Журнал «Безнең мирас»

"Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

Бүген, 23 декабрь көнне, ТР Фәннәр академиясендә "Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Әлеге чарада Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, ТР дәүләт оешмалары, ТР Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге, матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнашты.
Конференциядә милли театр тарихы, театрның көнүзәк мәсьәләләре һ.б. театрга кагылышлы темалар яктыртылды.
Катнашучыларга Театр елы уңаеннан нәшер ителгән "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" буклеты һәм "Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы тапшырылды.
Фото: Энҗе Хөсәенова

Теги: Энҗе Хөсәенова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру