Татарның хезмәте зур файда бирми: ашарга өчәр мәртәбә тукталалар
Казан татарлары үзләренең милли гадәтләрен саклап калганлыктан, этнографлар өчен аларның тормыш-көнкүреш кагыйдәләрен, көндәлек йолаларын өйрәнү бик кызык.
Татарларны төп өч сыйныфка бүләргә була: сәүдәгәрләр, мещаннар, крестьяннар. Беренче ике сыйныф башлыча Казанда, ә крестьяннар өязләрдә яши. Әйтергә кирәк: татар крестьяннары барысы да игенчелектә түгел, игәргә җир азлыктан, алар Казанда татарларның һәм русларның сабын ясау, тире эшкәртү заводларында эшлиләр, ат олавы белән йөк ташыйлар. Аларның хезмәте зур файда бирми: эшне соң башлыйлар, иртә бетерәләр, акрын эшлиләр, ашарга өчәр мәртәбә тукталалар. Шунлыктан, бер үк эшне русларга караганда икешәр мәртәбә озаграк башкаралар.
Аристарх Сперанский
«Безнең мирас». — 2022. — №2. — 17 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА