Журнал «Безнең мирас»

Гәрәй Рәхим вафат...

Бүген, каты авырудан соң, Татарстанның халык язучысы, "Безнең мирас" журналының редколлегия әгъзасы, редакциябезнең якын дусты һәм даими авторыбыз, күренекле шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхимнең йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүмнең якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.
Игътибарыгызга әдипнең бер шигырен тәкъдим итәбез.


МИН - ИРЕКЛЕ
Һаваларда очкан бөркет кебек мин ирекле!..
Тик илемә, Ватаныма бирәм ул ирекне.
Һаваларда очкан лачын кебек мин ирекле!..
Тик каумемә - татарыма бирәм ул ирекне.
Һаваларда очкан аккош кебек мин ирекле!..
Тәүге мәхәббәтем, сиңа бирәм ул ирекне.
Һаваларда очкан кошлар кебек мин ирекле!..
Тик улларым, кызларыма бирәм ул ирекне.
Һаваларда очкан Сәмруг коштай мин ирекле!..
Тик дөньяга, бар җиһанга бирәм ул ирекне.
Минем иркем әнә шундый...
Сорасагыз әйтәм һаман:
"Мин ирекле...
Мин ирекле..."

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру