Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Иптәш, син кайсы партиядән?"

"Иптәш, син кайсы партиядән?"

– Иптәш, син кайсы партиядән?– Мин бер генә партиядән түгел, әллә ничә партиядән, санап бирә алмассың: трудовик, монархист, черносотенец, социалист, милләтче... тагы әллә ниндәйләр.– Кит аннан, бер ке...

– Иптәш, син кайсы партиядән?


– Мин бер генә партиядән түгел, әллә ничә партиядән, санап бирә алмассың: трудовик, монархист, черносотенец, социалист, милләтче... тагы әллә ниндәйләр.


– Кит аннан, бер кеше әллә ничә мәсләк тота аламы? Булмый бит ул.


– Ник булмасын, менә мин ресторанга барганда бик ашыгып барам, анда трудовик буламын, пиво эчкәндә бүрекне салмыйм – менә монархист, официант күрмәгәндә, акча бирми качып чыгам – менә черносотенец, атайның кассадан киткәнен көн буена саклап торам – менә шпион, хулиган; кассадан урлап чыккан акчаны бөтен товарищлар бергә эчәмез – менә социалист; бер рестораннан качып чыгарга форсат көткәндә, барачак рестораным берлән ике араны уйлап торам – менә милләтче.


– Алай икән.


Туп. – 1907. - № 2. – Б.8.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи