Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулган көндә Казанда композиторның музее ремонттан соң ишекләрен ачты. Музей мөдире Айдар ӘХМӘДИЕВ белән мирасханәнең эш планнары турында сөйләштек.

1930 елның көзендә Салих Сәйдәшев Казанда Татар академия театрының тулай торагыннан фатир ала. Бинаның икенче катында өч бүлмәне биләп торган фатирда гаиләсе белән ул гомеренең ахырына кадәр – 1954 елның декабренә кадәр яши. 1993 елда Горький урамы 13 нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге бинада Салих Сәйдәшев музее ачыла. Ул Татарстан Милли музееның филиалы булып тора. 2016 елдан биредә төзекләндерү эшләре алып барылды. /М.Захаров фотосы
– Айдар әфәнде, бары татар көйләренә мөкиббән зат кына шушы музейны җитәкли аладыр…
– Килешәм. Мин 1987 елда Казанда туганмын. Аккордеонда, фортепианода яхшы уйныйм. Үсмер чагым милләтнең үзаңы үсеш алган елларга туры килде. Гаиләбез белән спектакльләргә йөрдек. Татарстан радиосының музыкаль тапшыруларын тыңларга яраттым. Татарстан Милли китапханәсенә йөреп, үзем өчен кирәкле китаплар, ноталар белән таныштым. «Шүрәле» балетын карагач, милли көйләргә тагы да ныграк тартылдым. Гимназиядән соң, Казан дәүләт финанс һәм икътисад институтында һәм бер үк вакытта Россия Ислам университетында укый башладым. Аннары Малайзиядә «Ислам финанслары» юнәлешендә белем алдым. 2018 елда Казанга әйләнеп кайттым. Татар яшьләренең «Калеб» иҗади берләшмәсе чараларында катнаша башладым, «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклендә уйнадым. Шунда талантлы композитор Миләүшә Хәйруллина белән таныштым. Һәм безнең иҗади дуслыктан 2019-2020 елларда «Кави – Сәрвәр» операсы туды.
2023 елда Татарстан Милли музее җитәкчелеге миңа Салих Сәйдәшев музее мөдире вазифасын тәкъдим итте. Теләп ризалаштым һәм биредә бөтен күңелемне биреп өченче ел эшлим. Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында уза торган «Сәйдәшстан» бәйрәмендә композиторыбызның якын туганнары белән таныштым. Музей Сәйдәшевләр, Әхмәровлар нәселе вәкилләре белән элемтәдә тора, безгә иң еш килүчеләрдән берсе – композиторның Әминә апасы оныгы – Рөстәм Үзбәк улы Әхмәров.
Заманында музейда Альфред Салих улының кызы Әлфия эшләгән. Һәм шулай ук Әхмәровлар нәселеннән булган Дилбәр Сәинова-Әхмәрова да хезмәт куйган.

Гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган композитор, дирижер, пианист, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 3 декабрьдә 125 ел тулды.
– Сез ничек уйлыйсыз: Салих Сәйдәшевнең музыкаль таланты нәселдән киләме?
– Без бу хакта аның улы Альфред сүзләреннән генә фаразлый алабыз. Ә ул әтисенең музыкага сәләтен аның әнисенең нәселе белән бәйләп аңлаткан. Мәхүбҗамал апа матур җырлаган, аның әтисе ягыннан бертуганы гармунда бик оста уйнаган.
– Бүген музейда хезмәткәрләр штаты зурмы?
– Хәзер музейда минем белән бергә Раушания Җиһангирова һәм Алсу Хафиз эшли. Бинада 9 ел буе капиталь ремонт барса да, шушы елларда биредә мәдәни тормыш кайнап торды – һәрдаим очрашулар, концертлар оештырылды, лекцияләр укылды.
– Лекцияләр дигәннән, алар нинди темаларга багышлана?
– Бинаның беренче катында кырыклап кешене сыйдыра алырлык музыкаль салон бар. Анда төрле чаралар уздырабыз. Әйтик, 1925 елда Казанда беренче татар операсы «Сания» куела, ләкин ул ни сәбәпледер онытыла. Ә бит аның хакында Япония, Германия, Франция матбугаты мактап язган. Мин шул хакта лекция укыдым. Мәсәлән, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин иҗатына, аларның дуслыгына багышланган чыгыш ясады. Мин тагын «Эшче» татар операсы тарихы турында сөйләдем. Музейда талантлы җырчылар, этно-музыкант Фәнил Вилданов, егермеләп музыка коралында уйный белүче Айдар Абдрәхимов, шәп курайчы Ильяс Фәрхуллин, татар милли музыкасын популярлаштыручы башка шәхесләр дә чыгыш ясый. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән хезмәттәшлек итәбез. Яшь музыкантлар биредә үз репетицияләрен бушлай үткәрә. Аннары алар безнең мәдәни проектларда катнаша. 2024 елда бер татар меценаты музейга рояль бирде.
.jpg)
Музей мөдире Айдар Рәшит улы Әхмәдиев сүзләренчә, композиторның туган көне уңаеннан һәр елдагыча декабрь уртасына кадәр «Салих Сәйдәшев марафоны» уздырыла.
– Салих Сәйдәшевнең пианиносы тузгандыр инде?
– Ул музейның икенче катында урын алды. Композитор шул катта яшәгән. Бу пианинода ул 1946 елдан алып 1954 елга кадәр уйнаган. 1946 елга кадәр исә барлык гүзәл көйләрен йә театрда, йә радио бинасындагы инструментта яки прокатка алынган уен коралында язган. Бүген әлеге пианинода уйнап булмый, чөнки аңа ремонт таләп ителә.
Җыеп әйткәндә, Салих Сәйдәшевнең шәхси әйберләре 300 квадрат метр мәйданны биләгән музейда урнаштыру өчен бик аз, даһи иҗатчы матди байлык хакында һич кайгыртмаган. Аның сәхнә костюмнары да аз булган, ул аларны тәмам тузып беткәнче диярлек кигән…
Җиһазларны композитор яшәгән бүлмә сурәтләнгән тарихи фотоархивка, истәлекләргә таянып тупладык. Аның имәннән үзе ясаган дирижёрлык таякчыгы – иң кадерле экспонатлардан. Икенче катта композиторның урындыгын, ноталарын, төгәлрәк әйткәндә, «Зәңгәр шәл» спектакле өчен язылган әсәрләренең тулы вариантын, партитурасын, «Кызыл Армия маршы» партитурасын, нарком Климент Ворошилов бүләк иткән исемле кесә сәгатенең капкачы муляжын да күреп була.
– Ул сәгатьнең язмышы ничек булган?
– Сәгатьнең ике тапкыр югалып табылуы мәгълүм. Ике очракта да аны урлаган караклар, капкачтагы язманы укып, сәгатьне композиторга кире кайтарган…
– Скульптор Садри Ахун Салих Сәйдәшев исән чакта аның йөзеннән төшереп алынган мәрмәр битлеген ясаган. Композитор 1954 елның 16 декабрендә вафат булганнан соң да 17 декабрьдә йөзеннән төшереп алынган гипс битлекне Садри Ахун әзерләнгән. Аны халыкка күрсәтергә җыенасызмы?
– Татарның беренче профессиональ скульпторы һәм композитор дуслар булган. Аның Салих Сәйдәшев исән чакта бюстын иҗат итүе күпләргә мәгълүм. Соңрак композиторның бер мәрмәр бюсты Третьяков галереясыннан Чуваш дәүләт музеена тапшырылган, икенче бюстын сынчы 1979-1980 елларда иҗат иткән. Әмма ул бездә юк. Музейның музыкаль салонында Бакый Урманче тарафыннан бронзадан коелган бюст тора. Сәйдәшев исән чагында ук ясалган мәрмәр битлек «Казан» милли-мәдәни үзәге музеенда сакланган дигән мәгълүмат бар. Ә аның вафатыннан соң төшерелгән гипс битлек исә Татарстан Милли музее фондында саклана. Аны елга бер тапкыр булса да халыкка күрсәтергә планлаштырабыз.
– Салих Сәйдәшев 600 ләп музыкаль әсәр иҗат иткән, хәзер шулардан халыкка 200 е генә мәгълүм, диләр.
– Бу хакта музейның элеккеге мөдире Эльвира Низаметдинова белдергән. Гомумән, композиторның күпме әсәр иҗат иткәнен тәгаен генә әйтеп буламы икән соң?! Аның нота кулъязмаларының берише биредә, берише Татарстан Милли музей фондында, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры архивында, Дәүләт архивында, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фондларында саклана. Без композитор Ренат Еникиевка, Салих Сәйдәшев мирасын тәртипкә салып, 3 томлык итеп туплап, нәшер итүе өчен рәхмәтлебез. Әмма аларга, әйтик, музейчылар эзләп тапкан «Ил» увертюрасы кертелмәгән.
Шушы увертюра ноталары бары тик бездә генә саклана, һәм ул иң кадерле экспонатларның берсе. 1928 елда Мирза Зәетовның Салих Сәйдәшев көйләре белән баетылган «Ханбикә» спектакле, тамашачыларга берничә тапкыр гына күрсәтелеп, «ил сәясәтенә яраксыз» дип табылып, тиз арада репертуардан төшереп калдырылса да, музей кабинетымда спектакль увертюрасын, «Каршылау маршы»н табуыма сөендем. Алар радиокомитет архивында сакланган булып чыкты.
– Салих Сәйдәшевне җирләү көнен кинотасмага төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Шулай да Садри Ахун композиторның бюстын ясаганда төшерелгән тарихи кинокадрлар сакланган, алар тамашачыга тәкъдим ителәме?
– Без әлеге кыска гына кинокадрларда композиторның исән чагын күрәбез. Аларны тамашачыга да күрсәтергә ниятлибез.
– Айдар әфәнде, Сәйдәшевнең иҗади мирасын тагы нинди заманча ысуллар аша пропагандалыйсыз? Музей оештырган махсус променад уңыш китердеме?
– «Татар китабы йорты» җитәкчесе Айдар Шәйхин белән берлектә һәм кайчак үзебез генә дә мәктәп укучылары янына очрашуларга чыгабыз. Андый мәдәни чаралар Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Актаныш районы мәктәпләрендә лекция, осталык дәресләре, концерт форматында узды. 2024 елда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры белән берлектә Сәйдәшев чорындагы татар зыялылары – Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая. Гадел Кутуйга да һ.б. багышланган «Сәйдәш урамга чакыра» променадын әзерләп күрсәттек, ул тамашачыларга бик ошады.
Музейның концепциясе үзгәрде, хәзер ул эшчәнлеген Салих Сәйдәшев һәм Татар музыкасы музее буларак алып барачак. Татарстан Мәдәният министрлыгы татар халкының музыкаль хәзинәсен, композиторның чордашлары иҗади мирасын таныту максатын куйды. Якын киләчәктә грантларда катнашып, музейны техник яктан яңарту, заманча интерактив җиһазлар булдыру, фәнни эзләнүләр күләмен арттыру, фондларда саклана торган ноталарны тәртипкә салу эшен көчәйтү, танылган композиторларның иҗатын комплекслы өйрәнүне дәвам итү планлаштырыла.

Салих Сәйдәшев музеендагы кыйммәтле экспонатлардан берсе – композиторның пианиносы. Германиянең «Georg Hoffman» фирмасында ясалган бу уен коралы Сәйдәшевләр гаиләсендә 1946 елда пәйда була. / Фото – С.Сәйдәшев музееның ВКонтакте аккаунтыннан, https://vk.com/saydash_muz
– Айдар, сез – татар композиторлары әсәрләре ноталарының бердәм электрон базасын төзергә план коручыларның берсе. Бу игелекле ният тормышка ашырлыкмы?
– Төрле илләрдән сәнгать сөючеләр ноталар сорап музейга мөрәҗәгать итә. Даһи композиторыбызның әсәрләрен бер сайтта туплау мөһим. Интернетта ачык электрон база төзелсә, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар аларны тыңлый, башкара алыр иде.
– Мәшһүр композиторның юбилее уңаеннан, декабрьдә күп төрле мәдәни чаралар үткәрелә, музей тарафыннан нинди чаралар тәкъдим ителә?
– Музей һәр елдагыча 3-16 декабрь көннәрендә мәдәни чараларга бай «Салих Сәйдәшев марафоны»н уздыра. – Әңгәмә өчен рәхмәт. Музейга уңышлы эшләргә насыйп булсын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала