Шәхесләребез Уку өчен 5 минут

Раил Садриев: «Спектакль вәгазь кебек булырга тиеш!»

Татарстанның халык артисты Раил Садриевка – 60 яшь

Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты Раил Садриев күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов (1852-1919) турында «Дәрвиш» моноспектаклендә. /Нурислам Исмәгыйлов фотосы.
Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты Раил Садриев күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов (1852-1919) турында «Дәрвиш» моноспектаклендә. /Нурислам Исмәгыйлов фотосы.

Татар дөньясында Раил Садриев исемен ишетмәгән, белмәгән кеше булса да, сирәктер. Ошбу гасыр башларында ук үзен театр һәм сәнгать өлкәсендә танытып өлгергән Раилне бүген Рәсәйдә дә, Казакъстан кебек илләрдә бик яхшы беләләр.

Татарстанның Буа районындагы Толымбай авылы тумасы, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, 2002-2007 елларда – Буа халык театрының баш режиссеры һәм 2007 елның 30 мартыннан 2024 елның маена кадәр Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры вазифаларын башкарган Раил Илдар улы САДРИЕВ бүген дә юлда, хәрәкәттә – гастрольләрдән кайтып керми диярлек: авторы да, куючысы да һәм уйнаучысы да үзе булган «Дәрвиш» спектакле белән ул әле – Саратовта, Әстерханда, Новороссийскида, әле – Тольяттида, Башкортстанда... Күркәм юбилее – 60 яше тулган көннәрдә, безнең редакция хезмәткәрләре Дәрвиш-артист белән, ниһаять, күрешә алды. Укучыларыбызга тәкъдим ителә торган әлеге язма Раил Садриевның «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Леронга биргән әңгәмәсеннән әзерләнде.

«Актан акка гына басып баручылар сирәк...»

– Беркөнне өемә туганнар җыелды да, шунда хатыным Эльмира: «Кырык елны чигереп, үткәнгә әйләнеп кайтасы иде», – дип әйтеп куйды. Аңа кушылып, сеңлекәш тә: «Егерме елга артка чигенәсе иде», – диде. Ә мин: «Миңа бүгенге Раил ошый! Элеккегә кайтмас идем», – дидем.

Гомернең шундый әһәмиятле, хәлиткеч мизгелләре бар: мин аларны бүгенге бизмәнгә салам да циклларга бүләм. Тормыш юлымны язганда, һичшиксез, аларга игътибар булачак. Алар репер нокталар дип атала.

Җәяүлеләр юлының агы да, карасы да (без аны урысча «зебра» дибез инде) бар. Халык ашыга. Юлны чыкканда беркем дә мин кара төстәге сызыкка бастыммы, әллә ак төстәгесенә бастыммы икән, дими, атлавын белә. Тормышның да ак вакыйгалары, кара вакыйгалары бар: кемдер ак полосага гына басып бара, кемдер карага гына... Әмма акка гына басып йөрүчеләр бик сирәк. Мин хәзер: «Ник карага басылды икән?» – дип уйлана башладым…

 

«Дәрвиш» спектаклемдә дәрвиш солтаннан: «Коры җирнең дүрттән бер өлеше – сезнең карамакта. Сез – бердәнбер! Алар белән ничек идарә итәсез?» – дип сорый.

Солтан:

– Дөрес карар кабул итү кирәк, – дип җавап бирә.

Дәрвиш янә:

– Дөрес карарны ничек кабул итәсез? – дип сорый.

– Тәҗрибә, – ди солтан.

Дәрвиш:

– Ә тәҗрибәгә ничек ирешәсез? – ди.

Солтан сорауның бусына:

– Егылам һәм торып басам! – дип җавап кайтара.

 

Минем тормышта да шулай. Егылулар да, торып басулар да күп булды. Аллаһы Тәгалә шушы көнгә кадәр мине китереп җиткергән икән, димәк, үткәндәге юлларның агы да, карасы да кирәкле булган…

Н.Исмәгыйлов фотосы.
Н.Исмәгыйлов фотосы.

«Мин Җомга намазы вакытында дөньяга аваз салганмын...»

Сигез ел безнең бала булмады. Кая гына бармадык, ниләр генә эшләмәдек. Безгә – 29 яшь. Табиблар: «Балагыз булмаячак!»– диделәр. Мин салкын су белән коенырга тотындым... Кар өстендә яланаяк йөрим... Һәм... җиргә төкерми башладым..

Беренчедән, Җир – Ана. Бу – анаңның йөзенә төкерү белән бер. Икенчедән, синнән энергия китә. Син ашкайнатуның башлангыч этабында торган селәгәйләрне җиргә чыгарып ташлыйсың. Шуннан ашказаны авырулары килеп чыга. Тәмәке тарткан кеше гел җиргә төкерә. Хатыным да кыш көне яланаяк йөри башлады. Хәтта Буадан авылга кадәрге өч чакрым араны җәяү кайта идек. Нәтиҗәдә, Аллаһның хикмәте белән, балабыз туды. Баланы беренче көненнән үк су коендыра, мунчада юынганда, тышка алып чыгып, карга ыргыта башладым. Бу гамәлемне күрү белән әнием һушыннан язып егылды…

Миндә 1967 елгы «Социалистик Татарстан» газетасы саклана. Аның беренче битендә авылның фельдшер-акушеры сабый баланы – мине кулында тотып тора. Мин инде шул вакытта ук гәҗиткә чыкканмын. Бу үзенә күрә бер билге булган. Кеше туганда да, үлгәндә дә нинди дә булса билге – ым-ишарә була, әмма без аны дөнья мәшәкате белән күрмибез. Мин җомга көнне, җомга намазы вакытында дөньяга аваз салганмын. Күз алдына китерегез: мөселман дөньясы сәҗдәгә киткән вакытта туганмын. Бу да бер билге. Мин туган 14 октябрь – хрис тиан дөньясында Покров көне. Монысы да бер билге. Мин берничә ел дәвамында диннәр тарихын өйрәндем. Әле дә өйрәнәм, өйрәнүемне дәвам итәм. Әгәр дә хезмәт юлым театр белән бәйле булмаса, һичшиксез, бу темага диссертация язган булыр идем…

«Кешеләргә үпкәләмәскә һәм ачуланмаска кирәк!..»

Бик тә матур авылда тудым мин. Авылларын яратмаган бик күп кешеләрне беләм. Кызганыч, бик күпләр, бәхет эзләптер инде, чит төбәкләргә киткән, күченгән, хәзер шунда яшиләр... Алар арасында дәрәҗәле урын биләүчеләр дә бар. Бу кешеләр: «Авылдагы кара эштән туеп киттек», – диләр. «Җәй буе чөгендер чүбе утасы, малларга печән әзерлисе булды», – диләр…

Дөньяның кайсы гына җирендә, кайсы гына почмагында булмадым... Париж, Берлин, Милан... Рәсәйне генә алыйк: Башкортстан, Алтай, Грозный, Мәскәү, Әстерхан, Саратов... Әле генә Новороссийскидан, Тольяттидан кайттым. Кайда гына булсам да, һәрвакыт туган авылымны сагынып кайтам.

Раил Садриев нидер уйлый.
Раил Садриев нидер уйлый.

Мин кечкенә вакытта әнием – читтән торып укытучылыкка, әтием Горькийдагы партия мәктәбендә дүрт ел укыды. Әнием гомере буе авылда коррекцион мәктәптә укытты. Мин анда тәрбияләнүче балалар белән уйнап үстем. Болар гаять эчкерсез балалар иде. Алар мине күңелемне чиста, саф тотарга өйрәтте. Нинди генә кызу кеше булсам да, мин бик тиз суынам.

«Дәрвиш» спектаклендә Нургали хәзрәт солтанга мондый сорау бирә:

– Ничек гафу итәргә өйрәнергә? – ди.

– Иң гади әйбер бит бу! – ди солтан.

– Мин, иллене узган татар, күп әйберләрне гафу итә алмыйм, ничек кичерергә өйрәнергә? – ди Нургали хәзрәт.

Солтанның җавабы:

– Кешеләргә үпкәләмәскә һәм ачуланмаска кирәк!

Минем бернинди дошманым да юк. Мин беркемгә ачуланмыйм. Рәхәт! Дөрес, тормышымда төрле вакыйгалар булды, әмма һәр ситуациядә дә уңай якларны күреп ала белдем. Болар – зур сынау. Мин аларны үтәргә тиеш. Сынау эчендә, кыенлыклар уртасында яңа мөмкинлекләр ята. Аллаһы Тәгалә сиңа бер ишекне яба икән, башка урында ике-өч ишекне ача. Ә бит күп кеше, кыенлыкка тарса, бүтәннәрне сүгә һәм каргый башлый.

«Авылның язмышы безнең нәсел-ыру белән нык бәйләнгән...»

Шигырь укуга, артист хезмәтенә мәхәббәтне нәфис сүз остасы Айрат ага Арсланов уятты. Аның мәктәбебезгә килгәне, шигырь укыганы бүгенгедәй хәтеремдә. Аңарчы пластилиннан меңләгән солдат ясый, алар белән төрле сюжетлар уйлап чыгара идем. Ул пластилиннар идәнгә ябышып кала. Әни ачулана…

Мәктәптә дә уен-көлке яратучы, бик шук бала булдым. Шул шуклыгым аркасында, күп тапкыр дәрес өзгәнем булды, хәтта мәктәптән куарга җыендылар, ләкин мин әйбәт укый идем. Укытучыларымны бик яраттым. Аларның һәрберсен туган көннәрендә, гаилә бәйрәмнәрендә котларга тырышам…

1975 елда Толымбай мәктәбен бетергән егетләр һәм кызларның 58 проценты югары уку йортына кергән. Ул вакыттагы совет ВУЗына укырга керү бүгенге уку йортына керү түгел бит! Ул – совет ВУЗы! Укучыларның күбесе техник уку йортын сайлады. Авылдан Советлар Союзында танылуга ирешкән уналты спортчы чыккан. СССРда спорт мастеры исемен алу зур дәрәҗә иде бит! Минем әтием дә көрәшче иде, үзем дә озак еллар спорт белән шөгыльләндем... Ни кызганыч, шәхсән мине укыткан укытучылардан хәзер икесе генә исән. Гомумән, мин авылыбызның һәр кешесен яраттым һәм яратам…

Мин авылда – бабаларым 340 елдан артык яшәгән нигездә яшим. Исемнәрен белгән бабаларымның барысы да авылның старостасы булган. Бабаем 26 яшендә колхоз рәисе хезмәтенә алынган. Кызганыч, сугышка китеп 33 яшендә һәлак була. Аның улы – минем әтием колхоз рәисе хезмәтен дәвам итә. Авылның язмышы безнең йорт һәм нигез, нәсел-ыру белән нык бәйләнгән. Минем бу нигездән беркая да китәсем килми. «Каян энергия аласың?» – дип сорыйлар. Телефонны зарядкага куйгач, ул заряд җыя башлый. Авылга, туган нигезгә кайтып керү белән минем «зарядка» башлана, гүя бөтен ыру мине без күрми торган дөньяга тартып кертә дә энергиямне тутыру өстендә эшли сыман. Туган авылымда, туган нигеземдә генә энергия, көч-куәт алам…

Нигеземне, туган авылымны сакларга тырышам. «Гаилә – дәүләтнең бер ячейкасы», – диләр. Мин исә: «Дәүләт сыердан башлана», – дип саныйм. Сыер юк икән, дәүләт тә юк. Сыер – авыл кешесен туган нигезендә, туфрагында тотып тора торган төп мал. Сыер йөрмәгәч, болыннарда чүп үләннәре үсә, түмгәкләр калка, кырмыскалар күбәя, кыскасы, табигатьтә баланс та югала…

Киләчәктә безнең Толымбай авылы, гомумән, шәһәргә якын авыллар халык белән шыгрым тулачак. Халык җиргә кайтачак! Балаларга ипинең кайда үскәнен белер өчен дә бик кирәк бу. Ничек кенә сәер яңгырамасын: теләсә кайсы бала бер вакыт аралыгында ач булырга һәм салкында туңып торырга тиеш! Бу аңа икмәкнең һәм җылы, рәхәт тормышның кадерен белер өчен бик тә кирәк.

Мин туган авылымда, күл буенда яшим. Һәр иртә салкын су белән коенам. Тирә-як – урман, шунда җиләккә, гөмбәгә, шомыртка йөрибез. Табигать бик матур. Татарстаныбызның табигате искиткеч гүзәл: куркыныч еланнар да, зәһәр үрмәкүчләр дә юк. Бөтен нәрсә бездә, Тукай әйткәнчә, баланста: «Җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява».

Шөкер, дусларым күп. Йортыбызда кунак гел булып тора, гаилә белән генә аерым ашап утырган вакытлар бик сирәк. Мин үскәндә дә шулай булды, хәзер дә шулай. Кунакларны бик яратам. Аларга бакчамдагы кәбестәмне өзеп булса да биреп җибәрәм... Чөнки һәр кунак мең шатлык-бәхет алып килә һәм мең кайгыны алып китә. Кунакларга ишек ачык булырга тиеш.

«Без тылсымлы дөньяда яшибез...»

Без тылсымлы заманда яшибез. Шулай дигәч, мине күпләр битәрли: «Ничек инде тылсымлы булсын?! Тегендә бер фаҗига, монда бер һәлакәт...»

Мәшһүр шагыйребез Фәнис Яруллинның шундый бер шигыре бар:

 

Уйларымны учка кыскан идем

Бармак арасыннан кан тамды.

Сулышымны тамчыларга өрдем,

Һәр тамчыдан чәчкә яралды.

 

Күрә белсәң, гаҗәпләнә белсәң,

Дөнья бит ул – тоташ могҗиза.

Могҗизалы шушы дөньяларга

Сулышым кирәк булса, мин риза.

 

1955 елда хакимият зур хата җибәрә: дингә каршы булган әйберне гамәлгә кертә – абортларны рәсмиләштерә. Шуннан соң СССРда халык саны кими башлый. Ә бит безгә күп булырга, бердәм булырга, ныклы дәүләт корырга кирәк…

Мин бик матур илдә тудым. Мин аны ярата идем, әмма үткәнгә кайтып булмый. Мин туган илемне хәзер дә яратам. Илне хөрмәт итәргә, аны ярата белергә кирәк. Родина «род» (нәсел, ыру) сүзеннән алынган. «Отечество»ның нигезендә «отец» (әти) сүзе ята. Ничек үз нәселеңне һәм атаңны яратмаска мөмкин?! Илен яраткан кеше, нинди генә байлыгы булуга карамастан, чит илдә яшәми, үзенең ватанына тугры кала, ә чит илгә барып кына кайта.

«Аллаһы Тәгалә сүзләрен кеше аңларлык итеп җиткерә торган театр кирәк!..»

Мин үзем артист булырга хыялланмаган идем. Уйламаган җирдән, артист булдым. Башта Казан университетының тарих факультетына укырга кергән идем бит мин. Әле дә тарих миңа кызык, анда вакыйгалар логик эзлеклелектә ачыла…

Театрга килгәнче, техникумда тарих фәнен укыттым. Соңрак кына театрга килеп кушылдым…

Бар эшкә дә үзлегемнән өйрәндем. Театрга кереп китүем дә язмыш хикмәте булгандыр. Язмыш теләгән кешене – төртеп, теләмәгән кешене сөйрәп бара. Әгәр син дөрес юлдан барсаң, сине язмыш үзе төртә, сиңа кирәк булган кешеләрне каршыңа китереп чыгара…

Халык театры оештырдык, берничә елдан Буада дәүләт драма театрын булдырдык. Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бик рәхмәтлемен. Халык арасыннан чыккан артистларга ышанып, ул безгә дәүләт театры төзергә мөмкинлек бирде. Соңгы елларда Буа өчен галәмәт театр бинасы төзеп куйдык! Шундый авыр заманда мөмкинлекләр табып, театр оештыруда ярдәм иткәне өчен җитәкчеләргә рәхмәт!

Минем бүтән төрле, гадәти булмаган театр төзисем килә. Дини мәҗлесләрдә мин иң төп әйбер – вәгазь дип саныйм, гарәп телендәге дога аның кереш өлеше генә булырга тиеш. Ана телендәге вәгазь уйландыра һәм иманга китерә. Спектакль дә вәгазь кебек булырга тиеш. Спектакль терапия булырга тиеш, ул кешеләрнең күңелен дәваларга тиеш.

 

Кызганыч, бүгенге театрда форма бар, эчтәлек юк. Анда ни генә кыланмыйлар, чишенәләр, шәрә йөриләр, сөешәләр. Изге китапларда шундый сүзләр язылган: «Килер шундый заман, кешеләр төньяктан – көньякка, көнчыгыштан көнбатышка таба яки киресенчә, эзләнүдә булырлар. Алар икмәк белән су түгел, ә рухи азык – Аллаһ сүзен эзләрләр...» Ә театрдагы спектакль – ул шул сүзләргә нигезләнгән, һәр күзәнәккә үтеп керерлек илаһи урын, кешене үзгәртеп чыгару – «трансформация» урыны булырга тиеш, нәкъ К.С.Станиславский әйткәнчә: «Человек должен однажды войти в театр одним, а выйти другим, хотя бы на йоту».

Менә ул заман килеп җитте диярлек. Кеше төшенкелеккә бирелдеме, аңа бу чирдән котылу бик авыр, аның күзенә бернәрсә дә күренми. Туплаган малы, балалары, сөеклесе – берсе дә аңа кирәк түгел. Андый кешеләр күп хәзер. Аларга рухи азык – Аллаһ сүзләре, Аллаһы Тәгалә сүзләрен кеше аңларлык итеп җиткерә торган театр кирәк.

«Уйлар алдыннан тагын бер кат уйла... »

Туган телемне бик яратам. Һәр күзәнәгем, фикерләвем белән татармын! Театр белән булган һәр җирдә – һәр сәхнәдә Тукайның «Туган тел» җырын җырлыйбыз…

Дөрес, «Дәрвиш»не хәзер рус телендә уйныйм, әмма ролем – татарның бөек кешесе Нургали хәзрәт Хәсәнов турында, аны татар рухында, татарча уйлап уйныйм.

Тормышымда миңа начарлык кылучылар – алар минем иң яхшы «укытучыларым», чөнки алар синең кимчелегеңне, ярамаган сыйфатларыңны йөзеңә бәреп әйтәләр. Алар әйткәнгә карап үзгәрәсең, төзәләсең һәм алга таба барасың. Каршыңа нинди генә әшәке телле кеше чыкмасын, аның сыйфатлары синең үзеңнең эчеңдә, күңелеңдә бар. Ул сиңа хакыйкатьне әйтә, көзге сыман. Ә син үзгәрергә кирәк икән дип уйланасың…

Хәзерге заманда уйлар алдыннан тагын бер кат уйларга кирәк. Уйлаган уй тиз әйләнеп кайта. Кеше турында уйлыйсың гына, ул каршыңа килеп чыга. Галәмәт заман!

Мин үзем теләгән эш белән яратып шөгыльләнәм. Егерме ике төрле азыкны үзебезнең хуҗалыкта әзерлибез. Алты ай дәвамында үзебезнең бакчада үзебез үстергән помидор, җиде ай дәвамында үзебез үстергән кыяр белән тукланабыз. Кәбестә, кишер, чөгендер – барысы да үзебезнеке. Чүпрәсез икмәкне өйдә үзебез пешерәбез. Болар барысы да – авылның бәрәкәте. Бүгенге тотрыксыз заманда авылда, җиргә нык басып, үзең теләгән, яшь вакытта эчкән суны эчеп яшәү нинди бәхет! Шулар миңа кыйбланы сакларга ярдәм итәдер…

Миңа бүгенге Раил ошый! Бәлки башкаларга да ошыйдыр. Аның белән фикерләрем туры килә. Мин аның белән дус. Яшәүгә караш бер төрле безнең.

Начар авырулар каян килеп чыга, дип уйлыйсыз? Эчке дөнья белән тышкы дөнья тәңгәл килмәүдән, дип уйлыйм. Кеше эчке дөньясы белән бер әйбер тели, ә бүтәнчә яши. Аның шагыйрь буласы килә, үзе бүтән юлдан китә. Каршылыклар шулай җыела да, нәселдән килгән йомшак урынга китереп суга. Аллаһ сакласын! Вакыт-вакыт үзеңне розеткадан тартып алырга, бүтән кыйммәтләр белән яшәп карарга, ял итәргә кирәк.

«Яшәүнең мәгънәсе – яшәүдә, әмма ничек итеп яшәүдә...»

Миңа – 60 яшь, әмма үземне япь-яшь егет итеп хис итәм. Өлкәнәйгәч, бөтен кеше дә шулайдыр инде ул. Мин үземә 30-35 яшь бирәм. Алтмыш яшь күп тә кебек, аз да кебек. Гомер тиз уза. Яшәүнең мәгънәсе – яшәүдә, әмма ничек итеп яшәүдә. Кешеләргә, дөньяга кирәкле кеше буласым килә. Үземнең ачышларым, уй-фикерләрем белән уртаклашасым килә. Шуларны әйтер өчен Аллаһы Тәгалә миңа мөнбәр – сәхнә бирде. Аллаһы Тәгалә мине берүзем сәгать ярым вакыт сәхнәдә уйнар дәрәҗәгә җиткерде. Мең ярым кешелек залларда берүземә уйнарга туры килә. Беркем дә залдан чыгып китми, хәтта телефонга да үрелми. Шушы дәрәҗәгә җиткергән өчен мин Аллаһы Тәгаләгә, минем яндагы кешеләргә, минем янда булып киткән кешеләргә, минем белән әрләшкән кешеләргә, хәтта мине яратмаганнарга да мең рәхмәтле. Рәхмәтем аша гафу да итәм! Мин дөньяның нигъмәтенә рәхмәтле! Дөньяда бер артык һәм бер ким әйбер юк. Ул шулкадәр матур, сыйфатлы һәм камил, күрә белсәң!

 

Бер яшибез бу дөньяда,

Бер дулап үтеп барыш!

Артыбыздан озатып кала

Мең рәхмәт тә, мең каргыш!

 

Артка борылып карасаң,

Нинди галәми рәхәт!

Кычкырган каргыштан кыйммәт

Пышылдап әйткән рәхмәт!

 

Бу – якташым, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис сүзләре. Рәхмәт, Ләбиб дус, сиңа да. Син, чын мәгънәсендә, дус була беләсең. Мин сиңа карап бик күп әйберне үземдә үзгәрттем. Очрашырга, күрешеп торырга язсын. Аллаһы Тәгаләнең көннәре безнең өчен бетмәсен!

Татарстанның халык артисты Раил Садриев сөйләгәннәрне Ленар Гобәйдуллин басмага әзерләде.

  • «Мәдәни җомга» газетасы  

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи