Чаллыда яшәүче рәссам-модельер Алсу РАМАЗАНОВА быел Урал халык сәнгать һөнәрчелегенең 40 остасы исемлегенә кертелде.
Ул – Екатеринбургта оештырылган «Урал мирасы» I Төбәкара милли костюм фестивалендә җиңүчеләрнең берсе. Аның хезмәтләре арасында милли күлмәкләр, нәфис чигешле яка, түбәтәй һәм калфаклар аеруча игътибарны җәлеп итә. Оста белән иҗаты турында сөйләштек.
– Алсу, сез нинди гаиләдә үстегез? Милли кием-салым тегү-чигү белән ничек кызыксынып киттегез?
– Әти-әнием һөнәрләре буенча инженерлар. Алар «КамАЗ»да эшләде, бүген лаеклы ялда инде. Мин ике югары белемгә ия: беренче дипломым буенча инглиз һәм немец теле укытучысы, ә икенчесе буенча – юрист.
Кул эшләре белән кызыксынып китүемә инде мәрхүм Мөхлисә әбиемә рәхмәтле! Ул бу дөньяны матур итеп күрә белә, кул эшләрен яратып башкара иде. Аның челтәрләренә, бизәкле ашъяулыкларына сокланып үстем. Ул гомере буе «Азат хатын», хәзерге «Сөембикә» журналын яздырып алды, шуннан чигүтегү үрнәкләрен кисеп алып, туплап барды. Мин күп нәрсәгә аңардан өйрәндем. Бүген кием конструкцияләү, тегүчигү эшләрен бик яратам. Иҗат мине бәхетле итә. Үземне могҗизачыга тиңләгән көннәрем була. Хезмәтләремнән канәгатьмен, шул ук вакытта ирешелгән уңышларда тукталып каласым килми.
– Тәүге хезмәтегезне хәтерлисезме?
– Әүвәл никах күлмәгенә бизәкләр чиккән идем…
Бүген мин рәссам-модельер, конструктор, 3D-визуализатор, машина белән чигү дизайнеры буларак эшлим. Төрле тантаналар, туй, никах, сәхнә өчен, шулай ук көндәлек тормышта кияр өчен дә милли бизәкле, сәнгати чигешле күлмәк, түбәтәй, калфак, изү, кабарынкы чигешле, аппликацияле янчыклар тегәм. Бу өлкәдә гасырлардан килгән милли традицияләребезгә, аеруча XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы татар милли костюмнары үрнәкләренә таянам. М.Завьялованың «Татар милли киеме», С.Суслованың «Татарский костюм», Ф.Вәлиевнең «Татарское народное декоративное искусство» һәм «Декоративно-прикладное искусство Татарстана (Собрание государственного музея изобразительного искусства Республики Татарстан)» хезмәтләре – минем өстәл китабы. Яңа ысул, форма, декор, техника, технологияләрне өйрәнергә омтылам.
– Хезмәтләрегез Татарстанның Сәнгать-эксперт советы тарафыннан югары сәнгати эшләнмәләр буларак бәяләнде, һәм сезне республиканың халык сәнгать һөнәрчелеге остасы буларак махсус реестрга керттеләр. Мондый дәрәҗәгә ирешүчеләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтеләме?
– Әйе, Сәнгать-эскперт советы хозурына 15 экспонаттан торган коллекциямне тәкъдим иткән идем. Әлеге реестрга мине 2024 елда керттеләр. Бу үз-үземә, сайлаган һөнәремә ышанычны тагын да арттырды. ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанның мәдәният өлкәсендәге инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан грантларда, конкурс һәм күргәзмәләрдә катнашу юнәлешендә булышлык күрсәтелә.
– Сез бәйләп кенә куела торган, башкача әйткәндә, салынмалы якалар да иҗат итәсез. Аларга ихтыяҗ бармы?
– Мондый якалар хатын-кызның киеме, йөз-кыяфәтен тагын да күркәм итә, милли традицияләргә дә туры килә. Кайбер осталар аларга страза, җемелдек паейткалар беркетә. Ә мин аларны ришелье төрендәге чигешләр, бәрхет чәчәк формасындагы өстәмәләр белән бизим. Гомумән, салынмалы якалар һәрчак модада. Мондый яка булганда, зәркән бизәнү-ясану әйберләре артык.
– Шулай да нигә милли киемнәр тегүгә өстенлек бирдегез?
– Бу юнәлешне без дә үстермәсәк, аның белән тагын кемнәр шөгыльләнер икән. Без милли хәзинәләребезнең гүзәл үрнәкләрен сакларга һәм буыннан буынга тапшырырга бурычлы.
– Башлаган эшеңдә җитди уңышларга ирешү өчен нәрсәләр таләп ителә?
– Үз сәләтеңә ышану мөһим. Җаваплылык хисе дә булырга тиеш. Һәм һәрчак камиллеккә омтылырга кирәк.
– Эштән бушаган вакытта ничек ял итәсез?
– Иҗаттан аерылганым да юк. Компьютерда конструкцияләр, чигү үрнәкләре иҗат итәм – минем ялым шундый инде. Китаплар укырга яратам, югары мода йортлары эшчәнлеге тарихларын барлыйм. Кайчакта җылы диңгезне сәламлим... Табигать кочагында ял итеп алу – һәркемгә кирәк.
– Һөнәрегездә тагы нинди яңа ысулларны теләп файдаланасыз?
– Тегү сызымнары элек 2D яссылыкта эшләнә иде. Хәзер технологияләр көннән-көн камилләшә: кием теккәндә үлчәмнәрне 3D вариантка күчереп була. Шуңа күрә тегү процессы бик мавыктыргыч!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала