Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Филармония солистларыРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылында туган; Казан дәүләт консерваториясендә РСФСРның атказанган, ТА...

Филармония солистлары


Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев




  • Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылында туган;



  • Казан дәүләт консерваториясендә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Заһидуллина классын тәмамлый;



  • Тавышы – тенор-альтино;

    Илһам Шакировның туган көн кичәсендә: Илһам Шакиров, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев. 2011 ел


  • 1985 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә алына;



  • 1985 елда халык җырларын башкаручыларның Бөтенроссия бәйгесендә дипломант була;



  • 1986 елда Мәскәүнең Колонналы залында Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан узган тантаналы концертта СССРның халык артистлары И.Козловский, А.Соловьяненко һәм З.Соткилава белән чыгыш ясый;



  • 1990 елда С.Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесе лауреаты исемен яулый;



  • 1991 елда җырчыга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелә;



  • 2000 елда ул «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек була;



  • 2007 елда – Г.Ибушев шигырьләре тупланган «Рәхмәт сиңа, җыр», 2019 елда балачак истәлекләре тупланган «Балачакны сагынып...» җыентыклары чыга;



  • Георгий Ибушев репертуарында татар композиторлары С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов һәм Р.Еникеев әсәрләре, опералардан арияләр, романслар, чит ил композиторларының әсәрләре бар;



  • 2019 елда җырчы «Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек була.




Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №10. - 110-111 б. 

#Зимфира Гыйльметдинова #Яңалыклар #Сәнгати мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи