Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Ленин кайда туган?

Ленин кайда туган?

Партиянең Мөслим райкомында укытучыларның политик белемнәрен тикшерү гадәте бар иде. Шундый максат белән безнең Октябрь сигезьеллык мәктәбенә пропагандист Шәехвәли Миргаязов килде бервакыт. Педагоглар...

Партиянең Мөслим райкомында укытучыларның политик белемнәрен тикшерү гадәте бар иде. Шундый максат белән безнең Октябрь сигезьеллык мәктәбенә пропагандист Шәехвәли Миргаязов килде бервакыт. Педагогларны берәм-берәм чакырып сөйләшә бу. Чират шактый өлкән яшьтәге, инде пенсиягә чыгар вакыты якынлашкан апага җитә. Гади генә сорауларга да җавап бирә алмагач, кызык өчендер инде:


– Ленин кайда туган әле? – дип сорап куя пропагандист.


– Сез бигрәк инде, иптәш Миргаязов, Владимир Ильичның Ленинградта туганлыгын беренче класс укучысы да белә ич аны, – ди мөгаллимә апабыз, ниһаять, бер сорауга дөрес җавап биргәндәй.


Фото: pixabay

Ягсуп Мортазин

#Ягсуп Мортазин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи