Галим Вәли Хангилдинның тууына 130 ел
Тел галиме, педагог, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1961) Вәли Нигъмәтулла улы Хангилдин 1891 елның 4 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Иске Сынлы (Сынны) авылында туган.
1911-1914 нче елларда ул Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә укый.
1920-1922 нче елларда – Екатеринбургтагы Татар-башкорт педагогика техникумында директор, 1923-1931 нче елларда – Уфада башкорт педтехникумында уку-укыту мөдире.
В.Хангилдин 1930 нчы елларда мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләрен әзерләшә.
1943-1966 нчы елларда ул СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.
1942 елда Вәли Нигъмәтулла улы татар синтаксисына кагылышлы беренче диссертацияне Казан дәүләт университетында яза.
1959 елда В.Н.Хангилдинның «Татар теле грамматикасы (Морфология һәм синтаксис)» исемле монографиясе дөньяга чыга.
В.Хангилдин 1971 елның 2 июнендә вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА