29 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә Яшь язучыларның республика семинары узды. Әлеге семинарда шигърият, проза, драматургия буенча остаханәләр эшләде. Барлыгы 34 яшь иҗатчының әсәрләре каралд...
29 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә Яшь язучыларның республика семинары узды. Әлеге семинарда шигърият, проза, драматургия буенча остаханәләр эшләде. Барлыгы 34 яшь иҗатчының әсәрләре каралды. Остаханә җитәкчеләре яшь язучыларга үзләренең киңәшләрен, фикерләрен һәм теләкләрен җиткерде. Иң яхшы дип табылган әсәрләрне матбугатка, китап нәшриятына тәкъдим итәргә дигән карар кылынды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала