Без кем яки Бер китап тирәсендә уйланулар. Монгол чоры
Ләкин монысына, хөрмәтле укучыларым, аз гына соңрак тукталырбыз. Ә хәзер исә сүз әнә шул җиңелү турында булыр.
Татарларның бөеклек чоры Чыңгыз ханның кытайлар ярдәмендә татар ханы Муджин Султуны җиңеп, аның үзен үтереп, бик күп татарларны кыруы белән тәмамлана. Шуның белән татар тарихының монгол чоры башлана. Бу чорны татар-монгол мөнәсәбәтләрен ачыкламастан дәвам итү мөмкин түгел, чөнки күп вакыт татарларны монголлар белән бутап, аларны бер кавем итеп күрсәтә килделәр. Ләкин бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Әгәр дә алар бер кавем булсалар, Чыңгыз аларга карата коточкыч, башка сыймаслык вәхшилек кылган булыр идеме? Юк, әлбәттә, юк!
ХI гасыр филологы Мәхмүд Кашгари татарларны 20 төрки кабилә арасында күрсәткән. Ул, алар, печәнәкләр, башкортлар, кыпчаклар һәм кыргызлар кебек үк, төрки телдә сөйләшкәннәр, дип язган. 1160-1223 нче елларда гомер кичергән гарәп тарихчысы Ибн-Асир язмаларында да татарлар төрки кабиләләр арасында.
Атаклы «Диване лөгатет-төрек» («Төрки телләр сүзлеге») авторы, XI гасыр баш- ларында (1028-1029 нчы елларда) Караханилар дәүләте заманында Көнчыгыш Төркстанның Кашгар шәһәрендә туган Мәхмүд Кашгари (1101 елда вафат)
Монголларның «Сокровенное сказание»сендә татарлар һәм монголлар килешә алмаслык дошманнар дип язылган. Бу, чыннан да, шулай булган.
Баштарак боларның икесе арасындагы бәрелешләрдә татарлар өстен чыгалар. Җиңелүчеләрне хәтта кара татарлар, дип тә атый торган булганнар. Инде моңа кадәр искә алынган Рашидеддин үз язмаларында татарларның башка кабиләләрдән үзләренең бөеклекләре белән аерылып һәм монголларның да хуҗалары булып торганлыкларын күрсәтә.
Фарсы дәүләт эшлеклесе, табиб һәм галим Рашидеддин Фазлулледдин Хәмәди (1250-1318) һәйкәле (Иран)
Тарих тәгәрмәче төрлечә әйләнә. Әгәр моңа кадәр монголлар татар хакимлегендә яшәгән булсалар, Чыңгыз ханнан башлап, киресенчә, татарлар үзләре аларга буйсынып яши башлыйлар. Алай гына да түгел, Чыңгыз татарларның арба чәкүшкәсеннән биегрәк булганнарын бөтенләй юк итәргә кушкан була. Эш хәтта йөкле хатыннарның эчләрен ярып, балаларын алуга кадәр барып җитә. Ләкин, дип язган шул ук Рашидеддин, бу әмер үтәлми кала. Татар кабиләләренең шактые качып котыла, калганнары монгол гаскәренә кушыла. (Бәлки, Зәки Вәлиди күрсәткән татар кабиләләре нәкъ шул вакытта һәм шул сәбәпле Казан тирәсенә килеп урнашканнардыр.)
Татарларны монголлардан бик яхшы аера белгән көнбатыш сәяхәтчесе Вильгельм Рубрук язганча, Чыңгыз походларда һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган һәм: «Әнә татарлар килә!» – дигән аваз һәрчак яңгырап торган. Шунлыктан «татар» исеме янә киң тарала башлаган. Әйе, нәкъ борынгы замандагы кебек!
«Көнчыгыш илләренә сәяхәт» китабы авторы, монах, сәяхәтче Рубрук Вильгельм де Гильом (1215-1220 нче еллар – якынча 1270)
Монголлар кыпчак далаларында, Болгар илендә, төркиләр камалышында калалар. Шушы камалыштагы йогынты хәтта Чыңгыз нәселенең үзен дә әйләнеп үтми. Алтын Урда ханнары да татарлашалар.
XIV гасыр авторы Әл-Гомәри азчылык тәшкил иткән монголларның тиз арада төрки күпчелеккә сеңеп беткәнлеген ошбу сүзләр белән белдерә: «Борынгы заманда бу дәүләт Кыпчак иле булган, ә инде
аны монголлар яулаганнан соң, кыпчаклар алар кул астында калдылар. Аннан соң монголлар кыпчаклар белән аралашып туганлашып беттеләр һәм җир аларның табигый һәм раса сыйфатларын җиңеп, үзенең өстенлеген раслады. Шуннан соң алар, бер нәселдән диярсең, нәкъ кыпчакларга охшаш булдылар».
Үзбәк хан заманында Алтын Урдага килгән гарәп авторы Ибн-Батута, хан, үзе монголча белсә дә, кыпчак телендә сөйләшә, дип язып калдырган. Аның күзәтүенчә, хан тирәсендәге югары катлам монголлар да төркиләрнең гореф- гадәтләрен үзләштереп, төркиләшеп беткән булалар. Бу процессны Үзбәк ханның исламны дәүләт дине итеп игълан итүе дә тизләштерә.
Философ, тарихчы Эдуард Сәлмән улы Кульпин-Гобәйдуллин (1939-2015)
Күренекле тарихчы Э.С.Кульпин үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсендә, әгәр дә 1236 елны яки Батый ханның Көнбатыш походы башланган елны төркиләр һәм монголлар аерым этнослар булып башласалар, 1273-1291 нче елларда алар барысы да төркигә әвереләләр дигән фикергә килә.
Дәвамы бар.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА