Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда татар халкының язма мирасы, язуы тарихына багышланган конференция узды. Әлеге конференциядә Сарман һәм Минзәлә районнарының мәктәп-мәдрәсәлә...
Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда татар халкының язма мирасы, язуы тарихына багышланган конференция узды. Әлеге конференциядә Сарман һәм Минзәлә районнарының мәктәп-мәдрәсәләре тарихы, татар халкының язма мирасы, рун, гарәп һәм латин графикасындагы язма чыганакларны өйрәнү һәм аларны "Безнең мирас" журналында яктырту мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Минзәлә һәм Сарман төбәгенең күренекле шәхесләре - бертуган Хәмидиләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм Коръән тәфсир итүләре хакында да чыгыш яңгырады.








Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала