01.11.1919-28.04.1963)
Парчалар
(Өзек)
Үстем синең юмарт кулларыңда,
Туган илкәй, минем хисем пакь.
Әткәм, бабам йоклый туфрагыңда,
Иң гадел хак җирдә – синең хак!
Сугыш дулый иркен күкрәгеңдә,
Елый кырда кышкы буран, җил…
Ут бар җанда, яшь бар күзләремдә,
Әй газиз җир, минем туган җир!
Күп булса да йөрәк ялкыннарым,
Чит-ят җиргә чәчәр җылым юк.
Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын,
Сыкранырга туган җырым юк!
Килде-китте җилдә тибрәлергә
Думбрамда артык кылым юк.
Көрәш дәрте ярсый хисләремдә,
Сызланырга туган җырым юк!
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
*Шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Чүпрәле районындагы Түбән Каракитә авылында туган. Үзе исән чакта «Үскәндә» (1937), «Тупчы Ваһап» (1944), «Фронтовик татарлар» (1944), «Җыр үткән юл» (1947), «Биш минут» (1949), «Кояш чыга» (1951), «Яшел тасма» (1952), «Белә барам» (1954), «Көлке түгел» (1954), «Кызыл мәйдан» (1955), «Минем яшьтәш» (1956), «Яшәү көче» (1957) исемле китаплары дөнья күрә. Ул 1963 елның 28 апрелендә вафат була.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала