Хәситә (ТР Милли музее фондларыннан)
Татар хатын-кызларына хас булган бизәнгеч – хәситәне: «Киң тасмага өске буйдан еш-еш итеп бер яки берничә чылбыр яки дүртпочмаклы җиз тәңкәләр рәте тегелгән, ә аннары калганбөтен өслеге җизләр, акчалар, тәңкәләр, төймәләр һәм бизәнгеч хуҗасы өчен истәлекле башка төр матур әйберләр белән тегеп тутырылган» – дип тасфирлый Н.И.Воробьев.
Хатын-кызның хәситәгә беркетелгән тәңкәләренә, төймәләренә карап матди хәлен белергә мөмкин булган. Бу аның иренең кереме, байлыгы хакында күрсәтеп торган. Еш кына хәситәнең түбән читендә махсус кесәләрне дә күрергә мөмкин. Аларга нәни Коръән һәм бөти савытлары салынган.
Руфия Мөхетдинова әзерләде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА