(70 яшьлек юбилее уңаеннан археолог, шәрыкны, төбәк тарихын өйрәнүче һәм җәмәгать эшлеклесе Альберт Борһанов турында уйланулар)
Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов – минем күптәнге дустым, тарих һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә төрки-татар мөселман дөньясындагы киң белемнәре белән һәрвакыт таң калдыра торган галим. Быел 70 яшен билгеләп үткән әлеге затлы шәхеснең тормышы, иҗат юлы турында берничә сүз язарга булдым.
Зыялы нәсел вәкиле
Мин Альберт Борһанов белән узган гасырның 90 нчы еллары башында Казанда таныштым. Ул 1956 елның 12 июлендә Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамак (Түбән авыл – Яңа авыл һәм Усман авыллары – Усть-Багаряк) дигән зур татар авылында туа. Авыл Урал тауларының көнчыгыш тау итәкләрендә, Исәт кушылдыгы Бәгәрәк һәм Синар елгаларының искиткеч матур ярларында урнашкан. Чиләбе өлкәсенең төньяк өлешендә, Исәт елгасы бассейнында бронза, тимер һәм урта гасырлар чорындагы тору урыннары, курганнар һәм шәһәрлекләр булуы биредә татарларның ата-бабалары урта гасырларда ук үзләштергән икәнлегенә ишарә итсә дә, Алтын Урда, Себер ханлыклары чорындагы язма чыганаклар сакланмаган. Археологик һәм нумизматик мәгълүматлар биредә татар торак пунктының XVII гасырда ук яшәгәнлеген дәлилли. Архив документлары авылның 1708 елга кадәр нигезләнүен һәм Пермь губернасының Шадринск өязе Катай волосте составына керүен күрсәтә.
Усман авылы 1670 еллардан билгеле. 1754 елга кадәр Бәгәрәк Тамак татарлары ел саен 50 тиен күләмендә ясак түләгән. Печәнлекләргә, тегермәннәргә, балык тотуга, бал кортлары оялаган агачларга, кондыз куышларына, алачыкларга, кибетләргә, амбарларга, яшелчә бакчаларына аерым салым – оброк түли. Сәүдә операцияләре өчен дисәтинә – уннан бер пошлинасы түлиләр. Иң авыр налог – гаскәр тоту һәм хәрби ихтыяҗлар өчен булган. Ул салым Стрелец акчасы дип аталган. Бөтен Россиядән җыелган салымнардан тыш, татарларга җирле өстәмә йөкләмәләр дә билгеләнә. Шуларның берсе, наместничий корм дип аталган. Ул җирле түрәне тотуга киткән расходларны каплау өчен җыелган. Аларга шәһәр ныгытмаларын системалы рәвештә башкарырга туры килә – ныгытмалар төзү һәм аларны ремонтлауда катнашу. Моннан тыш, алар казна ихтыяҗлары өчен атлар һәм олаулар бирергә, күперләр һәм юллар төзәтергә һ.б. эшләрне башкарырга тиеш булганнар. Татарларның ясак түләве аларның бу җирләрдә Рус дәүләтенә кушылганчы яшәвен дәлилли.
1754 елда Бәгәрәк Тамагы татарлары йомышлы татарлар рәтенә кертелә һәм ясактан азат ителә. Шул вакыттан башлап барлык Бәгәрәк татарлары йомышлылар (служилый) сословиесендә исәпләнә. Элек йомышлылар дип Яңа авылында яшәүче мишәрләр-мещеряклар гына аталган. Хәзерге вакытта Бәгәрәк Тамак (аның составында хәзер элеккеге Түбән, Яңа һәм Усман авыллары) авыл җирлеге 13 татар һәм башкорт авыллары, бистәләрен берләштерә, аларда 5 меңнән артык кеше яши.
Альбертның әтисе – Әхмәтҗан Мөхәммәт улы (1920-1994) 1920 елның 30 сентябрендә Яңавыл авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул Мөхәммәтша Сәетборһановның улы була, хатыны белән 4 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерә. Гаиләдә өлкән малай буларак, кечкенәдән эшли башлаган, үз вакыты өчен белемле кешеләрдән саналган, чөнки җидееллык мәктәпне тәмамлаган. 1940-1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә: Совет-фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша, Баш командование Резервының 26 нчы артиллерия бригадасы составында разведчик, күзәтүче-корректировщик сыйфатында сугыша. Берничә тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана, Белоруссияне һәм Балтыйк буе илләрен фашистлардан азат итә, 1945 елның сентябрендә исән-сау авылга әйләнеп кайта. Фронттагы батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз, II һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Гомер буе туган авылында һәм районда эшли.
Әнисе Тәскирә Җамалетдин кызы Камалова (1927-1984) ягыннан Альбертның шәҗәрәсе Түбән авыл мәктәбенең укытучысы һәм беренче директоры Җамалетдин Сираҗетдин улы Камалов (1883-1937) белән бәйле. Җамалетдин 1883 елда туган, яхшы дини һәм дөньяви белем алган: авыл мәдрәсәсендә укыган, 1905 елда Шадринск дүрт сыйныфлы училищесын уңышлы тәмамлаган һәм «башлангыч рус-башкорт училищесы укытучысы» квалификациясен алган. Уфада, Төркия җирендә, Екатеринбургта белемен камилләштерә. 1917 елгы революциягә кадәр Шадринск өязенең земство идарәсе сәркатибе булып эшләп ала. 1922 елда туган авылында беренче татар-башкорт башлангыч (дүртьеллык) мәктәбенә нигез сала. Урал өлкәсендә милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. 1932 елда аның инициативасы белән Түбән (Усть-Багаряк) авылында җидееллык мәктәп ачыла, анда ул директор була, тарих һәм география фәннәрен укыта. 1937 елда, инде олы яшьтә булуга карамастан, Чиләбе педагогика институтының тарих факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Кызганычка, 30 нчы еллар репрессияләре аңа да фаҗигале рәвештә кагыла. 1937 елның 25 октябрендә, «контрреволюция тарафдары, япон һәм төрек шпионы» дип гаепләнеп, Җамалетдин кулга алына, 1937 елның ноябрендә атып үтерелә. Җирләү урыны билгесез, 1959 елның 3 ноябрендә реабилитацияләнгән.
Альберт Борһановның әти-әнисе 4 ул һәм 2 кыз үстерә: Әлфир (1947), Людмила (1949), Әлфирә (1951), Альберт (1956), Радик (1961) һәм Вадим (1966).
Тарихи хәтерне сакларга омтылу Борһановларга хас билге дип атап булыр иде. Әхмәтҗан Борһанов тырышлыгы һәм осталыгы белән районда һәм Бәгәрәк-Тамак авылында «Беренче комсомолларга», «Гражданнар сугышы елларында һәлак булган партизаннарга», «Бөек Ватан сугышында вафат булган якташларга» һәйкәл-монументлар төзелә. Альберт Әхмәтҗан улы үзе Җамалетдин Камалов истәлеген Бәгәрәк-Тамак мәктәбендә Истәлек билгесе кую, аның исемендәге фонд булдыру һәм аның исеменә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү белән мәңгеләштерде.
Альбертның һәм аның икетуган сеңлесе, 18 ел авыл җирлеге җитәкчесе Эльза Рәхимҗан кызы Газизова (Борһанова) тырышлыгы белән 2024 елда авыл мәктәбе янында М.Җәлил һәйкәле куелды.
Фундаменталь белем алуга ирешә
Альберт Әхмәтҗан улы фундаменталь белем алырга ирешә: Түбән авыл урта мәктәбен, Чиләбе дәүләт педагогика институтының тарих-педагогика факультетын, Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын, Новосибирск дәүләт университетының докторантурасын тәмамлый. Мөгаен, ул мәктәптә укыганда ук үзенең булачак һөнәрен сайлагандыр: тарихи китапларны күп һәм мавыгып укыган, борынгы цивилизацияләр белән кызыксынган, музейларга йөргән, археологик экспедицияләр вакытында табылган артефактларны сокланып караган. Җир астына яшерелгән, ата-бабаларыбызның тормышын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән «тирән борынгылык серләре» аны нык кызыктыра.
Югары уку йортында укыганда ук студентта чын галимнәргә хас сәләт ачыла: ул хезмәт сөючәнлеге, мәгълүмат җыюда намуслылыгы, яңалыкны танып белүгә омтылышы, аларның дөреслеген, нигезлелеген бәяли белүе белән аерылып тора. Аның алдында киң профильле галим-тарихчы булу перспективалары ачыла һәм ул мөмкинлекләрдән тулаем файдалана. Бу юнәлештә беренче институт остазы – Николай Борисович Виноградов – киләчәктә тарих фәннәре докторы, профессор, Көньяк Урал тарихы буенча уку программалары һәм дәреслекләр авторы, археология лабораториясе җитәкчесе, студентлар өчен археология түгәрәген оештыручы галимнең йогынтысы да көчле була. Нәкъ менә ул Альбертны археология түгәрәгенә җәлеп итә, ул дүрт ел дәвамында староста булып сайлана; үз чиратында ул Чиләбе шәһәренең пионерлар һәм укучылары сарае каршындагы археология түгәрәгенең эшенә җитәкчелек итәргә өлгерә.
Альберт Борһановның археолог һөнәре белән турыдан-туры танышуы I курстан соң ук була, ул Төрекмәнстанда археология практикасында катнашудан башлана. Нәкъ менә казу эшләрендә катнашу, анда күргән уникаль борынгылык һәйкәлләре, керамик сыннар, зәркән бизәнү әйберләре аңарда көчле тәэсир калдыра, бу төбәк аның өчен гомерлек юлдашка әйләнә. Студент елларында ук Көньяк Төрекмәнстанда, Төньяк Кара диңгез буенда археологик экспедицияләрдә катнаша.
Альберт Әхмәтҗан улы Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Археология институты аспирантурасында, Мәскәү дәүләт университетының археология кафедрасында белем алуын дәвам итә. Биредә аның фәнни җитәкчесе – күренекле галим, Алтын Урда археологиясенә нигез салучы, тарих фәннәре докторы, профессор Герман Алексеевич Федоров-Давыдов белән очрашуы була.
Ул Герман Алексеевич җитәкчелегендә 1991 елда Мәскәү университеты археология кафедрасында «Борынгы заманда һәм иртә урта гасырларда Амул өлкәсе» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. «Борынгы Амул» һәм «Борынгы Лебап» монографияләрен һәм башка басмаларны укытучысының фәнни редакциясендә бастырып чыгара. Аның тәкъдиме буенча Альберт Борһанов 1999-2001 елларда Селитряное шәһәрлегендә (Әстерхан өлкәсендәге Алтын Урда башкаласы Сарай Батуда) зур күләмле казу эшләре үткәрә.
Шушы тикшеренүләр нәтиҗәсендә Алтын Урда һәм Урдадан соңгы татар ханлыклары темасы Татарстан һәм Идел-Уралның башка төбәкләрендә, Кырым, Урал, Себер, Казакъстан һәм Төньяк Төрекмәнстанда археологик тикшеренүләр барышында өстенлекле юнәлешкә әверелә. Бу тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча ул фәнни мәкаләләр һәм монографик хезмәтләр сериясен бастырып чыгара.
Аның шәхси һәм фәнни яктан формалашуына шулай ук танылган Совет һәм Россия галим-археологлары, борынгы тарих һәм Көнчыгыш белгечләре – РФА әгъза-корреспонденты Геннадий Андреевич Кошеленко, Археология институтының Ленинград бүлеге директоры (соңрак РФА матди мәдәният тарихы институты) Вадим Михайлович Массон, Россия Мәгариф академиясе президенты, тарих фәннәре докторы Геральд Николаевич Матюшин йогынты ясый.
Альберт Борһановның фән өлкәсендә казанышларында бигрәк тә фәлсәфәче һәм тарихчы, яңа социаль-табигый тарих фәнни дисциплинасына нигез салучы, академик Эдуард Салман улы Кульпин-Гобәйдуллинның роле зур була.
Танылган тарихчы Газиз Гобәйдуллинның оныгы профессор Кульпин-Гобәйдуллин ярдәме белән ул Польша, Кырым, Краснодар крае, Абхазия, Мәскәүдә «Россиядә һәм Евразия киңлегендә кеше һәм табигать» темасына социо-табигый тарих проблемаларына багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша. Бу форумнарда Альберт Борһанов Урта Азия, Кырымның борынгы һәм урта гасырлар тарихы һәм археологиясе, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы буенча докладлар ясый. «Кеше һәм табигать: социо-табигый тарих проблемалары» җыентыгында, «История и современность» фәнни журналында аның күпсанлы хезмәтләре басылып чыга.
Халыкара дәрәҗәдәге фәнни хезмәттәшлек
Альберт Әхмәтҗан улы хезмәт эшчәнлеген өлкән лаборант сыйфатында Төрекмәнстан Фәннәр академиясенең Ш.Батыров исемендәге Археология институтында башлап җибәрә. Гәрчә аның хезмәт стажы мәктәп елларында, авылдашлары белән совхоз кырларында эшләгәндә, студентлар отрядлары, «Артек» һәм «Орленок» Бөтенсоюз пионер лагерьлары, Көньяк Урал тимер юлының ерак поездларны озатучылар бригадасында эшләгәндә башланса да. Биредә ул Төркмәнстанның Марый өлкәсендә Сасанид чорына караган казу эшләрендә катнаша, нәтиҗәләре буенча «Пенда оазисында Сасанид чорының яңа һәйкәле» дигән беренче фәнни мәкаләсен әзерли.
Төрекмәнстанда яшь галим берничә ел эчендә тарих фәннәре докторы, Төрекмәнстан Фәннәр академиясе академигы, Тарих институтының Милли археологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Е.А.Атагаррыев җитәкчелегендә Урта Азия шәһәрлекләрен казу методикасын үзләштерә, ул чактагы гаҗәеп яшь галимнәр белән таныша, зур кыр эшләрен оештыру тәҗрибәсен туплый. Ш.Батыров исемендәге Тарих институтының Милли археологик тикшеренүләр үзәгендә ул өлкән лаборанттан алып өлкән фәнни хезмәткәргә кадәр карьера үсешенең барлык баскычларын да үтә. Берничә ел «Ниса» дәүләт музей-тыюлыгының археология секторы мөдире һәм фәнни эшләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
1980-1990 елларда ул көнчыгыш Төрекмәнстанның борынгы һәм урта гасыр шәһәрләрен актив өйрәнә һәм казу эшләре белән җитәкчелек итә. Аның эшләре һәм архитекторлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә Керки шәһәрендә, соңрак Амул һәм Дая-хатында дәүләт музейлары, тыюлыклары ачыла. 2023 елда Амул шәһәрчеге ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирас исемлегенә кертелә. Альберт Борһанов шулай ук Мерв, Куня-Үргәнч, Ниса, Серахс һәм Дехистан шәһәрләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшендә катнаша.
Төрекмәнстан, Румыния, Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Венгрия, Бөекбритания һәм Россия Федерациясенең (Мәскәү, Новосибирск, Омск, Казан һ.б.) фәнни журналларында һәм җыентыкларында аның Төрекмәнстан, Урта Азия һәм Көнчыгыш тарихына һәм мәдәниятенә багышланган 300дән артык мәкаләсе басылып чыга. Альберт Борһанов җитәкчелегендәге экспедицияләр ачыклаган табышлар хәзер Ашхабадтагы Төрекмәнстанның милли музеенда, Төрекмәнбадтагы Лебап велаяты туган якны өйрәнү музеенда, «Ниса» дәүләт музей-тыюлыгында һәм Эрмитажда (Санкт-Петербург) экспонат итеп куелган. Төрекмәнстанның археология фәнен үстерүгә һәм төрки-мөселман дөньясының тарихи-мәдәни мирасын саклауга аерым өлеш керткән өчен, Төрекмәнстан Президенты Указы нигезендә «Мәхтүмколый Фрагига 300 ел» (2024) Дәүләт бүләге белән, тюркологиягә аерым өлеш керткән өчен Атырауда (Казахстан) «Атырау университетының Мактаулы профессоры» исеме бирелә, Төрекмәнстан Милли музеенда тарихны өйрәнүгә өлеш керткән танылган чит ил галимнәре арасында Альберт Борһанов портреты да урнаштырылган.
1993 һәм 1999 елларда Альберт Борһанов халыкара экспедиция һәм ЮНЕСКОның «Бөек ефәк юлы – диалог юлы» проектын әзерләүдә актив катнаша. Казан – Дәрбент – Баку – Красноводск (Төркмәнбашы) – Мадау – Ниса – Ашхабад – Серахс – Мары – Амуль – Бохара – Куня-Үргәнеч – Көнбатыш Казахстан – Болгар маршруты буенча Әхмәт Ибн Фадлан юлы буйлап «Сафир–89» экспедициясе оештырыла. Төрекмәнстанда һәм Урта Азиядә барлык оештыру һәм фәнни-техник эшләрне ул башкара. Бу экспедициянең нәтиҗәләре яңа фәнни хезмәтләр сериясен бастырып чыгарырга, борынгы һәйкәлләрне, шул исәптән Мерв, Амуль, Дарган-Ата, Куня-Үргәнеч, Сарайчык һәм башкаларны өйрәнергә һәм сакларга мөмкинлек бирә; шулай ук бу мәгълүматлар 2022 елда Идел Болгарстанында ислам дине кабул итүеленә 1100 ел тулу уңаеннан күп кенә чаралар әзерләүдә мөһим роль уйный.
Татар тарихын өйрәнүче
1994 елдан башлап Альберт Әхмәтҗан улы тормышында иң уңышлы Казан чоры башлана. Советлар Союзының таркалуы, халыкларның суверенитет даулавы шикелле эпохаль вакыйгалар аны читтә калдыра алмый. Тарихның кискен чорында үз халкы белән булу теләге аны тормыш планнарын тамырдан үзгәртергә, мәңгегә Татарстан белән бәйләргә мәҗбүр итә. Төрле елларда биредә башкарган вазифалары шактый зур: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр һәм бер үк вакытта Иске Казан дәүләт музейтыюлыгының фән буенча директор урынбасары, Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире.
Биредә ул татар тарихын археологик яктан өйрәнү эшенә иң актив катнашучылар арасында санала башлый: Иске Казан-Камай, Рус Урматы, Арча шәһәрчегендә, Измәр-Утернәс тарихи-археологик комплексында тикшеренүләр үткәрә. Автор урта гасыр археологиясе һәйкәлләренә аерым игътибар бирә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры торакларының структурасы һәм хронологиясе, аларның матди мәдәнияте турында мөһим нәтиҗәләр ясый. Яңа Чишмә районындагы Тубылгатау шәһәрчегендә казу эшләре аеруча әһәмиятле була. Алар көнчыгыш Кама аръягында Алтын Урда культурасының үсеше һәм аның тирә-яктагы халыкка йогынтысы турында яңа материал бирә. Бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак китаплар һәм мәкаләләр языла, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы буенча төрле халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрендә чыгышлар ясала.
Бу елларда ул танылган эпиграфист Д.Г.Мөхәммәтшин белән берлектә XIII-XVIII гасырлардагы кабер ташларын актив өйрәнә, нәтиҗәдә Әлки, Ютазы һәм Азнакай районнарының эпиграфик истәлекләре турында китаплар басылып чыга.
Археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча ул Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә 30дан артык халыкара, бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләр уздыра. Конференция нәтиҗәләре буенча 40 тан артык монографик хезмәт һәм мәкаләләр җыентыгы бастырып чыгара.
Альберт Борһановның катнашуы һәм ярдәме белән Азнакай, Ютазы, Мөслим, Кукмара, Әлки, Чирмешән, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Биектау музейларының яңа фондлары һәм экспозицияләре яңартыла. Татарстан төбәкләре тарихын өйрәнүгә керткән өлеше өчен грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнә, Азнакай, Биектау районнарының мактаулы гражданы исеме бирелә.
Аңа Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы, Марий Эл Дәүләт җыелышы, Кемерово, Омск, Рязань, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе, Ярославль өлкәләре, Пермь крае губернаторларының, Төркия, Иран, Азербәйҗан ведомстволары һәм оешмалары Рәхмәт хатлары һәм грамоталары, билгеләре һәм медальләре тапшырыла. Ул шулай ук ЮНЕСКО бүләкләре белән бүләкләнә.
Нәкъ менә Татарстанда Альберт Әхмәтҗан улының башта укытучы, доцент, аннары төрле югары уку йортларында профессор буларак нәтиҗәле укытучылык эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта ул идарә итү вазифаларын да башкара: Татарстан дәүләт гуманитар институтының фәнни эшләр буенча проректоры, тарих һәм этноархеология кафедрасы мөдире, Татарстан дәүләт гуманитар-педагогика университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының тарих һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры.
Ватан, батырлык төшенчәләре
Археолог буларак Альберт Әхмәтҗан улының хезмәт эшчәнлегендәге кыска гына тәнәфес Совет Армиясе сафларында хезмәт итү белән бәйле. 1979 елның маенда Совет армиясе сафларына алына, әфган сугышында катнаша. 1979 елның декабрендә, ул вакытта әле 23 яшьлек рядовой солдат Кабулга автомобиль частьлары составында күчерелә. Гомумән алганда, аңа дүрт елдан артык сугышчы-интернационалист вазифасын үтәргә туры килә. Ул, мөгаен, Әфганстанны ике мәртәбә – беренче мәртәбә – рядовой буларак, икенче мәртәбә офицер, хәрби консультант һәм Әфганстан халыклары телләреннән тәрҗемәче сыйфатында үткән бердәнбер галим. Ул анда берничә тапкыр үлем белән якыннан очрашкан, үзенең иптәш-дусларының һәлак булуын күргән. Нәкъ менә шунда ватан, батырлык, түземлелек, каһарманлык төшенчәләре аерым мәгънә белән сугарылган һәм ул бу мәгънәләрне алмашка килүче буынга тапшырырга тырыша.
Ул хезмәт иткән частьның палатка шәһәрчеге Кабулда элеккеге президент Әмин сараеннан берничә дистә метр ераклыкта гына булган, соңыннан анда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты штабы урнашкан. «Батырлык өчен» медале белән өлкән лейтенант Борһанов үз подразделениесе белән тугыз тәүлек буена төп көчләр белән элемтәсез, коры паек һәм аз гына су запасы булган хәлдә, автоколоннага юлны кискән моджахедларның өзлексез һөҗүмнәренә каршы торганы өчен бүләкләнә. Ул шулай ук «Воин-интернационалист» юбилей билгесе һәм СССР Югары Советы Президиумының «Воин-интернационалист» грамотасы, Әфганстан Демократик Республикасының «Воину интернационалисту от благодарного афганского народа» медале белән бүләкләнә.
Төбәк тарихын өйрәнү хәрәкәтен оештыручыларның берсе
Альберт Әхмәтҗан улы Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, Беларусь Республикасында һәм Казахстанда татар авыл-калалар тарихын системалы рәвештә өйрәнүгә нигез салган, төбәк тарихын өйрәнү хәрәкәтен оештыручыларның берсе һәм актив катнашучысы булды. Аның 2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитетын җитәкләве очраклы түгел. Альберт Борһанов тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр, тарихчылар һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән берлектә, Татарстанның Биектау, Кукмара, Бөгелмә, Әлки, Ютазы, Азнакай, Яшел Үзән, Апас, Тәтеш районнарының һәм Чувашия Республикасының Козлов районының борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча хезмәтләр язарга мөмкинлек бирә.
Аның оештыру талантын, бетмәс-төкәнмәс энергиясен, максатчанлыгын һәм төбәк тарихын өйрәнү экспедицияләрен оештыру, фәнни-гамәли конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр әзерләү һәм уздыру буенча гаять зур эшен, район һәм шәһәр администрацияләре, мәктәп, музей коллективлары һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Соңгы елларда гына фәнни форумнар Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Питрәч, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Чистай, Ютазы һәм башка районнарда танылган галимнәр катнашында үткәрелә, материаллары китап итеп бастырып чыгарыла. Гомумән алганда, 2015 елдан 2026 елга кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә, Казахстан Республикасында һәм Беларусь Республикасында XIII Евразия һәм Бөтенроссия тематик төбәк тарихын өйрәнү форумнары һәм 800дән артык төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләр уздырыла, шул исәптән Казан, Әстерхан, Екатеринбург, Иваново, Касыйм, Кострома, Магнитогорск, Омск, Оренбург, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Томскида, Уфа, Ярославль, Уральск, Атырауда (Казахстан), Беларусь Республикасында.
Альберт Әхмәтҗан улының аерым таланты – төбәк тарихын өйрәнүчеләрне таба белү һәм алар белән дәвамлы эш алып бару. Танылган галимнәр – тарихчылардан академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар, филологлардан профессор Хатыйп Миңнегулов, язучылардан Ләбиб Лерон, Вахит Имамов белән беррәттән, ул оештырган конференцияләрдә мәктәп укытучылары, һәвәскәр төбәк тарихын өйрәнүчеләр, журналистлар, студентлар да актив катнашуы табигый. Борһановның татар һәм башка халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклау, төбәк тарихын өйрәнү хәрәкәтен үстерү буенча армый-талмый эшләве җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә һәм лаеклы танылу ала. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте бюросы Президиумы әгъзасы һәм Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы Рәисе, «Туган җир» журналының баш мөхәррир урынбасары итеп сайлана.
Альберт Борһанов – 1000гә якын артык фәнни хезмәт, шул исәптән 12 уку әсбабы, 50 дән артык китап һәм монография авторы, 47 фәнни җыентыкның төзүчесе һәм мөхәррире, Урта Азия, Иран һәм Идел-Урал төбәгенең борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим. Ул күп вакытын татар тарихын пропагандалау һәм популярлаштыру эшенә багышлый, телевидение, радиода актив чыгышлар ясый, интервьюлар бирә, вакытлы матбугатка бик күп эчтәлекле язмалар язып бастырып бара.
Ул – Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының социо-табигый тарих проблемалары буенча фәнни советы әгъзасы, РАЕН-РАО археология һәм антропология бүлегенең Идел-Урал үзәге рәисе һәм Президиумы әгъзасы, «История и современность» (Мәскәү), «Вектор Евразии» (Казан), «Туган җир» (Казан), «Безнең мирас» (Казан), «Аль-Бухари» (Ташкент) журналларының редакция советы әгъзасы. Аның хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре һәм югары исемнәр белән билгеләнә. Ул – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи, Бөек Петр, Ломоносов һәм «ЭкоМир» (2023, 2024, 2025 еллар) премияләре лауреаты, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Төрекмәнстан Республикасы орденнары, медальләре, истәлекле билгеләре, министрлык һәм ведомстволар грамоталары һәм билгеләре белән бүләкләнгән шәхес.
***
Альберт Әхмәтҗан улы Зәлифә Шәфыйковага (Борһановага) өйләнгән. Ул – балаларының кайгыртучан атасы. Уллары Азат Россиянең Г.Губкин исемендәге Нефть һәм газ дәүләт университетын тәмамлаган, инженер-нефтьче, хәзерге вакытта Сербиядә яши һәм эшли, өйләнгән, Ясминә исемле оныгы бар; кызы Айгөл Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, табибә, Казанда эшли.
Күренекле тарихчы, татар төбәкчеләре әйдаманы Альберт Әхмәтҗан улын күркәм гомер бәйрәме белән котлыйм, сәламәтлек, яңа иҗади ачышлар теләп калам.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала