Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Ниһаять, җылыта?

Ниһаять, җылыта?

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Соңгы вакытта республика «поляр киңлекләрнең салкын һавасынд...

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Соңгы вакытта республика «поляр киңлекләрнең салкын һавасында формалашкан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында», - дип аңлата синоптиклар.
Төбәктә бүген һәм иртәгә әлеге антициклон китергән салкын һәм, нигездә, коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстанның көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылытачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +15..+21 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә урыны белән генә бераз яңгыр яварга мөмкин.
Метеорологларның фаразлавына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Төнлә термометр баганалары +7 градус, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк. Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
Чыганак: Татар-информ

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи