60 нчы елларда йөзәр кешелек банкетлар үткәрү гадәти хәлгә әйләнде. Ай саен, атна саен бер банкет... Мәҗлесләрне мәшһүр аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов әзерли, үзе үк тостын да әйтеп җибәрә. Заһит ага Хә...
60 нчы елларда йөзәр кешелек банкетлар үткәрү гадәти хәлгә әйләнде. Ай саен, атна саен бер банкет... Мәҗлесләрне мәшһүр аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов әзерли, үзе үк тостын да әйтеп җибәрә. Заһит ага Хәбибуллин юбилей мәҗлесенә мине дә чакырды, хәтта тамада итеп билгеләде. Тост артыннан тост, дус артыннан дус... Берзаман, малай, пенсионерлар кызып китте: татар ашханәсен дер селкетеп биергә тотындылар. Бии торгач, абзыйларның берсе ауды... Һәм, шунда ятып, җан тәслим кылды. Мәҗлес халкы тарала башлады. Заһит ага, ни әйтергә дә белмичә, тегене әрли: «Бу бит безобразие! Кешенең юбилеена килеп, шулай итәргә ярыймыни инде?!»
Илдар Юзеев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала