Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Кышкы иртәдә

Кышкы иртәдә

– Әбәтегез тәмле булсын, Бәдернисаттәй!– Бергә булсын... И... кара... танымый да торам, Фәгыйлә малае икән... Нихәл, нишләп йөрисең?– Әни, оеткыга бер-ике кашык катык бирсен әле, дигән ие. – Катыгым ю...

– Әбәтегез тәмле булсын, Бәдернисаттәй!
– Бергә булсын... И... кара... танымый да торам, Фәгыйлә малае икән... Нихәл, нишләп йөрисең?
– Әни, оеткыга бер-ике кашык катык бирсен әле, дигән ие. 
– Катыгым юк шул, акыллым...
– ?!
– Кар һаман явамы?
– Төшкәли.
– Анаң эшкә бармадымыни?
– Юк... Мунча ягабыз.
– Җизнәңнәр кайтмыйдыр ич?
– Юк.
– Атаң терелдеме инде?
– Терелде.
– Эшләмидер әле?
– Юк.
– Һе, һе, шулай диген... Катыгым юк шул, акыллым... Ашарга утыр, дисәм инде...
– Сал, булмаса, Бәдернисаттәй. Бик кыстагач, берәр тәлинкә ашармын.

Фаил Шәфигуллин


Безнең мирас. - 2020. - №10. - 115 б. 


Фото: pixabay

#Фаил Шәфигуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи