"Безнең мирас" журналының 30 еллык юбилее узды
«Татмедиа»да «Безнең мирас» журналының 30 еллыгына багышланган юбилей чарасы узды. Әлеге чарада Мәдәният министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан, Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләреннән, барлык матбугат чараларыннан, шул исәптән радио-телевидениедән дә җитәкчеләр һәм вәкилләр, шулай ук олуг галимнәребез, күренекле әдипләребез һәм җырчылар катнашты. Юбилей тантанасын Айсылу һәм Ләбиб Лерон алып барды.
Бу чарада журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
*Сайтыбызда юбилейдан тулы фоторепортаж белән дә танышырга мөмкин булачак.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА