Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

«Кирәкмәс шул!»

«Кирәкмәс шул!»

Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик һәйбәт, бик затлы бүрек бүләк итәләр. Башына ук кигереп куялар. Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, аны «үз...

Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик һәйбәт, бик затлы бүрек бүләк итәләр. Башына ук кигереп куялар. Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, аны «үз җыры белән сыйлый» башлыйлар. Алып баручы чираттагы җырның исемен әйтә: «Башка берни дә кирәкми...»


Шулвакыт залдан Нәби Дәүлинең карлыккан тавышы гөрләп ишетелә:
– Кирәкмәс шул! Шундый шәп бүрек бирсәләр, минем дә башыма берни дә кирәкмәс иде!..

Шамил Маннапов


"Безнең мирас". - 2021. - №2.

#Шамил Маннапов #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи