Халык мәхәббәтен казанган җырчы Таһир Якуповның якты истәлегенә
ТАССРның атказанган артисты, җырчы Таһир Якупов (1946-1999) кыска гына иҗат гомере эчендә халык күңелендә тирән эз калдырды. Исән булса, быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.
Хатирәләр кулга каләм алырга этәрде
Таһир Якуповның тавышы кебек вокаль мелизматикага бай, җыйнаклык, җылылык, тыйнаклык бөркелеп торган табигатьтән бай тембр бик сирәк җырчыга бирелә. Халык аның концертларына яратып йөрде. Заманында республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор группасы белән башкарган «Уналты кыз», «Туган тел», «Миләүшә» (А.Ключарев көе), «Рус балалайкасы» (А.Ключарев көе), «Себер татарлары җыры», «Дусларым» һ.б җырларын Таһир Якупов концерт стилендә, үзенә генә хас виртуозлык һәм тирән хислелек белән башкарды.
1964 елда Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Александр Ключарев һәм хормейстер Җәвид Котдусов Таһир Якуповны җырчы-солист итеп эшкә ала. Ул ансамбльдә 1973 елга кадәр эшли. Аннан соң Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә күчә. Ул ансамбльдә хор белән яздырган «Миләүшә», «Рус балалайкасы», М.Зәкиева белән «Зөләйха» дуэты, «Аулак өй» вокаль-хореографик күренешендә кунак егете (һ.б.) чыгышлары бүгенге көндә Татарстан радиосы фондында урын алган.
Милләтнең җыр сәнгатендәге җәүһәрен халык сакларга тиеш иде. Һәм аны бары тик ансамбльдә генә саклап була иде. Таһир кебек шәхесләрнең фаҗигале язмышы – татарның талантлы балалары язмышына тирәнрәк карарга өйрәтә торган бер мисалдыр.
Җәвид Котдусовның вафатына берничә ел кала, аңардан Таһир Якупов турындагы истәлекләрен сөйләтеп, яздырып алган идем. Менә шул истәлекләрне барлап, һәм үземнең дә хатирәләремне яңартырга теләп кулыма каләм алдым.
Таһир Габдулла улы Якупов 1946 елның 13 маенда Казанда дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964-1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973-1982 еллар) җырчы-солист була. Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләре булган җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «алтын фонды»н тәшкил итә. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.
2017 елның көзендә Казанның К.Тинчурин урамындагы 17 нче күпфатирлы йорт диварына истәлек тактасы эленде. Таһир Якупов биредә 1967-1999 елларда яшәгән.
Җырчының тууына 80 ел тулу уңаеннан, киләсе атнада Казанда Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале: «Моңлы-гармунлы гала-концерт» (0+) узачак. Бу – «Китап» милли радиосы проекты. Концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән теләктәшлектә оештырыла.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 9 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала