Яңалыклар
-
Айга кырын карама
Караҗимеш, йөзем, күрәгә бик тәмле дә, файдалы да – алардагы глюкоза һәм фруктоза канда инсулин микъдарын арттырмый. Күрәгә йөрәкне ныгыта, эчәклекне яхшы чистарта. Көненә 5 данә күрәгә ашау организмны җитәрлек кальций һәм тимер белән тәэмин итә. Хөрмә составында аспиринга охшаган матдә бар, ул салкын тиюне һәм баш авыртуны дәвалаганда кулланыла. Караҗимеш нервларны тынычландыра, стресстан саклый. -
Берләштерүче дулкыннар
Хөрмәтле укучылар, сизенәсездер, Татарстан радиосы тарихына багышланган бу сәхифә саннан-санга кызыклырак, күңелгә якынрак була барачак, чөнки без инде радио дөньяга яралган 1927 елдан башлап, данлыклы 30нчы елларны, Бөек Ватан сугышы чорын үтеп, сугыштан соңгы елларга килеп кердек. Безнең көннәргә якыная барабыз, дигән сүз. Димәк, мәкаләләрдә без яраткан тапшырулар, тавышлары таныш булган шәхесләрнең исемнәре ешрак телгә алына башлаячак. -
Себер мәгърифәтчесе – Хәмит Ярми
Өлкәнрәк буын хәтерли булыр, үткән гасырның икенче яртысында төрле биналарда, Кәрим Тинчурин исемен йөртүче театрда фольклор кичәләре еш уздырылды. Төрле буын кешеләре белән тулы залларда «төп хуҗалар» икәү иде: шаркылдап көлү һәм көчле кул чабулар. -
Чулпан ӘХМӘТОВА: «Купшы көзнең куенында таптым Бар дөньямның җете балкышын...»
Төн пәрдәсен ертып таң атканда, Алсуланган чакта кабат офык. Шәфәкъ нуры белән бәйләп куйдым, Йөрәгемнең яраларын кысып -
Фирүзә БИКБАЕВА: Яңалыклар дөньясында мәгълүмат тиз суына
Фирүзә Илфир кызы Бикбаева – Саба районының Иске Мичән авылында туган. 2024 елда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә җиңү яулап, Гран-прига лаек була. Хәзерге вакытта «Казан утлары» журналының «Яңа исем» проектында катнашып, әдәби осталыгын чарлый. Укучыларга тәкъдим ителгән хикәя – әлеге проектның бер җимеше. Остазы – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов. -
Кинода – дөнья сулышы
Казанда XXI «Алтын мөнбәр» Халыкара кино фестивале тәмамланды. -
Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ: «Саф хисләрне, серле ак төннәрне Урап алды котып салкыны...»
Һәр язның үз сүзе, үз көе, кайгысы, Болытлар катында карчыга төркеме. Күзәтә корбанын канатын киереп, Көтә күк тын гына газраил хөкемен. -
Әхмәт ХӨСӘЕНОВ: Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр
Каюм Насыйри миңа абый тиешле кеше иде, аның атасы минем бабам (атамның атасы) белән бертуган булган. Каюм Насыйри фамилиясен атасы исеме буенча йөреткән. -
Фердинанд Сәлахов: «Безнең сәхнәдә башкарылмаган 500 халык җырыбыз бар»
Сентябрьнең кыл уртасында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов 70 яшьлеген билгеләп үтте. Дөрес, рәсми туган көне киләсе елда, 1 гыйнварда гына әле. Хәер, аның туган көннәре ике генә дә түгел икән. Без аның белән шәхес кадере, музыка өлкәсенә кагылышлы проблемалар турында сөйләштек. -
ТАТАР ТЕЛЕ БЕЛӘН КАЯ БАРЫП БУЛА?
Татар теле – туган телебез – ата-бабаларыбыз теле турында шуның чаклы күп сөйлибез, күп язабыз, аның кыйммәте, кадере, киләчәге хакында кабат-кабат искә төшерү инде ялыктыра да башлады. Шактый татар кешесенең шул гап-гади хакыйкатьне аңламавы гаҗиз итә. -
Егерме җиденче елгылар
Алар өчәү. Әйе, өчесе дә егерме җиденче елда туган. Өчесе дә – олпат әдип. Өчесе дә – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары. Өчесе дә «пачти» бер яктан: Берсе – Баулы районындагы Исергәп авылыннан, икенчесе – шул ук Баулы районы белән чиктәш булган Габдрахманнан (Абдуллин районы, Оренбург өлкәсе), өченчесе – Башкортстандагы Илеш районының Әшмән авылыннан. -
«КАРА УРМАН» СЕРЛӘРЕ
Кино карап кайттым... Режиссер Радик Кудояров бу сорауларга җавап бирә алмады: «Кайда минем илем? Сезнең илегез нинди? Тамырларыгыз кайда? Киноның исемен сайлаганда «Кара урман»ны ни өчен карага әйләндердегез?» Татар җырында ул башка мәгънәдә. -
Таначевларны яд итеп
16 сентябрьдә Казанның Яңа Татар зиратында казах-татар сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлидхан Шәрәфетдин улы Таначевның (1887-1970) яңартылган кабер ташын ачу мәрасиме булды. Аның вафатына 55 ел тулды. -
«СУВЕНИР ХАЛЫК» ТҮГЕЛ
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашуы соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланды. -
Йөрәккә дә ремонт кирәк, яки Ялгызлыктан котылу чарасы
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры иҗат фасылын язучы Айгөл Әхмтгалиева әсәре буенча режиссер Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов куйган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле (12+) белән ачты.