Татар түбәтәйләре
(ТР Милли музее фондларыннан)
Татар түбәтәенең төп ике төре билгеле: ярымшар формасындагы такыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш. Н.И.Воробьёв фикеренчә, ярымшарсыман такыя чын татар түбәтәе саналган. Ул урта гасыр сугышчыларының шлем астыннан кия торган баш киеменнән барлыкка килгән булырга мөмкин. Түбәтәйне тегү өчен бәрхет һәм вельвет материал кулланылган. Купшы түбәтәйләрне ефәктән һәм парчадан, гадәттә бер тонда, карасу тукымадан теккәннәр. ХIХ гасыр уртасыннан төрле төсләрдәге тукымалар файдалана башлаганнар. Чигүдә үсемлек орнаментлары кулланалар.
Журналга Руфия Мөхетдинова әзерләде.
"Безнең мирас". - 2015. - №4. - 101 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА