«Көнчыгыш-Көнбатыш»
11 нче июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда реконструкторлар арасында яхшы таныш булган “Витязь”клубы ярдәмендә оештырган “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышы” исемле Регионара хәрби-тарихи фестивальнең беренче көне булды. Бу көннең программасы 1812 нче елгы Ватан сугышына багышланды. Музейга килүчеләр XIX гасыр башына караган поход тормышы эпизодларын күрсәткән солдат бивуагын күрде, дуэль традицияләре белән таныштылар. Музей бинасында бал, биюләр һәм күңел ачулар буенча мастер-класс, җырлар һәм романслар концерты булды, костюмнарны реконструкцияләү барышы күрсәтелде. 1812 елгы Ватан сугышы күренешләренең эпизодлары реконструкцияләнде.
;
;
;
;
;
;
;
;
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА