Журнал «Безнең мирас»

«Мәрҗани» автомарафоны

Бүген Арча һәм Әтнә районнарында мәгърифәтче, мулла, дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан беренче чара



 - "Мәрҗани" автомарафоны оештырылды.Марафонда катнашучылар шәхси автомобильләре белән Ташкичү авылындагы Ш.Мәрҗани музеенда, М.Галәү һәм Ш.Мәрҗанинең мемориал һәйкәлләре янында, 200 еллык тарихка ия, заманында Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән мәчеттә һәм авыл янында яңа гына төзекләндерелгән "Мәрҗани" чишмәсендә булдылар, ә аннары сәфәр Әтнә районында дәвам итте. Биредә исә кунаклар Ябынчы авылында галимнең туган нигезе, мулла коесы, бабасы Габделкотдус нигез салган Мәрҗан авылы, Комыргуҗадагы Ш.Мәрҗани музее белән танышты. Арчага кайтышлый Мәңгәр авылы янындагы XIII-XIV гасырларга нисбәтле каберлекне зиярәт кылдылар. Шунысын да искәртик, автомарафонда катнашучылар тукталган тарихи объектларның күбесе "ТАТТЕЛЕКОМ" АҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин инициативасы һәм ярдәме белән төзекләндерелгән.


Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру