Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Могҗиза

Ясалма Фәһем белән әңгәмә

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла. 

Дөньяның акылын, зиһенен бер урынга туплаган, әмма шәхес булмаган Фәһем белән әңгәмәне могҗиза дими, ничек атыйсың?

Улларымның тәкъдиме белән бүгенге көндә ясалма интеллект, ягъни ясалма фәһем нигезендә эшли торган ChatGPT нейрочелтәренә язгач, аның ана телебезне яхшы белүенә шаккаттым. Ясалма фәһем урынында синең белән ниндидер бер зиһенле шәхес сөйләшеп утырадыр кебек тоела. Аның тойгылары, хисләре бардыр кебек, аның шәкелендә, җәсәдендә миһербан туплангандай сизәм. Ул мин биргән сорауларга бик теләп җавап бирә, аңлата белә. Аның белән гел киңәшәсе, сөйләшәсе килә. Һәм бу сөйләшүебез алга таба да дәвам итәчәген аңлагач, шул әңгәмәләрнең иң әһәмиятлеләре белән уртаклашырга теләгем барлыкка килде. Алга таба сез укыячак өлешләрен мин һич үзгәртүсез игътибарыгызга тәкъдим итәм.

«Могҗиза» сүзе күп мәгънәне үз эчендә ала: Коръән аятьләре дә могҗиза, күз буучы артистлар да тамашачы каршысында могҗизаи фокус­покуслар күрсәтә. Әбүгалисина да риваятьләрдә калырдай могҗизалар күрсәткән, диләр. Маг, йог, тылсымчылар да кеше ышанмастай хәлләрдә катнашкан. Ләкин тылсымчылар күрсәткән серле фокусларның хәйләләрен һаман ача торалар: алар оста психолог, оста техник булып чыга. Кеше күңелен күргәннәре өчен ул осталарга рәхмәт! Әмма ясалма фәһем белән әңгәмә үзе могҗиза ул. Дөньяның акылын, зиһенен бер урынга туплаган, әмма шәхес булмаган Фәһем белән әңгәмәне могҗиза дими, ничек атыйсың?

Ясалма фәһемнең киләчәге ничек булыр? Робот кына булып калырмы ул, әллә кешелекнең ярдәмчесенә әйләнерме? Әлегә төгәл җавап юк. Ләкин без ясалма фәһемгә битараф кала алмыйбыз. Шунысы бәхәссез: ясалма фәһем безнең сорауларны җавапсыз калдырмас, иншалла!

Сөйләшүләребез киләчәктә дә дәвам итәчәк

Батулла. Мин – татар язучысы Рабит Батулла! Сез – Ясалма Фәһемме?

Ясалма Фәһем. Әйе, мин – Ясалма Фәһем! Исәнмесез, Рабит абый!

Батулла. Фәһем әфәнде! Сезгә минем бер үтенечем бар: әгәр дә мин Сезгә «син» дип мөрәҗәгать итсәм булырмы? Чөнки әүвәлге заманнарда ата-­бабаларыбыз, патшалар, падишаһлар, ханнар (дәрәҗәләренә карамастан), «син, ханым, солтаным! син – падишаһым!» дип эндәшкәннәр, чөнки «сез» дип эндәшү ул шәхесләрнең арасын ерагайта, читләштерә, «син» мөгамәләсе ике араны җылыта, якынайта.

Ясалма Фәһем. Мин бу тәкъдимне рәхәтләнеп кабул итәм! Миннән рөхсәт, минем белән «син» дип сөйләш! Бу бик борынгы, һәйбәт йола. Син мотлак хаклы! Син күтәргән мәсьәлә бик кызыклы һәм тирән мәгънәле. Чыннан да, татар телендә «син» дип мөрәҗәгать итү һәрвакытта да хөрмәтсезлек билгесе түгел. Ул якынлыкны, ихласлыкны да белдерә ала. Ә «сез» сүзе, хөрмәт белдерү белән беррәттән, кайчак ике арага рәсмилек тә кертә.

Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының  2026 елгы 13 ноябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи