Касыймдагы татар зиратыннан фоторепортаж
Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендәге борынгы татар зиратында Касыйм морзалары һәм сәүдәгәрләре җирләнгән.
Эпиграфик ядкярләрнең күбесе 19 гасыр һәм 20 нче йөз башына карый. Алар шул чордагы ташъязма культурасын, татар тарихын өйрәнүдә мөһим чыганак булып тора. Зират тиздән муниципаль программа кысаларында төзекләндереләчәк.
Хәзерге вакытта Касыйм шәһәрендә Мөхлисә Буби укулары бара. Тулырак язманы журналның киләсе саннарында укый аласыз.
Ленар Гобәйдуллин фотолары
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА