Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татар хатын-кызлары ни өчен иртә картаялар?

Татар хатын-кызлары ни өчен иртә картаялар?

Соңгы елларда Казан татар хатын-кызлары, ирләр кебек үк, Азиядән килгән өс-баш киемнәрен Европа өлгеләреннән үрнәк алып ясалган, җайлырак фасоннарга алыштыралар. Татар хатын-кызлары арасында бик сөйке...

Соңгы елларда Казан татар хатын-кызлары, ирләр кебек үк, Азиядән килгән өс-баш киемнәрен Европа өлгеләреннән үрнәк алып ясалган, җайлырак фасоннарга алыштыралар. Татар хатын-кызлары арасында бик сөйкемле, бик чибәрләре күп, ләкин алар бик иртә картаялар. Кияүгә чыккан 27 яшьлек хатыннар бик тиз арада 40 яшьлеккә охшап кала. Моның беренче сәбәбе – алар бик яшьли кияүгә чыгалар, икенчесе – иннек-кершәннәр белән битләрен бозып, курчакка охшый башлыйлар. Карл Фукс язмаларына караганда, аларның тәннәре саргылт төстә. Каз мамыгыннан ясалган җылы, йомшак ястыкмендәрләрдә ятканга һәм авыр, җылы кием кигәнлектән, тиреләре еш кына табигый шомалык сыйфатын югалтып, купшаклана. Инде хәзер алдынгы, хәлле гаиләләрдә түшәк-ястыклар гади, гигиенага яраклашкан пружиналы матрацларга алыштырылалар.


Татар хатыннары

Аристарх Сперанский 


"Безнең мирас". - 2022. - №2. - 17 б. 

#Яңалыклар #Тарихи мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи