Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Белоруссия яисә Польша-Литва татарлары

2027 елда Алтын Урда татарларының Бөек Литва кенәзлегенә күченүенә һәм бүгенге Беларусь җирендә ислам дине таралуга 630 ел тулачак. Бу вакыйга Беларусь Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Көнчыгыш Европа илләренең берничә төбәгендә яшәүче татарлар тарафыннан тантаналы рәвештә билгеләнеп үтәчәк.

«Бөек Литва кенәзлеге территориясендә татарлар» картасы.
«Бөек Литва кенәзлеге территориясендә татарлар» картасы.

Польша-Литва татарлары, ягъни липкалар – XIV гасыр ахыры-XV гасыр башында формалашкан татар халкының уникаль өлеше. Тарихи яктан алар әүвәл – Бөек Литва кенәзлегендә, аннары Речь Посполитаяда бердәм этник төркем булган, бүген исә Беларусь, Литва һәм Польшада этник төркемнәр булып торалар. Гомуми саннары 13-15 мең кешедән артык, Беларусьта шуларның – 8400гә кадәре, Литвада – 3200гә кадәре, Польшада 2000нән артыгы яши. Аерым вәкилләр Латвия, Молдова, Украина һәм Россия Федерациясенең берничә төбәгендә дә гомер кичерә. Дини яктан күбесе – мөселман-сөнниләр.

Билгеле булганча, татарлар Бөек Литва кенәзлегенә XIV гасыр ахырында Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре белән бергә килгән. Хәер, татарларның бер өлеше бу якларга алданрак – XIV гасыр башы-уртасында ук күченгән, аларны Литва кенәзләре – Гедимин, Кейстут һәм Ольгерд ил чикләрен хачлы рыцарьлардан саклау өчен хезмәткә чакырган. Соңрак Бөек Литва кенәзе Витовт, татар җайдакларын чакырып, аларны кенәзлекнең көнбатыш чикләренә, зур замоклар тирәсенә урнаштырган. 1395 елда Витовт Алтын Урдадан сөрелгән Туктамыш ханны сыендырган. Аның белән бергә 1397 елда Азов тарафына поход оештырган, аннан да татар сугышчыларын хезмәткә алып кайткан. Татарларның Бөек Литва кенәзлеге җирләрендә күпләп урнашу датасын шушы елдан башлау гадәткә кергән. Алар Вильно тирәсендә, Лида, Ошмяны, Новогрудок өязләрендә урнашканнар һәм гражданлык хокуклары алганнар.

Гасырлар дәвамында хәрби хезмәт Польша-Литва яисә Белоруссия татарларының төп шөгыле булып килгән. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендәге атлы гаскәрләрнең иң зур өлешен тәшкил иткән, алар 1410 елгы атаклы Грюнвальд сугышында да катнашканнар. Татар яугирләре яңа ватаннарының фидакяр сакчыларына әйләнгән. Король Жигимонтка язган мөрәҗәгатьләрендә аларның бер өлеше аталарының кылыч тотып биргән антларын искә төшергән: «...Комыбыз, суыбыз һәм агачларыбыз уртак халыкка тугры булырбыз». XVIII гасырда Речь Посполитая гаскәрендә берничә татар полкы исәпләнгән. Речь Посполитая бүленеп, җирләренең бер өлеше 1797 елда Россия империясенә кушылганнан соң, Литва-татар атлы полкы төзелгән. 1812 елда Наполеон гвардиясендә дә Мостафа Мирза Әхмәтович кулы астында Литва татарлары эскадроны формалашкан.

XIV-XVII гасырларда татарлар туган телен югалткан һәм – белорус, поляк, ә 19 нчы йөздән башлап урыс телендә сөйләшә башлаганнар. Шул ук вакытта күп татар сүзләре белорус теленә күчкән. Хәзер алар белорус сүзләре саналса да, асылда барысы да төрки чыгышлы: баран, дзіда, гурт, качка, каубаса, тавар, вішня, кабыла, кішэнь, сабака, андарак, армяк, вушак, тытунь һ.б. Белорус һәм поляк телләрендә гарәп язулы кулъязма китаплар да язылган (аларны шул телләрдә дә тәрҗемәсез «китабы» дип атыйлар). Күп өлеше җуелуга карамастан, китапларның бүгенге чорга килеп җиткәннәре дә Белоруссия татарларының шул вакытта сөйләшкән теле, гадәтләре һәм карашлары турында бай мәгълүмат бирә. Татарларның Белоруссия җирендәге яшәеше топонимикада да эз калдырган: Орда, Койданово, Татарщизна, Телеханы, Асаны, Базары, Гамзичи, Гайлеши, Дахны, Черкассы, Орша, Чаусы... Күп белорус елгаларының исемнәре дә татарча: Щара (сары), Жижма (хатын-кыз исеме), Уса (су)…

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Беларусьта 10 меңнән артык татар яши дип санала. Илдә «Чишмә», «Зикр уль-китаб» иҗтимагый берләшмәләре, Гроднода татар мәдәни үзәге эшли. Минск, Смиловичи, Новогрудок, Слоним, Ивье, Ошмяны, Молодечно шәһәрләренең якшәмбе мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан сабак укытыла. «Ләйсән» фольклор ансамбле, «Чишмә» вокальинструменталь ансамбле, «Гөрләвек» балалар коллективы, Бобруйскидагы «Хореографик миниатюралар» үрнәк балалар ансамбле, Гроднодагы «Күбәләк» өлкәннәр фольклор ансамбле Белоруссия җирендәге милли-мәдәни учакларыбыз булып тора.

Польша-Литва гаскәрендәге татар сугышчысы.
Польша-Литва гаскәрендәге татар сугышчысы.

Һәр халыкныкы кебек, татарларның да Белоруссиядә истәлекле урыннары күп. Шуларның берсе – иң борынгылардан саналган Ловчицы авылы. Ул Новогрудоктан Лидага барган юлның 8 нче чакрымында урнашкан. Монда борынгы һәм гамәлдәге татар зиратлары, мәчет бар. Беренче мәчет 1588 елда салынган, 2002 елда реставрацияләнгән. Ловчицы зиратында Кунтус (Котдус?) исемле әүлиянең (зулия) кабере урнашкан. Аның хакында күп риваятьләр иҗат ителгән; арада әлеге изге затның Мәккәгә очып барып, анда намаз укып, кире кайтуы турында да сюжет бар. 1395 елда Лида шәһәренә Туктамыш хан килеп төпләнгән. Аны Витовт шәһәр старостасы итеп билгеләгән. Хан биредә 1399 елга кадәр яшәгән. Истәлекле урыннар арасында Витебск өлкәсенең Дубровно шәһәре янындагы «Рыленки» мемориалы да бар. Биредә Белоруссияне дошманнардан азат иткәндә һәлак булган композитор, татар балет музыкасына нигез салучы Фәрит Яруллин җирләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Хөкүмәте, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарлар алдында баш иеп, 2009 елда Витебск өлкәсенең Копти авылында һәйкәл ачты.

Җирле татарлар Белоруссия дәүләт бәйрәмнәрен һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә. 1998 елдан башлап «Чишмә» иҗтимагый берләшмәсе, милли көрәшне, актив спорт уеннарын һәм халык йолаларын кертеп, Сабан туйлары оештыра. Бәйрәм ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үткәрелә. Беларусьта татарлар Корбан һәм Ураза гаетләрен дә уздырмый калмый. Иртән мөселманнар мәчеткә бара, бәйрәм намазы укый. Мәчеткә килүче һәркем – ир-атлар да, хатын-кызлар да – үзләре белән тәмле ризыклар (печенье, конфетлар һ.б.) салынган кәрзин алып киләләр. Кәрзиннәр бер рәткә тезелә. Намаздан соң һәркем ризыклардан авыз итә, калган тәм-томны мәчет янында сабырсызланып көткән балаларга, намазга килә алмаган өлкәннәргә тараталар. Табыннан соң татарлар күмәкләшеп зиратка – мизарга баралар. Мизарга керер алдыннан әрвахлар өчен кыска догалар укыйлар, шуннан соң барлык каберләрне әйләнеп чыгалар, иң ахырдан үз туган-тумачаларының каберләре янына баралар. Мизарны зиярәт кылгач, кешеләр өйләренә тарала, бераз ял итеп алганнан соң, берберсенә кунакка йөрешәләр, чәй эчәләр, милли ризыклар белән сыйланалар.

Татарларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше – аерым сәхифә.

18 нче Казан укчы дивизиясе 1939 елның 15 августында Ульяновскида оеша. Сугышка ул 1941 елның 9 июлендә, Днепрның сул ярында керә, Витебск өлкәсенең Оршасыннан Могилев өлкәсенең Шкловына кадәрге сызыкны саклый. Дивизия Днепр буйлап 40 чакрымга якын фронтны 18 июльгә кадәр «тотып тора». Алманнарның 2 нче танк төркеме башлыгы Хайнц Гудериан болай дип яза: «Оршаның көньягында 17 нче танк дивизиясе шулкадәр көчле каршылыкка очрады ки, һөҗүмне дәвам итүнең мәгънәсе калмады». Бүгенгә дивизия составындагы 2101 кешенең исем-аты билгеле, шуларның 637се – татар фамилияле. Яу кырында барлыгы 1212 солдат һәм офицер һәлак була. Алар арасында Днепр ярындагы сугышларда баш салган өлкән политрук С.Мөхәммәтшин һәм ветеринария табибы К.Х.Хәлиуллин да бар.

ТАССР Югары Советы Президиумы исемендәге 86 нчы Кызыл Байраклы укчы дивизиясе 1936 елның июлендә 1 нче Татар укчы дивизиясе нигезендә барлыкка килә. 1941 елның 24 июнендә дивизия, зур югалтулар белән, Нарев елгасына, Сураж һәм Лапы шәһәрләре янына чигенергә мәҗбүр була. Аннан Гродно өлкәсенә китә. 19 сентябрьдә аны таркаталар. Бүген дивизиядәге 667 кешенең исеме ачыкланган, шуларның 262се – татарлар. Һәлак булучылар саны – 444 кеше.

Бөек Литва кенәзе Гедимин чорында Лида кирмәне күренеше.
Бөек Литва кенәзе Гедимин чорында Лида кирмәне күренеше.

1941 елның ноябрендә Казанда 334 нче укчы дивизия оештырыла. Ул 1943 елның ноябреннән 1944 елның декабренә кадәр 1 нче Балтыйк буе фронты составында Белоруссияне азат итә. Көнбатыш Двинаны кичкән чакта 334 нче дивизиянең 10 солдаты һәм офицеры Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында Саба районы тумасы В.Х.Хаҗиев та бар.

352 нче укчы дивизия 1941 елның август-ноябрь айларында Бөгелмәдә формалаша. Мәскәү янындагы сугыштан соң ул Смоленск өлкәсе һәм Белоруссия шәһәрләрен, шул исәптән, Минскины азат итүдә катнаша, сугыш юлы белән Польшага кадәр барып җитә. Бүген 352 нче дивизиядә сугышкан 1613 татарстанлы билгеле, шуларның 413е – татар фамилияле. Һәлак булучылар саны – 1368 кеше.

Беларусьнең Гомель өлкәсендәге Скепня авылында 2026 ел башында көтелмәгән ачыш ясалды: Татарстаннан чыккан беренче Советлар Союзы Герое, капитан Ф.А.Баталовның җәсәде табылды. 1941 елның 13-15 июль көннәрендә аның батальоны Белоруссиянең Жлобин шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Баталов 1941 елның 17 августында һәлак була. «Днепр чиге» отряды тарафыннан озак еллар дәвамында барган эзләнүләр нәтиҗәсендә, каһарманның кабере табыла, эксгумация үткәрелә. ДНК экспертизасы билгесез солдат буларак күмелгән кешенең, чыннан да, Ф.А.Баталов булуын раслый.

XIII Евразия фәнни-төбәкне өйрәнү форумы кысаларында, 2026 елның апрелендә Беларусь татарларының тарихына һәм бүгенгесенә багышланган чаралар сериясе узды. Татарстаннан бер төркем төбәкне өйрәнүчеләр Минск, Ивье, Гродно, Лида, Брест, Витебск, Дубровно, Орша һәм Шклов шәһәрләренә сәфәр кылды. Беларусь татарларының рухи-мәдәни үзәге саналган Ивьеда халыкара конференция оештырылды. Делегация җирле музейга Алтын Урда башкаласы СарайБату – Селитренное шәһәрчегендә табылган археологик ядкярләр тапшырды. Гроднода татарларның җирле тарихтагы роленә багышланган түгәрәк өстәл үтте, катнашучылар Гродно тумасы булган армия генералы А.И.Антонов исемендәге мәктәпне зиярәт кылды. Брестта данлыклы кирмәнне илбасарлардан саклауга һәм Советлар Союзы Геройлары – П.М.Гаврилов, Д.М.Карбышев истәлегенә багышланган чаралар узды. Форумда катнашучылар «Брест герой-кирмәне» мемориаль комплексы объектларын һәм музейларын карадылар, П.М.Гаврилов каберенә чәчәкләр салдылар.

Делегация Копти авылы янындагы комплекста һәм композитор Фәрит Яруллин җирләнгән «Рыленки» мемориалында да булды, Дубровно мәктәбендә «Бөек Ватан сугышы елларында Дубровно районы торак пунктларын саклауда һәм азат итүдә татарлар һәм татарстанлыларның роле» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Мәктәп укучылары татар композиторы, «Шүрәле» балетының авторы, лейтенант Фәрит Яруллинның тормышы һәм батырлыгы, шулай ук 1944 елның 23 июнендә һәлак булып, Осинторф авылында җирләнгән өлкән сержант Барый Шәвәлиевнең (тумышы белән Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районыннан) каһарманлыгы хакында сөйләделәр, «Шүрәле» балетыннан өзек күрсәттеләр.

Ивье шәһәрендәге (Гродно өлкәсе) мәчет.
Ивье шәһәрендәге (Гродно өлкәсе) мәчет.

29 апрельдә делегация Орша шәһәренә килде. Район башкарма комитеты җитәкчелеге ярдәме белән, Дан курганы янында тантаналы митинг үткәрелде, шәһәр паркында 8 нарат һәм 12 тал агачы утыртылды. Шуннан соң Орша шәһәренең Боз сарае янында дискуссия мәйданчыгы эшләде. Советлар Союзы Герое К.С.Заслонов исемендәге Хәрби-тарихи музей зиярәт ителде.

Витебск өлкәсендәге программа тәмамланганнан соң, 29-30 апрель көннәрендә делегация Могилев өлкәсенең Шклов районына сәяхәт кылды. 28 катнашучыдан торган төркем әүвәл Шклов шәһәренә юл тотты. Хуҗалар, йола кушканча, кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. «Шклов кыяры» истәлек билгесе янында театральләштерелгән тамаша булды, шәһәр үзәге буйлап экскурсия үткәрелде. Аннары делегация Александрия агрошәһәрчегенә килде. Шуннан соң Беларусь Республикасы Президенты А.Г.Лукашенко туган Копысь авылы аша (Витебск өлкәсенең Орша районы) 18 нче Казан укчы дивизиясе актык сулуына кадәр көрәшкән «Днепр чиге» мемориаль комплексына юнәлделәр. Мемориаль комплексны зиярәт кылганда төбәкне өйрәнүчеләр десанты – Татарстан һәм Россия Федерациясенең төбәкләреннән килгән делегация истәлек билгесенә чәчәкләр куйды, калкулык тирәсенә 18 нарат һәм 18 тал утыртты. «Днепр чиге» геройлары истәлегенә митинг үткәрелде.

XIII Евразия фәнни-төбәкне өйрәнү форумында катнашучылар. Ивье шәһәре. 2026 ел.
XIII Евразия фәнни-төбәкне өйрәнү форумында катнашучылар. Ивье шәһәре. 2026 ел.

30 апрельдә форумның тантаналы утырышы һәм «Татарларның Могилев төбәге тарихындагы роле, аларның Днепр чиген саклауга һәм Бөек Ватан сугышы елларында төбәкне немецфашист гаскәрләреннән азат итүгә керткән өлеше» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар алдында Шклов башкарма комитеты рәисе С.В.Бартош котлау сүзе белән чыгыш ясады, «Днепр чиге» сакчылары истәлеген һәм батырлыгын өйрәнүнең әһәмиятен билгеләп үтте, бу чараның яшьләрне патриотик тәрбияләүдәге, Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытудагы ролен ассызыклады. Түгәрәк өстәл «Җиңү көне» (Владимир Харитонов сүзләре, Давид Тухманов көе) җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды. Төшке аштан соң оештыручылар, изге теләкләр теләп, кунакларны яңадан Татарстанга озатты.

Чыннан да, XIII Евразия фәннитөбәкне өйрәнү форумы кысаларында үткәрелгән чаралар татар һәм белорус халыклары, Беларусь һәм Татарстан җөмһүриятләре арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булды. Якын арада, форум нәтиҗәләре буенча, «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм бүгенге заман» исемле мәкаләләр, документлар, материаллар җыентыгын нәшер итү планлаштырыла.

Белоруссиядә алты гасырдан артык яшәүче татарлар – бер яктан, җирле милләт, икенче яктан, дөньяга таралган зур татар халкының бер өлеше булып тора. Алар Россия-Беларусь Союздаш дәүләтенең икътисады, мәдәнияте үсешенә, «халык дипломатиясе»нә, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертә.

Альберт Борһанов, Эльвира Левшевич һәм Әбүбәкер Шабанович Милли мәдәниятләр музеенда. Ивье шәһәре. 2026 ел.
Альберт Борһанов, Эльвира Левшевич һәм Әбүбәкер Шабанович Милли мәдәниятләр музеенда. Ивье шәһәре. 2026 ел.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи