Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Без Ижауда

Без Ижауда

1-2 декабрьдә "Татмедиа"га караган кайбер басмаларның баш мөхәррирләре һәм Удмуртиянең күренекле каләм әһелләре, төрле министрлык вәкилләре, "Яңарыш" газетасы хезмәткәрләре катнашында Ижау каласындагы...

1-2 декабрьдә "Татмедиа"га караган кайбер басмаларның баш мөхәррирләре һәм Удмуртиянең күренекле каләм әһелләре, төрле министрлык вәкилләре, "Яңарыш" газетасы хезмәткәрләре катнашында Ижау каласындагы "Халыклар Дуслыгы йорты"нда эшлекле очрашу узды.


Әлеге күркәм чарада "Татмедиа" генераль директоры урынбасары, "Мәгариф" журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, "Безнең мирас" һәм "Ялкын" журналларының баш мөхәррирләре Ләбиб Лерон белән Йолдыз Миңнуллина, шулай ук "Безнең мирас" журналы хезмәткәре, язучы-драматург Рәдиф Сәгъди катнашты. Казаннан килгән кунаклар 6 нчы татар гимназиясендә, 107 нче "Энҗе" татар балалар бакчасында, Карл Маркс урамында урнашкан яңа мәчеттә булганнан соң "Спартак" мәдәният сараенда халык белән очрашты.
img_1948


img_1950
img_1954
img_1955
img_1956
img_1958
img_1930
#Редакция #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи