Ниһаять, 2 мартта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалыннан мәшһүр драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышлап төшерелгән «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы (16+) күрсәтелә башлый. Шул уңайдан «Мир» кинотеатрында аны тәкъдим итү булды.
Ун серияле телесериалны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Ватан 21 век» кинокомпаниясе төшергән. Аны тәкъдим итүгә комиссия рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, депутат Камил Ногаев, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан» телерадиокомпаниясе генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Питрәч, Теләче, Чистай муниципаль районнары башлыклары, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Ватан 21 век» кинокомпаниясе җитәкчесе Алинә Сөләйманова, «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Ильяс Гаффаров һәм Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина бар иде. Моннан тыш, татар сериалының дөньяга яралу мизгеленә шаһит булырга теләп, артистлар, язучылар, галимнәр һәм журналистлар җыелды.
Әле кайчан гына татар киносы турында уйлаганда күңелне өметсезлек баса иде түгелме? Кыска гына вакыт эчендә татар кино сәнгате ничек бу биеклеккә күтәрелә алды соң? Кем ул милли кино язмышына битараф кала алмыйча, бозваткыч кебек, бөтен караңгылык, авырлыкларны ярып, тамашачы өчен зәңгәр экраннарда өмет чаткысы кабызган кеше? Режиссер Александр Далматов түгелме икән? Башта «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесендә аның язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшергән «Кеше китә, җыры кала» күп серияле нәфис фильмы күрсәтелде. Аннары татар кино сөючеләре язучы Нурихан Фәттах әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән «Кырык дүртнең май аенда» тулы метражлы нәфис фильмын карап сөенде. Шуннан соң озак та үтмәде, Туфан аганың әсәре буенча өр-яңа сериал әзер. Алдагы кинофильмнардан күренгәнчә, режиссер Александр Далматовның иҗат куәсе зур, колачы киң, кыюлык-тәвәккәллеге бар, ә иң мөһиме, күңелендә милләткә мәхәббәт уты яна. Иҗат халкының ихтирамын яулый алды ул. Ә иң әһәмиятлесе – милләт язмышын хәл иткән оешма җитәкчеләре, телевидение башлыкларының ышанычына ия булды. Һәм соңгы вакытта татар киносы тирәсендәге җанлану – моның матур нәтиҗәсе.
Билгеле булганча, Туфан Миңнуллин «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен 1977 елда язган һәм аның өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Пьеса буенча матур спектакльләр иҗат ителде. Театр сөючеләр, мәсәлән, баш героиня Мәдинә ролендә күренекле артистларыбыз Дамирә Кузаева, Җәмилә Әсфәндиярованы, Мирзанур ролендә Камил Вәлиев, Шамил Фәрхетдиновны хәтерли. Сериалда исә баш рольләрне Диләрә Фазлыева, Артем Пискунов, Алмаз Борһанов башкара. Шулай ук рольләрдә Рәйхан Габдуллина, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Эмиль Талипов, Рөстәм Галиев, Люция Хәмитова, Хәлимә Искәндәрова, Асия Харисова, Наилә Нәҗипова, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар һ.б. катнаша. Сериалда унлап җыр яңгырый. Барысының да авторы – К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов. Нәфис фильмның операторы – Максим Самсонов. Инсценировканы исә Александр Далматов белән бергә Алсу Хәбибуллина язган.
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалында вакыйгалар 2010-2025 елларда бара һәм безнең буын кешеләренең тормышы көчле рухлы Мәдинә язмышы аркылы күрсәтелә. Язмыш тарафыннан бер-бер артлы аяусыз сынауларга дучар булган Мәдинә яшәү дәртен югалтмасмы? Хыянәт һәм хәсрәткә каршы торырлык көч табармы?» – дип язылган сериалны тәкъдим итү программкасында. Хәер, озакламый тамашачы бу сорауларга җавапны үзе таба алыр.
Кино тантанасына җыелган халык сериалның беренче өлешен күрә алды. Артистларның камил татар телендә сөйләшүе сөендерде. Рольләрдә театр артистлары катнашса да, моңа кадәр төшерелгән бериш фильмнардан аермалы буларак, диалогларның табигый килеп чыкканына игътибар итмичә мөмкин түгел.
Вакыйгалар бүгенге көнгә күчерелсә дә, авторларның үткәндәге кайбер күренешләрне фильмга китереп кертүләре нәтиҗәсендә заман буталган кебек тәэсир калды. Әйтик, хәзерге заманда «спекулянт» сүзе сәер яңгырамыймыни? Үткәннәр бизмәненә салып үлчәсәң, бүген һәр ике кешенең берсе спекулянт лабаса! Әмма тумаган тайның билен сындырмыйк әле, фильмның дәвамын карагач, рәхәтләнеп бер фикер алышырбыз. Әлегә исә, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова әйткәнчә, зәңгәр экраннарыбызда төрек кинофильмнары түгел, ниһаять, үзебезнеке күрсәтелә башлавына шатланыйк. Татарстанның кино төшерүчеләр берлеге рәисе Илдар Ягъфәров сүзләре белән әйтсәк, режиссер һәм телевидение арасында иҗади бергәлек барлыкка килүгә куаныйк. Күренекле драматург Мансур Гыйләҗев әйтмешли, чит ил, Россия телевидениесендә иң популяр жанрлардан булган сериалның бездә дә тамыр җәя баруын яхшыга юрыйк. Яраткан әдәбият галимебез Хатыйп Миңнегуловның фикерен куәтләп, режиссерның милли җирлектән, милли моңнардан аерылмавын хуплыйк. Экранда классикларыбыз Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах әсәрләре ләбаса!
Аксакалыбыз Равил Шәрәфиевнең күңеле шулкадәр тулган иде ки, ул кайчандыр бер фестивальдә бүләк ителгән статуэткасын Александр Далматовка бүләк итеп бирде. «Киләчәктә татар кино музее да ачылыр, ләкин ул вакытта мин булмам. Музейга куярсың», – диде. Аксакалыбызның исеме анда имгәтеп язылган-язылуын. Әмма «Бөркетләр» кинофильмы геройларының берсе Равил Шәрәфиев турында кызыклы ядкәр ич! Ә иң мөһиме, мөхтәрәм галимнәребез Хатыйп Миңнегулов, Миләүшә Хәбетдинованың иҗат төркеменә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү кирәклеге турындагы фикерен куәтләмичә мөмкин түгел. Ата-баба эзен югалтмыйча, кыйблабыздан тайпылмыйча, нык адымнар белән алга баручы мондый яшьләр бездә чат саен тезелмәгән лә! Сәхнәләребездә яшьләрнең төрле кыланмышларын күрдек һәм күреп торабыз. Бу иҗатчыларны исә киләчәктә дә акчага тилмертмәсәк һәм вакытында эшләренә бәя бирә белсәк иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала