tatarstan.ru фотолары.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 15-17 май көннәрендә республикабызда уздырган XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында фикер алышуның әһәмияте, үзенчәлеге нәрсәдә булды? Рухи иминлегебезне кайгыртучылар бу изге юлда нинди хезмәтләр кыла да, алга таба ни-нәрсә эшләргә тәкъдим итә?

 

 

Мигель Анхель Моратинос.

 

 

Сәяси яктан, әлбәттә, быелгы җыен беренче чиратта Казаныбыз Ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп тәгаенләнгән елда – 2026 елда уздырылуы белән истә калды. «Россия – Ислам дөньясы: Казан-Форум» кысаларында үткәрелгән әлеге чарада Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратиносның катнашуы да җыенның дәрәҗәсен күтәрде. «Кызганыч, дөньяның күп кенә төбәкләрендә сездәге кебек татулык юк. Байтак җирдә исламны дөрес аңламыйлар, кабул итмиләр; исламның Көнбатыш файдасына нинди гамәлләр кылуын оныталар. 2026 елның апрелендә без үзебезнең Испаниядә, Кордовада мәшһүр ислам галиме Ибне Рушдның 900 еллыгын бәйрәм иттек. Ул үз вакытында бөек грек философлары Аристотель, Платонның хезмәтләрен гарәпчәгә тәрҗемә итеп саклап калган. Тик соңгы чорларда исламның геосәяси әһәмияте кимеде, – дип, ул мондый карашның зыянын аңлатты. – Хәзер күпләр, цивилизацияләр туа, үсә, бетә, дип уйлый; ләкин цивилизацияләр юкка чыкмый, алар, бер рәвештән икенче рәвешкә күчеп, яшәвен дәвам итә. Көнбатыштагылар, безнеке соңгысы, иң яхшысы, дип карый. Мөселманнар бетмәгән. Аларның бер өлеше менә бу залда утыра».

 

 

 

– Ислам ул – мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү, дөреслек дине. Мин, Цивилизацияләр альянсының югары вәкиле буларак, моны күрсәтергә тырышам. Без XXI гасырда күпьяклы, күп төрле көч үзәкләрендә яшибез. Бу гасыр – төрле цивилизацияләрнең бердәмлегенә китерәчәк гасыр, – дип сөйләде Мигель әфәнде пленар утырышта һәм киләчәккә өмет белән каравын җиткерде.

 

БЕЗ – БОРЫНГЫ, ТӨП ХАЛЫК

 

Милли тормыш, яшәешебезне саклауда, әлбәттә, иң зур таянычыбыз, төпле нигезебез – рухи-милли мирасыбыз ул. Шул бәһасез хәзинәне саклау, таныту өчен мөфтиләребез нәрсә тәкъдим итә, ниләр кыла? РФ мөселманнары Диния нәзарәте бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Мәрҗани, Фәизханов, Гаспралы, Буби, Биги, Баруди, Фәхреддин фәнни укулары уздыра; «Хөсәен Фәизханов мирасы», «Ризаэддин Фәхреддин мирасы», «Муса Бигиев мирасы» дип аталган китап серияләре чыгара. Быел Мәрҗани мирасына да алындык (РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин).

 

Татарстан Диния нәзарәте 2013 елда «Darul-kutub» электрон ислам китапханәсе булдырды. Анда татар дин галимнәренең 1918 елга кадәр бастырылган китаплары цифрлаштырып куела. Хәзерге вакытта фондта 2200 иске китап бар. Күптән түгел китапханәгә өстәмә керттек. Анда галимнәребезнең инкыйлабка кадәр матбугатта чыккан мәкаләләре урын алды. Бу – 13 меңнән артык язма. Теләгән һәркем сайтка кереп аларны бушлай укый һәм күчерә ала (ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин).

 

Россия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов исә: «Гаилә – милли үзенчәлекнең төп терәге ул. Татар халкын саклап калу, киләсе буыннарга телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне тапшыру өчен күп балалы, ныклы гаилә – бәяләп бетергесез казаныш кына түгел, яшәешебезнең шарты ул», – дип, Чувашиядә ике дистә еллап үткәрелеп килә торган «Буыннар чылбыры» гаиләләр җыены үрнәгендә, Бөтендөнья татар конгрессына ел саен Казанда Бөтенроссия татар гаиләсе җыены уздырырга тәкъдим итте (Чувашиядәге мөселманнарыбыз әлеге җыенда 50-60-70 ел бергә яшәгән парлар һәм яшь гаиләләрне – дүрт буынны бергә җыеп, гаиләләрнең озын гомерле булу серләре белән уртаклаша).

 

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов «Россия Дәүләт Думасы депутатлары законнар кабул иткәндә барча диннәрнең, шул исәптән исламның үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга тиеш», – дигән мөрәҗәгать белән чыккан РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинне хуплады, барча мөфти, имамны милләткә хезмәт кылуда бердәм булырга чакырды. Аның: «Без татарлар Россия буенча чәчелмәгән, илебезнең төрле төбәкләрендә нигез-төп халык булып яшибез, без монда борынгы халык», – дип искәртүе дә бик урынлы. Югыйсә, кайбер имамнар үзләрен, тупланып яши торган халык, диаспора, дип кенә исәпли башлады. Чираттагы җан исәбе алу килә дә җитә, бу чынбарлыкны имамнарыбыз нотык-вәгазьләрендә халыкка даими җиткереп торсын иде.

 

«Без, мөфтиләр, имамнар буларак, бер-беребезгә терәк булырга тиеш. Кайвакыт бер-беребезне тәнкыйтьлибез. Бу – табигый. Хәтта сәхабәләр дә бәгъзе мәсьәләләрдә килешеп бетмәгән. Әмма бу хәл дошманлыкка, нәфрәт тууга китермәскә, бер-беребезгә сәлам бирмәү хәленә төшермәскә тиеш. Бу – исламда булган кешенең сыйфаты түгел», – дип Нәфигулла хәзрәт дус-тату торырга, бер җәмәгать, бердәм милләт булып яшәргә өндәде.

 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта җавап сүзе белән чыгыш ясаганда бу моментны да искәртеп китте: «Әйе, дөрес әйттегез: кайбер мәсьәләләрдә фикерләр туры килмәскә мөмкин. Әмма без бер-беребезне дошман күрмәскә, аңлашылмаучылыклардан югарырак торырга, бәхәстән соң, утырып, мәсьәләнең уңай чишелеш юлын табарга тиеш. Менә шундый урын – безнең Казаныбыз, Болгарыбыз».

 

– Сез имамнар зур эш башкарасыз – милләтебезнең яшәеше, үсешенә зур өлеш кертәсез. Бүген глобальләшү чорында без кемгәдер таянырга, кем беләндер эшләргә тиеш. Халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле, иң уңай юлы – мәчетләребез, имамнарыбыз аша эшләү. Без моны тоябыз, күрәбез. Әлеге зур эшне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкли. Конгресс дин әһелләребез, төбәкләр белән яхшы элемтәдә. Бу хәл безнең көчне, бердәмлекне күрсәтә. Һәммәгезгә зур рәхмәт! – дип республика Рәисе җыенга килгән дин әһелләренә хөрмәт хисләрен җиткерде һәм бер төркем дин башлыкларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

АБЫСТАЙЛАР КҮБРӘК ХЕЗМӘТ КУЯ

 

Пленар утырыш тәмамлангач, төштән соң уздырылган секцияләрдә – бәхәсле мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыкларында да теләк-тәкъдимнәр, өндәмә-чакырулар күп булды. Дин әһелләребез биш төркемгә бүленеп «Хәләл өлкәсендәге бүгенге вазгыять», «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф», «Иске имля – язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар», «Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту», «Дин, милли мәдәният, туган тел һәм гаилә казанышларын саклауда татар хатын-кызларының роле» дигән темаларны алып, уртага салып тикшерде.

 

Миңа шуларның берсендә – дини-милли мәгарифне энә күзеннән үткәргәнендә катнашу насыйп булды. Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре мәчете имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев анда: «Динне Аллаһы Тәгалә үзе саклый, без милләтне саклаучы булырга тиеш», – дип баштан ук милли моңнарны кайгыртуны үзәккә куйды. «Хәзер мәдрәсәләрдә татар егетләре күп түгел. Бүген шәһәрләрдә укыту русчага күчеп бара. Абыстайлар муллаларга караганда да күбрәк хезмәт куя. Алар онлайн булса да укый. Шөкер, сериалларны түгел, интернеттан бирелгән дин сабакларын тыңлыйлар, шул хакта гәпләшәләр. Үзебезгә лаеклы алмаш тәрбияләргә кирәк», – дип ул төп темаларны билгеләде, Әлбәттә, лаеклы алмаш дигәндә хәзрәт мөселман-татар җәмәгатен күздә тота.

 

Дини-милли мәгариф мәсьәләре хакында мәдрәсә җитәкчеләреннән дә хәбәрдаррак затлар юктыр. Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллияте директоры, Башкортстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Җәмил Хәлирахманов: «Миңа, шәкертләрдән ярдәмче кирәк, дип мөрәҗәгать итүче имамнар аз. Үзебезгә алмаш әзерләү өчен имамнар нәрсәдер эшләргә тиеш ич инде. Әлбәттә, шәкертләрнең кимчелеге бар: алар әле яшь, тормыш тәҗрибәләре бик аз. Өметле егет бар икән, аны укырга җибәреп, укып бетергәч үзеңә эшкә алырга кирәк. Син бу чыгымнарны 2-3 елга үз финанс балансыңа салып куярга тиешсең. Һәр шәкерт милләтебезгә кадерле булырга тиеш. Кимчелеге булса да, сөйләшеп-аңлатып, аны тәрбияләп үстерергә кирәк. Яшь дип куып җибәрү ансат. Кайбер имамнар бар: читтән килгән халыкны җыя, үз тирәсендә татар-башкорттан бер ярдәмчесе дә юк. Болай булмый ич инде», – дип үтә четерекле мәсьәләне күтәрде. Әйе, дини мохитебездәге бик күңелсез күренеш бу. Әле яхшы хәтерлим: Свердловск өлкәсендәге бер иганәче Казаныбыздан РИУны тәмамлаган бер егетне алып китеп үз шәһәрләрендә төзеткән мәчеткә имам-хатыйб итеп билгеләттергән иде. Егет анда ун елдан артык хезмәт куеп, үз урынында таҗик егетен калдырып башкалабызга әйләнеп кайтты. Дистә ел эчендә үз вазифаңда калдырырлык бер татар егете табып, укытып кайтарырга булгандыр, югыйсә. РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дә, Әстерхан өлкәсе мөфтие сәламәтлеге начараю сәбәпле ялга киткәч, аның урынына дин башлыгы итеп казах кешесен билгеләве аңлашылып бетми. Алар да яхшыдыр, ышанычлыдыр, шикләнмим. Әмма бик тырышып эзләгәндә Әстерхан җирендә үз татарыбыз арасында да мөфти вазифасын башкарырлык бер мөселман-татар кешесе табылмый калмас иде. Миңа калса, монда ышаныч, тугрылык мәсьәләсе алга чыга. Милләткә түгел, мөфтигә, имамга тугры булсын; мәсьәләнең асылы шунда, минемчә. Тормышыбызның башка өлкәләрендә бу хәл аеруча ачык күренә. Мәсәлән, моннан 30 еллар элегрәк бер колхоз рәисеннән, нигә сез үз тирәгездә Кавказ егетләрен ешрак йөртәсез, аларның татар егетләреннән кайсы ягы артыграк, дип сораганым булды. Ул миңа болайрак җавап бирде: «Беренчедән, алар ышанычлырак, тугрырак, авызларыннан артык сүз чыкмый. Икенчедән, безнең татар егетләре билләренә таяк тыккан кебек – хезмәт итә белми». Ни кызганыч, байтак кына дин башлыкларыбыз да шулайрак исәпли.

 

 

ПАНСИОНАТЛАР БУЛДЫРЫРГА КИРӘК

 

Сер түгел, хәзерге вакытта мәдрәсә, ислам институтларында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – дини белем алырга теләүче татар яшьләре аз. Югыйсә, татар балалары дини гыйлем алыр дип, әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чувашиянең Шыгырдан авылында көндезге бүлек ачып карадылар. Тик тора-бара күренде: көндезге бүлекләрдә таҗик балаларына гына белем бирәбез икән. Шул сәбәпле әлеге көндезге бүлекләр ябылды да. Сер түгел, шәһәр җирлегендәге мәдрәсәләрдә дә нигездә Урта Азиядән килгән халыкның балалары укып ята. Шуңа күрә укытуның русчага күчүе сәер түгел. Татар балаларын мәдрәсәләргә ничек җәлеп итәргә соң? «Моның өчен Татарстан, Башкортстанда пансионатлар булдырырга кирәк. Башка өлкәләрдән татар балаларын җыеп, көндез – мәктәптә, кичен мәчеттә, пансионатта дини гыйлем биреп, үзебезчә тәрбияләргә кирәк», – дип, Җәмил хәзрәт Хәлирахманов Татарстанның Балтач районындагы Бөрбаш авылында ачылган пансионатны үрнәк итеп куйды. «Менә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның туган авылында шундый пансионат эшләп килә. Безгә шуннан бер шәкерт килде. Калган шәкертләргә караганда аның белем дәрәҗәсе зуррак», – дип, ул мөфтиләр, имам-мөхтәсибләрне бу үрнәккә иярергә чакырды. Чынлап та, мондый пансионатларны Татарстан һәм Башкортстанның (бик тырышканда башка республика-өлкәләрдә дә оештырып буладыр) һәрбер районында ачарга вакыт җиткәндер. Моның тагын бер отышлы ягы бар: балалар аз булу сәбәпле мәктәпләр ябылган заманда, укучылар санын арттырып, уку йортын саклап калырга да форсат бирәчәк мондый адым.

 

Мәдрәсәләргә, югары дини уку йортларына гыйлемле укытучылар җитми. Моның төп сәбәпләреннән берсе, әлбәттә, дини уку йортларында хезмәт хакының аз булуы. «Җитәкчеләребез, байларыбыз бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Хәзер милли өлкә белән дини мәгариф арасындагы бәйләнеш елдан-ел арта бара. Хәлләр болай дәвам итсә, милли мәгариф, милли тәрбия тәмам мәчет-мәдрәсәләр җилкәсендә калырга мөмкин. Әгәр инкыйлабка кадәр дин әһелләребез иганәчеләребез ярдәмендә Уфа губернасында гына биш меңнән артык мәктәп-мәдрәсә тоткан икән, димәк, без аны бүген дә тота алабыз. Моның өчен теләк һәм бердәмлек кирәк», – дип белдерде бу уңайдан Уфа вәкиле.

 

 

ИСКЕ ИМЛЯ – ИЗГЕ МИРАС УЛ

 

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәшит Әбдерәшитов үз чиратында, имамнар өчен татарча хөтбәләр, сүзлекләр, дәреслекләр бастырырга кирәк, дип тәкъдим итте. Билгеле, мондый хезмәтләр мәдрәсә мөгаллимнәре өчен дә файдалы булыр иде. Аның: «Сөйләмнән үз сүзеңне чыгарсаң, башка тел сүзе керә», – дип туган телебезнең сафлыгын кайгыртуы да бик урынлы. Әнә, дин әһелләре җыены алдыннан БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистлар белән очрашуда: «Быел “форум” сүзеннән баш тарттык, бөтен документларда “Татар дин әһелләре җыены” ди яздык; сез – каләм әһелләре дә “җыен” дип языгыз», – дип искәрткән иде. Ни кызганыч, җыен барышында күпләр “форум” дип тәкрарлады. Чынлап та, үзебезнең шундый күркәм «җыен» кәлимәсе булганда нигә әле безгә күптән паразит сүзгә әйләнгән «форум» атамасын кулланырга?!

 

Әллә инде башка секцияләр карар-резолюция кабул итеп тормады, безнең кулыбызга фәкать «Иске имля – язма мирасыбыз» секциясенең карары гына килеп иреште. Анда иске татар имлясен өйрәнүне популярлаштыру максатында конференциядә катнашучылар рәсми органнарга, БТК Милли Шурасына, ТР Фәннәр академиясенә мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортлары, мәдрәсәләр, мәдәни үзәкләр базасында даими эшли торган кыска һәм урта сроклы курслар, түгәрәкләр, «җәйге мәктәпләр» оештырырга; яшьләр җыены, бәхәс клублары кысаларында иске имлягә багышланган махсус программалар, остаханәләр (мастер-класслар) уздыруны тәэмин итәргә; иске татар имлясен өйрәнү өчен заман таләпләренә җавап бирүче уку-укыту әсбапларын әзерләп бастырырга, бөтентатар дөньясы күләмендә «Иске татар имлясе буенча гомуми диктант» (онлайн һәм офлайн форматта) уздыруны гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.

 

Бу тәкъдимнәр тормышка ашса, иске имля буенча диктант язучылар саны «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар кебек бер миллионнан артып китсә, әлеге хәл милләтебезнең дини-милли яшәешендә бик зур адым булыр иде, минемчә. Чөнки иске имляне белү, бердән, меңьеллык мирасыбыз белән кызыксынуны арттырса, икенчедән, изге китап Коръәнне турыдан-туры уку-өйрәнүгә зур мөмкинлек ача.

 

Кызганыч ки, бу юлы ни өчендер секция утырышлары пленар утырыштан соң уздырылды. Бу тәкъдимнәрне пленар утырышта катнашучылар ишетмәде. Алдагы җыеннарда секция җитәкчеләре пленар утырышта катнашучылар, мәртәбәле президиум каршында хисап ясамыйча калмый иде. Соңрак булса да җыенда яңгыраган әлеге фикер-тәкъдимнәр тиешле адресатларына җиткерелер дип ышаныйк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи