***Зыялылык-интеллигентлык ул – бик тирән төшенчә. Ул – татар баеның, татар морзасының, татар мулласының нәселе, улы, оныгы булу дигән сүз түгел. Зыялылык ул ярым-йорты була алмый. Ул сыйфат кешедә йә...
***
Зыялылык-интеллигентлык ул – бик тирән төшенчә. Ул – татар баеның, татар морзасының, татар мулласының нәселе, улы, оныгы булу дигән сүз түгел. Зыялылык ул ярым-йорты була алмый. Ул сыйфат кешедә йә бар, йә юк. Уйлавымча, мондый кеше – үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, милләте өчен, аның киләчәге өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, тормышында әхлаклы, динле, милли тарихыбызны белгән ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы.
***
Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай.
***
Кешенең тормыш коруы – космоска чыгу. Старт дөрес алынса, программа үтәлә; старт начар алынса, бернинди центр корректировка ясый алмый.
Тулысынча журналыбызның 12 нче саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала