Шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевка – 75 яшь
Кая барып төртелербез?
Хуҗасы ташлап калдырган
Әллә урам этеме без?
Тирә-якта караңгылык,
Кая барып төртелербез?
Пыскып яна гомер – учак,
Куе чыга төтенебез.
Мәтәлләүче упкынгамы –
Кая барып төртелербез?
Чын елакка әверелдек,
Зарсыз үтми бер көнебез.
Барасы юл – адашулы,
Кая барып төртелербез?
Афәт арты афәт килә –
Тагын ниләр без күрербез?
Билгесезлек томанында
Кая барыр төртелербез?
Юлын ташлап читкә чапкан
Сәрсән аттай өркүле без.
Капшаныплар бара торгач,
Кая барып төртелербез?
Галәмебез – шаулы диңгез.
Җир-корабта бөтенебез.
Һәлакәтле кыягамы –
Кая барып төртелербез?
Кайчан?
Яктылыкны табу кыен –
Чорнап алган караңгылык.
Шытымын тиз бирә торган
Яман уй ул – кара орлык.
Кайчан икән таралыр ул
Ил күгендә кара болыт?
Кайгыларга коендырган
Сугыш та шул – караңгылык.
Сиздермәскә тырышсак та,
Хәвефле чак, хәлләр мөшкел.
Сугышка юл ачканнарны,
Имче карчык, тотып өшкер!
Соңгы сулышларын ала
Кемнең газиз балалары?
Күрүләре чиксез авыр
Яшен түккән аналарны.
Җирдә барган вәхшилекне
Туктатырга юкмы чара?
Сугыш уйнап күтәрәмгә
Калмагае ил-бичара.
Яшәгәннәр азмы әллә
Ачуыннан кабарынып.
Кайчан икән таралыр ул
Чорнап алган караңгылык?
Шатлык тудырсын
Гомер көзләренә керсәк тә,
Яшәр өчен әле түгел соң.
Сагышлардан күңел арынсын,
Һәр яңа көн шатлык тудырсын!
Яшәү кирәктер ул дөньяда
Рәхәтлеген тоеп тормышның.
Бәхет-кояш нур сибеп торсын,
Һәр яңа көн шатлык тудырсын!
Атлап менгән гомер үрләрең
Биеклектә итеп тойдырсын.
Күңелеңә рәхәтлек биреп
Һәр яңа көн шатлык тудырсын!
Матурлыгын күреп дөньяның
Күңелеңнән хисләр ургылсын.
Артсын җанда өмет-ышаныч,
Һәр яңа көн шатлык тудырсын!
Син яратсаң әгәр тормышны,
Бәхетлесе аның булырсың.
Илаһыга булып догада
Һәр яңа көн шатлык тудырсын!
Ниләр булмас дөньясында?
Булыр диеп өметләнмә
Җиңел тормыш монда сиңа.
Хак Тәгалә кодрәтендә,
Ниләр булмас дөньясында!
Кайгысы да килми калмас,
Түземле бул, син ярсыма.
Син дигәнчә генә бармас –
Ниләр булмас дөньясында!
Кайгылы җан күк катына
Изге дога юлласын ла.
Күңелеңә борчу җыйма,
Ниләр булмас дөньясында!
Авырлыкка баш имәсен,
Кеше мескен булмасын ла!
Вакытлыча,үтеп тора –
Ниләр булмас дөньясында!
Көтмәгәндә давыл купса,
Нык була күр, аума, сынма!
Хак Тәгалә кодрәтендә,
Ниләр булмас дөньясында!
Кемгә юллыйм соравымны?
Бәндәләре шашынганга
Бу Аллаһның сынавымы?
Кайчан ипкә килер дөнья,
Кемгә юллыйм соравымны?
Яшәвебез – нинди борчу
Өстәлер дип тагын җанга.
Килеп чыккан сугыш-афәт
Җәзамы ул азынганга?
Дошманлашып яшәгәнгә
Аллаһ бездән ялыкканмы?
Гөнаһ арты гөнаһ җыйгач,
Аллаһ безне ярлыкармы?
Дан-байлык артыннан куып
Зәгыйфьләнгән иманыбыз.
Кыйблабызны югалтканга
Саташулы уйларыбыз.
Афәт арты афәт килсә,
Без соң шуңа чыдарбызмы?
Кайчан дөнья ипкә килер,
Кемгә юллыйм соравымны?
Җавап тоту – Кыямәткә
Сыналырга яралганбыз.
Алдавыч ул – фани дөнья.
Кыйблага юлны тотасы
Догалыга-иманлыга.
Дөрес кенә яшәп булмый.
Ялгышмам дип ялгышасың.
Безне кылган гөнаһлардан
Аллаһ берүк ярлыкасын!
Җирдә ниләр кылганыңны
Күреп тора Хак Тәгалә.
Гөнаһ кылсаң, хаталансаң,
Соңармыйча кил тәүбәгә!
Савап җыеп кал син җирдә,
Гомер кыска, иркенләмә.
Игелекләр күбрәк кыл син,
Зыян салма беркемгә дә.
Басып торасың булмасын
Котсыз, мескен кыяфәттә.
Һәрбер кылган гамәлеңә
Җавап тоту – кыямәттә.
Аллаһ ярлыкармы?
Урам буйлап чәчеп йөрсәң
Бөтен гайбәт-зарны,
Кара эчле, көнчел булсаң,
Аллаһ ярлыкармы?
Мохтаҗга ярдәм итәргә
Әллә күңел тармы?
Үзеңне генә кайгыртсаң,
Аллаһ ярлыкармы?
Җирдә калдырып китәсе
Җыйган байлыкларны.
Чит өлешкә кергәннәрне
Аллаһ ярлыкармы?
Сатып бирер иде карун
Һава, суны, карны.
Кешеләргә зыян салсаң,
Аллаһ ярлыкармы?
Дөньясында ялгышмаган
Гөнаһсыз җан бармы?
Тәүбәсен кат-кат бозганны
Аллаһ ярлыкармы?
Ана кайгысы
Авыр юллар үтеп, туган якка
Кошлар кабат кайта язларда.
Шатланалар туып үскән җиргә
Исән-имин кайту язганга.
Улсыз калган газиз анакайның
Баш июле, моңсу карашы.
Өметсезлек, сагыш баскан җанны,
Кошлар кайта, кайтмас баласы.
Юк анага моннән да зур җәза –
Газиз балаң табутта кайту.
Нәгъләт яусын сугыш ачканнарга,
Авыр кайгы – бала югалту.
Баласыз калган газиз анакай
Канатлары сынык кош сыман.
Сиздермәскә күпме тырышса да,
Килә алмый һаман һушына.
Сүнеп бара соңгы өмет-чаткы,
Төзәлмәслек – йөрәк ярасы.
Нигә шулай язмыш мәрхәмәтсез,
Кошлар кайта, кайтмый баласы.
Алга атлаган чак
Алга таба атлаган чак –
Җыеп сабырлыкны.
Үткән еллар шатлык белән
Искә алырлыкмы?
Алга таба атлаган чак –
Җиңеп авырлыкны.
Җирдә калдырган эзләрдән
Безне танырлыкмы?
Алга таба атлаган чак –
Ерып чытырманны.
Беркайчанда ташламасын
Тынгысызлык җанны.
Алга таба атлаган чак
Ныклы адымнарда.
Һич исәп юк сынатырга
Әле көч-дәрт барда.
Алга таба атлаган чак –
Якты өметләрдә.
Җиңү яулау берни түгел
Безнең кебекләргә!
Иҗат илендә
Гомер ахырына якынлаша,
Нигә кирәк миңа ул байлык?
Иҗат итәр өчен үз йортымда
Җитеп тора, булса уңайлык.
Урнашканда көтеп алган тынлык,
Каләмемне алам кулыма.
Бер ялгызым калып, илһамланып
Яза башлыйм нидер турында.
Хыялымда туып бер-бер артлы
Ак кәгазьгә күчә уйларым.
Ак кәгазьгә күчкән ул уйларым –
Чагылышы эчке дөньямның.
Уйларымнан кинәт җитдиләнәм,
Хисләремнән кайчак исерәм.
Уйныйм, көләм, елыйм, сагышланам –
Төрле халәт анда кичерәм.
Илһам килеп яза алган чакта
Бар да җитеш сыман өемдә.
Барына шат, юкка исем китми,
Рәхәт миңа иҗат илендә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала