Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Кем беләндер бит...

Кем беләндер бит...

Фәхри Насретдинов, яшь җырчы Рафаил Җаббаров белән очрашкач, тиздән гастрольгә чыгачагы турында әйтә.– Ә-ә, мин бу хакта ишеттем инде, Фәхри абый, – ди Рафаил. – Сара апа Садыйкова белән чыгасың икән....

Фәхри Насретдинов, яшь җырчы Рафаил Җаббаров белән очрашкач, тиздән гастрольгә чыгачагы турында әйтә.


– Ә-ә, мин бу хакта ишеттем инде, Фәхри абый, – ди Рафаил. – Сара апа Садыйкова белән чыгасың икән.


Фәхри Насретдиновның хәтере кала. Авызын Рафаилның колагына ук терәп, ул:


– Юк, энем, ялгыш аңлагансың. Сара минем белән чыга! – дип, зәһәр пышылдый.


Нишлисең бит, сәнгать кешесе үзен икенче яки өченче итеп күз алдына да китерә алмый. Ул һәрвакыт беренче!


Фәнзаман Баттал. Зөлфәт Хәйруллин шаржы

Фәнзаман Баттал


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 112 б. 

#Фәнзаман Баттал #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи