Тарихи мирас Уку өчен 10 минут

Тереләй күмелгән имам

Тереләй күмелгән имам

Хәзер инде дөнья картасыннан юкка чыккан Яңа Мәңгәр авылында XIX гасырда Лотфулла Арсаев исемле хәзрәт яшәгән. Ул Төркиядә 13 ел дин гыйлеме өйрәнә, шунда ук, әле сабыйлыгыннан да аерылмаган, 13 яшьлек Гөфрияне кәләш итеп ала. Алар хәзерге Арча һәм Әтнә районы чигендәге Яңа Мәңгәр авылында матур гомер кичерә, биш ир, ике кыз бала тәрбияләп үстерә. Сүзебез Лотфулла хәзрәтнең кече улы Хәбибрахман турында.

Төркия һәм Швейцариядә белем алуы

Төпчек бала Хәбибрахманны барысы да ярата. Җиде яше тулганда әнисе улын үзенең туган якларына – Төркиягә җибәрә. Хәбибрахман дин сабагын, әтисе кебек үк, бик тәфсилләп шунда өйрәнә. Әнисенең туганнары, балада белемгә хәвәслек барын сизеп булса кирәк, Хәбибрахманны ике ел Швейцариядә дә укытып кайтара. Ул анда хокук белгечлеге буенча белем ала. Хәбибрахман, 18 яше тулгач кына, чит илләрдә зыялы, затлы шәхес буларак тәрбияләнеп, туган авылы Яңа Мәңгәргә кайта. Нурулла мулла гүр иясе булгач, Яңа Мәңгәр авылы картлары 1909 елның 30 октябрендә шәригатьне яхшы белүче Хәбибрахман Арсаевны имам һәм мөгаллим итеп сайларга карар кыла.

Авыл өчен генә түгел, Казан өчен дә бик кирәк була укымышлы Хәбибрахман. Яңа Мәңгәр мулласы Казан мәдрәсәләренең берсендә шәкертләргә белем бирергә дә өлгерә. Тора-бара аны шәһәр тормышы сәүдәгәрлек һөнәренә дә тартып кертә. Хәбибрахман сабын белән сәүдә итүне җайга сала. Зур булмаган цех та ачып җибәрә. Якташларына, аеруча мохтаҗларына сабын алып кайтып өләшә торган була ул. «Алланың рәхмәте яусын, гомерегез гел рәхәттә үтсен», – дип дога кыла аңа ярлы-ябага.

Арсаевлар нәселенең совет чорындагы буыны

Өч хатын белән тормыш. Хәбибрахман – 25 бала атасы

Хәбибрахман Яңа Мәңгәрдән ерак түгел Мөндеш дигән авылда мал-мөлкәтле гаиләдә туып-үскән мулла кызы Хәдичәгә өйләнә. Аларның бер-бер артлы Җәмил, Камил, Мөнир, Искәндәр, Идрис, Мөнәвәрә, Ильяс – барлыгы тугыз баласы дөньяга килә. Мөндеш авылындагы үтә дә чибәр Мәймүнәгә дә күзе төшә Хәбибрахманның. Озак та үтми аны икенче хатынлыкка ала. Мәймүнә дөньяга ике бала тудыра. Түбән Аты авылыннан Маһрибикә дә буй җиткереп килә торган кыз була. Хәлле мөселманга дүрт хатын алырга мөмкин дип, Хәбибрахман Түбән Аты мулласы йортына яучы җибәрә. 17 яшьлек кызның исә өченче хатын булып төшәргә уй-хыялында да юк. Яучы килеп сүз башлауга ук ул йортларының икенче катына менеп, язмышының ничек булачагын фаразлый. Әгәренки яучы йорттан төенчек күтәреп чыгып китсә, кыздан башка да әти-әнисе ризалык биргән дигән сүз. Гөнаһ шомлыгына каршы, саубуллашканда кыз яучы кулында төенчек күрә. Маһрибикә, һичнәрсә белештермәстән: «Өченче хатын булганчы, үлемем хәерлерәк», – дип, икенче каттан урамга сикерә. Аягын, кабыргасын сындыра.

Яңа Мәңгәр авылы күренеше. 1960 еллар

Хәбибрахман исә авыру кызга ярдәмен күрсәтә. Маһрибикә аягына баскач, кабаттан яучы җибәртә. Ниһаять, ризалашалар. Хәбибрахманның әнисе яшь киленне: «Балны чеметеп кенә капты, бармагын онга тидереп тә карамады, бик тә җебегән булыр ахры», – дип каршылый. Хәдичә абыстай көндәшенә мөлаем йөз күрсәтә. Яшь киленнән беренче булып Камил дөньяга аваз сала. Икенче балага Мөнир дип исем кушалар. Аннан Сәлмән, Фәүзи, Нәфис, Габделмәннан, Мәсгут, Әсгат, Әнвәр, Нурия, тагын Әсгат, Мәсгут... Шулай итеп, өч хатынлы Хәбибрахман 25 баланың әтисе була. Абыстайларның һәрберсенең үз кучеры, үз асравы бар. Хатыннары Яңа Мәңгәрдә дә, күрше-тирә авылларга да аш-суга бергәләп йөри. Кече хатыннар Хәдичә абыстайның сүзеннән чыкмый.

 

Бер көндә – җиде мәет

Революциядән соң, коммунистлар Хәбибрахманга бай булуын, муллалык, сәүдәгәрлек итүен гел искәртеп тора. Кайгы-хәсрәт тә янәшәдә генә йөри. Холера зәхмәте Хәдичәнең, аннан туган өч баланың, Мәймүнә тапкан бер баланың, Маһрибикә куенындагы ике баланың гомерен бер үк көнне өзә. Йорттан берьюлы җиде мәет чыга. Хәбибрахманның сәүдәгәрлек шөгыле белән Казанга киткән вакыты була бу. Кайтса, авылны солдатлар чолгап алган, керү-чыгу тыела. Хәбибрахманга авыл читендә әрле-бирле йөрүдән башка чара калмый. Ниһаять, ул кайгы-хәсрәткә уралган йортына кайтып ава. Бик яхшылап, сабынны мулдан тотып, урын-җирне, йортны юалар.

Яңа Мәңгәр авылы күренеше

«Яхшылык белән олак»

«Хәзер Совет власте, ике хатын белән яшәү тыела», – дигәч, Хәбибрахман үз өенең бакча башына өй салып, Мәймүнәне аера, Маһрибикә белән генә яшәп кала. Көннәрдән беркөнне аңа: «Калган гомереңнең тыныч үтүен теләсәң, колхоз оештырырга булыш», – дип шарт куялар. Намаз вакытында авыл картларын колхозга керергә үгетли Хәбибрахман. «Элеккегә кайту юк. Большевиклар ныгып килә. Әйдә, берләшик колхозга», – дип нотык тота ул. Үзе дә бар мөлкәтен диярлек колхозга тапшыра, дөресрәге, тапшырырга мәҗбүр ителә. Хәбибрахман 70ләп умарта тота. Шуның яртысын колхозга бүлеп бирә.

«Башкасына исем китми, умарталарым бик кызганыч, шуңа гына күңелем сызлана», – ди торган була Хәбибрахман өйдәгеләренә. Әтиләре ризалыгы белән өлкән уллары Җәмил һәм Камил большевиклар сафына баса. Мулла малайларының коммунист булуы кайберәүләрнең ачуын гына кабарта. Җаен туры китереп, Җәмил белән Камилне бик каты кыйныйлар. Хәбибрахман мулла ике ут арасында кала, аның үзенә дә төрле яклап янау башлана: совет власте яклылар да, советка каршылар да аны эзәрлекли. Хәзрәтне аеруча якын күргән берәү: «Бүген сине кулга алачаклар. Мөмкин булса, качу ягын кара», – дип, сер ача. Бер көн генә элек: «Авылдан яхшылык белән олак», – дигән кисәтү кәгазе дә алган була мулла.

Арсаевлар гаиләсенең 1960 елларда туган сабыйлары

Яңа Мәңгәрдән ике мәртәбә һиҗрәт

Эзсез югала Хәбибрахман. Шул кичне аны эзләп кат-кат киләләр. Берничә көннән исә, Хәбибрахманның йөкле хатыны Маһрибикәне алып китәләр. Шулай да аны Әтнәдән ары алып чыгарга өлгермәгән булалар. Әтисе, йөри торгач, кызын үз йортына кайтару бәхетенә ирешә. Маһрибикә: «Хәбибрахман мине эзләмичә калмас», – дип уйлап, кабат Яңа Мәңгәргә китә. Кем якты чырай күрсәтсә – шунда, күбрәк вакытын кучерларында кача-поса яшәп тора.

Хәбибрахман, югалуына унбер ай дигәндә, төн уртасында авылына кайтып төшә. Исәбе – гаиләсен алып Урта Азия якларына китү икән. Хатыны, балалары, берничә туганы белән шул ук төндә ерак сәфәргә кузгалалар. Килеп, чүлләрдә каңгырап йөри торгач, бер урында төпләнергә уйлый Хәбибрахман. Бертуганы Абдулла белән фикерләшеп, юлны Төркиягә кадәр дәвам итәргә булалар. Пароход кузгалып берникадәр ара узуга, ыгы-зыгы, атыш, мәхшәр башлана. Куркудан диңгезгә ташланучылар да була. Пароход кире борыла. Хәбибрахманныкылар барысы да исән-имин ярга чыга. Абдулланыкылар да исән, әмма гаилә башлыгы үзе генә күренми. Дөнья бетереп Абдулланы эзлиләр. Юк, табылмый. Өч көн, өч төн диңгез ярында утыра аның гаиләсе. Пароходта мәхшәр вакытында диңгез төбенә киткәндер, дип фараз кылалар. Айлар, еллар үтсә дә Абдулла турында хәбәр булмый. Аның гаиләсен кайгырту да Хәбибрахман хәзрәт өстенә йөкләнә.

Хәбибрахман муллалыгын ташламый. Коммунист уллары да эш таба. Яңа Мәңгәрне сагына-сагына гомер кичерә гаилә. Маһрибикә аеруча сагышлана. Татарчадан башка тел белми, белергә теләми дә. Урамда үзбәкчә, кыргызча, төрекмәнчә ярыйсы гына арлашырга өйрәнгән балалары белән өйдә бары тик татарча гына сөйләшә. Килгәндә бер яше дә тулмаган Нүрия барысын да уздырып җибәрә: әтисеннән көненә берәр сәгать дин сабагы ала, урысчага да теле ябышып тора. Илдә паспорт бирү башлангач, һәркем совет документын туган җирендә алырга тиеш, дигән хәбәр тарала. Хәбибрахман Яңа Мәңгәргә хат юллый, үзе исә: «Язган адресым буенча килеп тотмаслармы?» – дип шөбһәгә төшә. Яшәү урынын тагын үзгәртәләр. Куркып-өркеп, шулай да туган ягыннан хат алу өмете белән яши Хәбибрахман. Якташларыннан: «Кайт, Хәбибрахман абзый, сине җәберләүче булмас», – дигән хәбәр алгач, бөтен барлыгын җыеп, әҗәлем туган якта булыр, дип юлга кузгала. Хаттагы: «Сез кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү исемлегеннән чыгарылдыгыз», – дигән сүзләр дә өмет чаткысы уяткан була анда. Хәбибрахман Яңа Мәңгәргә юл тота, уллары исә, килгән җирләрендә яшәп кала.

Кайтса, дини һәм хокукый белемгә ия, эшкуарлыкка хирыс Хәбибрахманның берәүгә дә, совет властена бигрәк тә, кирәге юк икән. Колхозга тапшырылган малы исраф ителгән, берничә катлы йорты җимерелә башлаган. Ул калдырган байлыктан берәү дә баемаган, ә киресенчә, халык хәерчелек упкынына баткан... Умарталык та ташландык хәлдә, аны карый белүче дә юк. Менә шулчакта инде ул берничә авылдашын умартачылык эшенә өйрәтә. Үзе исә Олы Мәңгәрдәге пекарняда эшли. Берничә ир-ат кача-поса гына аннан дин сабагы да укый. Әмма дөньялар барыбер тыныч түгел, «халык дошманы» дигән яманат артыннан һаман сөйрәлеп килә. Алып китү белән дә янаулар булгалап тора һәм Хәбибрахман, ел ярымнан соң, тагын чит-ят җирләргә китәргә тәвәккәлли. Бу юлы инде Каракалпак якларына юл тота. Аның авылдан соңгы һәм мәңгегә чыгып китүе була бу. Күңел кыллары нечкәрә, үзәк өзгәләнә, шулай да китәргә кирәк. Хәбибрахман күңелен сагыш-моң баса.

Арсаевлар гаиләсе

Тереләй күмелү

Бу вакытларда Хәбибрахманның иң өлкән улы Җәмил Каракалпакның Чимбай шәһәрендә НКВД начальнигы итеп билгеләнә. Хәбибрахманга зур таяныч була ул. Әмма тора-бара коммунист Җәмилнең «халык дошманы» улы икәнлеген белеп алалар, шуңа бәйләп булса кирәк, кайбер «килешмәгән яклары» да ачыклана – Җәмил кулга алына. Аның артыннан ук Хәбибрахманны да эзләп табалар. Башка туганнарына да хәвеф яный. Хәбибрахман, үзенә һәм улына булган җәбер-золымның хаксызлыгын исбатлау ниятеннән, адвокат яллый. Аклану өчен бөтен кирәкле материаллар әзерләнә.

Төрмә дигәннәре читән белән генә әйләндереп алынган. Хатыны, балалары Хәбибрахманны көн дә күрә диярлек. Ул исә: «Алла боерса, эш җайланыр, адвокатта дәлилләр җитәрлек, иреккә чыгарырлар», – дигән өметен өзми. Көннәрдән бер көнне ул юкка чыга. Өйдәгеләренә «үлде» дип хәбәр салалар. Улы Җәмил белән шактый дустанә мөнәсәбәттә булган бер милиционер аның кайда күмелгәнен дә әйтә. Маһрибикә төш күрә: аны бик явыз бер карчыкка фатирга керткәннәр дә Хәбибрахманга, коткарчы, шул явыз карчыктан, дип ялвара икән. Көн-төн яшь түгүләр дәвам итә. Прокурорга барып карагыз әле, дип киңәш бирәләр аңа. Кызы Нурия белән бергәләп китәләр. Нурия әнисенә тәрҗемәче буларак та кирәк була. Фамилияне ишетүгә үк, прокурор куркуга төшә һәм: «О-о, Арсаевы, Арсаевы...» – дип кабатлаудан ары уза алмый. Шуннан кызга карап әйтеп куя: «Әниеңә төшендер, балаларын ятим калдырасы килмәсә, мәетне кузгату турындагы уйларын башыннан чыгарып ташласын!» Шулай да, Хәбибрахманны, кешегә белдермичә, рөхсәтсез-нисез генә башка җиргә күмәргә кирәк, дигән фикергә киләләр. Бу эштә аларга берничә милиционер да булыша. Икенче урында кабер әзерлиләр дә, кичләтеп мәетне алырга киләләр. Бу якларда ком булганлыктан, ләхет алынмый: каберне берникадәр казып төшәләр дә, такта, агачлар куеп, мәетны кирпеч белән каплыйлар икән. Ходайның рәхмәте, кирпечләрне аралаулары була, мәет башын күтәрә, Маһрибикә кочаклап алуга, авыз-борыныннан кан китә. Халык дошманы исемлегендә йөргән Хәбибрахман тере килеш күмелгән булып чыга. Соңрак табиб та моның шулай булганлыгын раслый. Кабердән чыгарып, ундүрт көн үткәннән соң гына фани дөнья белән мәңгегә хушлаша Хәбибрахман.

***

Яңа Мәңгәр авылы урыны

Заманының иң зыялы кешесе, хәләл көче белән гомер кичергән эшкуар һәм имам Хәбибрахманның фаҗигале тормышы бүгенгеләргә дә, киләчәк буынга да барып ирешсен иде.

Кызганыч, кайчандыр мал-мөлкәтле һәм бу байлыкны да авыл-колхозлар үсеше өчен кызганмый биргән Хәбибрахманнар яшәгән Яңа Мәңгәрдән 1990 елларда соңгы кеше күченеп китте. Тупыл агачлары, урамнарны, нигез урыннарын басып киткән «америка өрәңгесе», кура, кычыткан һәм, әлбәттә, Арсаевларның әти-әнисе, әби-бабалары һәм башка мәңгәриләр җирләнгән зират кына биредә кайчандыр авыл булганын искә төшерә. Бу – дөньяның гаять моңсу һәм шомлы тынлыкка өркетелгән урыны. Гүя бирегә Лотфулла, Хәбибрахман Арсаевлар һәм башка игелекле затларның рухы кайтып: «Кайда биредә без иман нурына төргән халык? Кайда безнең хәләл көчебез белән тапкан мал-мөлкәт? Кайда авыл, колхоз? Алар ни өчен булдыксыз, эшлексез һәм наданнар кулында исраф ителеп, юкка чыкты? Урам һәм болыннарда йөгереп үскән сабыйларның варислары кайда?» – дип сызлана кебек…

Яңа Мәңгәр авылы зираты

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи