Гарифҗан Галиевка 90 яшь
Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь. Шул уңайдан Чепья мәдәният йортында «Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып» дигән чара узды. Анда журналыбызның баш мөхәррир урынбасары Марат Закир да катнашты.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА